Барлык яңалыклар
Сәхнә
26 гыйнвар 2021, 15:29

Венера МӘҖИТОВА. Сандугач юлы (2нче өлеш)

“Тулпар” журналының даими авторы Венера МӘҖИТОВА танылган якташыбыз, Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында туып-үскән җырчы Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНның укучыга аз билгеле тормыш сәхифәләрен барлап, аның үзе, әти-әнисе янына барып, әңгәмә корып кайткан иде. “Сандугач юлы” дип аталган бу язма “Тулпар”ның 2017 елгы 1нче санында басылып чыкты. Бүген без шушы күләмле очерктан Ришатның абыйсы Ренатның истәлекләрен урнаштырабыз. Укыгыз, исегез китәр! Сайтыбызны күзәтеп торыгыз! Бүген – сәхнә костюмы тарихы!

ИҢ ШӘП ЭНЕКӘШ
В. М.:Узган сезондагы концертында Ришат “Абыема” дип аталган бик матур җыр башкарды. Ул репертуарда юктан гына барлыкка килмәгәндер, нәкъ Сезгә, абыйсына, багышлап башкарылгандыр, мөгаен?
Ренат Айрат улы: – Нәкъ шулай. Безнең йорт әниләрнеке белән янәшә генә урнашкан. Шуңа да якын-тирәдә гастрольләрдә булганда, әни белән әтине уятып, борчып йөрмәс өчен, Ришат төнлә туп-туры безгә кайта.
29 яшем туласы көн аның Башкортстандагы гастрольләре чорына туры килде. Ришат та, ул төнне, гадәттәгечә, концертыннан соң безгә кайтып, йокларга яткан иде. Иртән мин үземнең машинаны гараждан чыгарып тормадым, аныкы белән генә улларымны балалар бакчасына илтеп кайтырга уйладым. Моторны кабызып җибәрүем булды – диск Ришат тавышы белән:
“Абыең кем?” – дип сорыйлар,
Исемеңне үк әйтүгә
Энеңә хөрмәт инде.
Балачакта якланырлык
Абыйлы булып үсәргә
Миңа зур бәхет тиде.
Тормыш урамнарында,
Кышның бураннарында
Таянырлык абыем бар,
Ышанычлы абыем бар, –
Дип яшим яннарымда”, –
дип җырлап та җибәрде.
Бу җырны ишетү белән күзләргә яшь тулды, аның нәкъ үземә атап язылганлыгы аңлашылды. Соңыннан белдем, популяр композитор Зифа Нагаевадан ул аны нәкъ минем туган көнемдә башкарыр өчен махсус яздырып алган икән.
Шул вакыттан башлап йөз, мең кабат тыңлаганмындыр инде бу җырны, тик әле булса аны ишетеп туя алганым юк. Күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган җыр булган ул. Туган көнем белән котлау өчен генә яздырса да, соңыннан Ришат аны концерт репертуарына да кертте. Халык та бу җырны бик җылы кабул итте. Мөгаен, бик күпләрнең күңел халәтенә якын булганга күрә, ул халык арасында популярлашып киткәндер дә. Бу җыр өчен Зифа Нагаевага бик рәхмәтлемен.
В. М.: Аның каравы, шушы җыр аркасында Ришатның абыйсы барлыгын бөтен татар-башкорт белде. Абый-энекәш арасындагы бу дуслык, иң якын туганнар арасында гына була торган күркәм мөнәсәбәтләр балачактан ук киләме?
Ренат: – Ришат белән яшь аермабыз ике генә ел. Шуңа күрә, башка бертуган малайлар кебек үк, без дә бергә уйнап үстек. “Тегене алып бирегез, моны алыгыз”, – дип, әти-әнине җәфаламадык, алар­ның әйткәннәрен төгәл үтәргә тырыштык. Бер-бе­ре­­безгә бик якын, кирәк ке­шеләр икәнлегебезне мин Стәрлетамакка, югары уку йортына киткәч, ныграк аңлый башладык. Күрешү мизгелләрен икебез дә сагынышып көтеп ала идек.
Институтны тәмамлауга мин туган авылыма кайтып төпләндем, гаилә кордым. Ришат бу вакытта училищеның соңгы курсларында укып йөри иде инде. Бер көнне кич белән: “Костюм тектерергә 6000 сум акча кирәк. Иртәгә иртәнгә үк”, – дип кайтып керде бу. Без ул вакытта гаиләм белән төп йортта яшим, әтиләрдә дә, бездә дә акчаның юк чагы иде. Ни дип җавап бирергә дә аптырап торган мизгелдә карашым улымның копилкасына төште. Мин анда берәр зуррак әйбер сатып алырбыз, дип, Себердән кайткан саен берәр мең сум салып бара идем. Ике дә уйламыйча, копилканы ватып, энемә шундагы акчаларны алып бирдем. Ришат бу гамәлемне әле дә онытмый: “Минем өчен улыңның копилкасын ваттың бит син, абый!” – дип кат-кат рәхмәт әйтә.
Хәзер инде Ришат безгә үзе акчалата ярдәм итә. Зуррак әйберләр сатып алганда да, автосервис эшчәнлеген алып барганда да аның финанс ярдәме тия. Ләкин шунысы хак: Ришат өчен байлык үзмаксат түгел. Матди яктан бәйсезлеккә ул бары тик үз тырышлыгы белән генә иреште. Бүгенгедәй исемдә, Башкортстан юлдаш телевидениесендәге “Гәлсәр сандугач” проекты аша телевизор экраннарында күренә башлауга ук, ул Уфа районы авыллары буйлап үзенең тәүге концертларын бирә башлады. Бу вакытта мин Карамалы-Гобәйдә физкультура укытучысы булып эшли идем. Әтинең “шестерка” “Жигули”ена, Ришатның якын дусты Рамилның “семеркасына” утырып, шунда ук музыкаль аппаратураны да төяп, гастрольләргә чыгып китә идек. Кайбер вакытларда концертларга 10-15 кеше генә килә, аннан кергән акча бензинга да җитми иде. Ләкин моңа карап кына Ришат борынын төшермәде. Иҗади үсешен дәвам итте. “Тырышкан – табар, ташка кадак кагар”, – диләр бит. Ришат очрагында да нәкъ шулай булды: заллар әкренләп тулылана, халык аны таный, җырларын яратып тыңлый башлады.
Аннары мин Себер якларына эшкә чыгып киттем. Шофер сыйфатында, гастрольләргә дә йөри алмый башладым. Шулай булса да, Ришатның иҗади эшчәнлегеннән тулысынча хәбәрдармын. Чөнки ул бөтен сораулар буенча да, әти-әниләрдән кала, миңа мөрәҗәгать итә. Яңа җыры чыкса, “Матурмы?” – дип, иң беренчеләрдән булып миннән сорый. “Ватсапп” интернет челтәрендә гаиләбезнең үз төркеме бар. Әти, әни, Ришат, Айгөл, мин, тормыш иптәшем, яңа җырларын тыңлап, башта вак иләк аша уздырабыз, шуннан соң гына Ришат аларны тамашачы хөкеменә чыгара.
В. М.: – Сүзләрегездән, күзләре­гездән күренеп тора – Сез Ришат энегез белән бик горурланасыз. Шулай бит, Ренат?
Ренат: – Горурланмаган кая инде! Җырларын радиодан һәм телевизордан ишеткән саен йөрәк: “Минем энекәш җырлый бит!” – дип җилкенеп куя. Чын менә! Кайчакларда: “Тың­лагыз! Минем энекәш җырлый бит!” – дип бар дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасы килә. Ләкин әби-бабайлардан, әти-әнидән килгән тәрбиялелек, әдәплелек кенә моны эшләргә ирек бирми.
Венера МӘҖИТОВА фотосы.
Читайте нас: