Барлык яңалыклар
Сәхнә
19 гыйнвар 2021, 13:22

Венера МӘҖИТОВА. Сандугач юлы (1нче өлеш)

“Тулпар” журналының даими авторы Венера МӘҖИТОВА танылган якташыбыз, Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында туып-үскән җырчы Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНның укучыга аз билгеле тормыш сәхифәләрен барлап, аның үзе, әти-әнисе янына барып, әңгәмә корып кайткан иде. “Сандугач юлы” дип аталган бу язма “Тулпар”ның 2017 елгы 1нче санында басылып чыкты. Аннан соң... безгә бу мәкалә өчен суд юлларын да шактый озак таптарга туры килде. Шөкер, барысы да инде артта калды. Бүген без шушы күләмле очеркны өлеш-өлеш бирә башлыйбыз. Укыгыз, исегез китәр! Сайтыбызны күзәтеп торыгыз! Бүгенге сәхифәбездә Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия Нурулла кызы һәм әтисе Айрат Сөләйман улы ТӨХВӘТУЛЛИНнар белән җырчының балачагы, зур популярлык яулаган “Карамалы-Гобәй” җыры тарихы турында әңгәмә!

Экспресс-белешмә
Туган елы: 1989 елның 3 марты;
Гаиләсе: Әтисе – Айрат Сөләйман улы, әнисе – Розалия Нурулла кызы, абыйсы – Ренат, сеңлесе – Айгөл;
Музыкаль бәйгеләрдә яуланган үрләре:
“Туган тел – 2007” конкурсы дипломанты;
Татар-башкорт җырларын башкаручыларның “Дуслык моңы – 2008” бәйгесендә – II урын;
“Гәлсәр сандугач – 2008” телевизион бәйгесендә “Өмет” номинациясе җиңүчесе;
“Татар моңы – 2010” конкурсында – III урын;
2011 елда узган “Рәшит Ваһапов фестивалендә – I урын;
“Юлдаш-хит – 2016” конкурсы лауреаты;
“Болгар радиосы” музыкаль премиясенең – 2014-2016 еллардагы лауреаты.
Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган артисты.
Яраткан ризыгы: Әнисе пешергән бөтен ашлар да.
Кешеләрдә өнәмәгәне: Ялкаулык, икейөзлелек.
Ришат Төхвәтуллин эстрадабызга язгы ташкын кебек ургылып килеп керде. 2008 елда “Дуслык моңы” конкурсында беренче тапкыр зур сәхнәгә чыккан Ришатның иҗатын тамашачы башта Башкортстан юлдаш телевидениесендәге
“Гәлсәр сандугач” проекты, аннары “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесендә күрсәтелүче Р. Ваһапов фондының фестиваль-концертлары һәм башка бихисап музыкаль проектлар-бәйгеләр аша күзәтеп барды. Хәзер инде тамашачы Ришатның мөстәкыйль концертларына йөрү бәхетенә ия. Аның кабатланмас моңлы тавышын тыңларга яше дә, карты да бик теләп килә. Кайсы гына төбәктә оештырылса да, концертлары зур аншлаг белән уза. Билетлар ике-өч тәүлектә үк сатылып бетә.
Аның популярлыгының сере нидә? Кабатланмас моң чишмәсенең башы, чыганаклары кайда? Әби-бабалары, әти-әнисе, туганнары кемнәр? Әнә шул сорауларга җавап табу теләге мине Ришатның туган төбәгенә – Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылына китерде дә инде.
Карамалы-Гобәйгә баруым Ришатның Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөргән чагына туры килде. Шунлыктан, туган йортында әтисе Айрат Сөләйман улы, әнисе Розалия Нурулла кызы, абыйсы Ренат белән генә түгел, турыдан-туры җырчының үзе белән дә әңгәмәләшү мөмкинлеге туды. Алты сәгатьлек әңгәмә барышында Ришатның тормыш һәм сәнгать юлына бәйле моңа кадәр билгеле булмаган бик күп фактлар һәм детальләр ачыкланды.
Бу әңгәмә Ришатның тормыш һәм сәнгать юлы белән кызыксынучы бер генә кешене дә битараф калдырмас, аның иҗатына булган кызыксынуны тагын да арттыра төшәр, дип ышанам.
МОҢ ЧИШМӘСЕ ЧЫГАНАГЫ
Венера МӘҖИТОВА (моннан соң В. М.):
Һәр чишмәнең үз чыганагы, үз башы була. Ришат талантының да, чишмәләрнеке кебек үк, үз чыганаклары бардыр. Аның җыр-моңга маһирлыгы кемнәрдән килә, моң чишмәсенең башы кайларга барып тоташа? Мөгаен, бу сорауны, беренче чиратта, җырчының әти-әнисенә юлларга кирәктер.
Розалия Нурулла кызы:
– Улыбызның җыр-моңга сәләте әби-бабайларыннан ук килә. Әнием Галимә дә, әтием Нурулла да табыннарда бик матур итеп озын көйләр башкаралар иде. Мондый әсәрләрне “мәҗлес җырлары” дип тә атап йөртәләр. Мин үзем дә шуларны тыңлап, җырлап үстем. Клуб мөдире булып эшләгәндә дә әти-әнием үрнәгендә гел халык җырларын, озын көйләр башкара торган идем. Башкорт халык җыры “Уел”ны, “Мәтрүшкәләр” җырын аеруча яраттым. Алар гел минем янда – сәхнә тирәсендә бөтерелүче Ришатның колагына да керми калмагандыр инде, шәт.
Әниемнең әтисе Сираҗетдин тирә-якта киң билгеле гармунчы булган. Минем дә балачакта уйнарга өйрәнергә теләп, гармун тарткалап утырган чакларым еш була иде. Әнием: “Хатын-кызга гармунда уйнау килешми”, – дигәч, бу шөгылемнән баш тартырга туры килде. Аның каравы, абыйларымның барысы да гармунда уйнап үсте. Олысы Наил бүгенге көндә Калмыкиядә, уртанчысы Шамил Октябрьскийда яши. Рамил абыем туган якта, Мәтәүтамак авылында төпләнде, гомере буе авыл клубында гармунчы булып эшләде, соңгы елларда гына Себер якларына эшкә чыгып китте.
Айрат Сөләйман улы:
– Мин дә җырлы-моңлы нәселдәнмен. Әтием Сөләйман гармунда уйный, инәкәем Әминә аңа кушылып бик матур итеп җырлый иде. Без гаиләдә өч бала үстек. Әткәйдәге гармун уйнау осталыгы, нишләптер, беребезгә дә күчмәгән. Дөрес, III сыйныфта укыганда әткәйләрдән гармун сатып алдырып караган идем каравын. Ләкин уйнарга өйрәнә алмадым. Көн-төн эштә булганлыктан, әткәйнең безнең белән шөгыльләнергә вакыты да булмагандыр. Ул өйрәтмәгәч, минем дә кызыксынуым сүрелгәндер инде, күрәсең. Абыйларым Валерик белән Ирекнең дә гармун шыгырдатып утырганнарын хәтерләмим. Аның каравы, әнкәйгә охшап, алар җыр-моңга оста. Минем үземдә анысы да юк. Мин җырлаган кешене тыңларга гына яратам.
В. М.:Җавапларыгыздан күренүенчә, икегез дә сәнгатькә гашыйк гаиләдә туып-үскәнсез. Әллә кавышуыгызга да җыр-моң сәбәпче булдымы?
Розалия Нурулла кызы: – Юк, безне мәктәп кавыштырды дисәк, дөресрәк булыр. Күршедәге Мәтәүтамак сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң IX сыйныфка мин Карамалы-Гобәйгә укырга килдем. Беренче тапкыр Айратны шунда күрдем. Менә шул көннән башлап без бергәбез. 1986 елда тәүге мәхәббәт җимеше Ренатыбыз дөньяга килде. 1989 елда Ришатыбыз туды. Шуннан соң төгәл сигез ел узгач, төпчек кызыбыз Айгөлне алып кайттык. Бүген инде ике онык сөеп куанабыз. Ренатның олы улы Илдарга – 8, кечесе Динарга 3 яшь тулып узды. Ришатыбыз турында беләсез инде, Ренат – күрше йортта гына үз гаиләсе белән яши, Себер тарафларында эшләп йөри, Айгөл Казан дәүләт университетының икътисад факультетында белем ала.
Быел кавышуыбызга 31 ел тулды. 31 ел – 31 көн кебек сизелми дә узып китте. Шөкер, гомеребез тынгысыз хезмәттә үтте. Айрат 29 ел буена механизатор һөнәрен башкарды, мин үзем егерме елдан артык клуб мөдире булып хезмәт салдым. Әле мал асрау, оныклар тәрбияләү белән шөгыльләнәбез. Моннан тыш, Айрат белән Ренатның шәхси автосервислары бар. Алар бөтен буш вакытларын шунда үткәрә. Ялга кайткан чакларында Ришат та аларга булыша.
БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕ
В. М.: Розалия апа, Ришат туган көн хәтерегездә ничегрәк уелып калган?
Розалия Нурулла кызы:
– Бу сорауга җавап биргәнче, башта Ришатны алып кайту вакыйгасы турында сөйлим әле. Ренатка ике яшь тулганда Айрат трактор тәгәрмәченнән егылып төшеп, аягын сындырды. Яшь чак булгангадырмы, мине бу вакыйга тәмам куркуга салды. Ирем белән бер-бер хәл булыр да, Ренатым берүзе калыр кебек тоелды. Шуңа Ренатка иптәш алып кайтырга булдым. Бу ниятемне иремә дә әйттем.
Шулай итеп, Ришатыбыз 1989 елның 3 мартында язның тәүге кояшлы көннәренең берсендә дөньяга килде. Җиденче мартта безне дәваханәдән чыгардылар. Ни күрим, ишек төбендә әтисе кып-кызыл канәфер чәчәкләре күтәреп басып тора. Ышанасызмы, шул чәчәкләр ай буена һич сулмыйча, яңа өзеп алынган кебек торды. Аларга карап, Ришатыма да шушы чәчәкләрдәй матур тормыш юрадым. Аллаһка шөкер, юраганым юш килде. Һәр концерты саен тамашачы Ришатыбызны чәчәкләргә күмә. Инде улыбызның киләчәк тормышы да шушы чәчәкләрдәй матур булсын иде димен.
В. М.: Амин, шулай була күрсен! Розалия апа, бәләкәй чагында Ришат нинди иде: шук идеме, тыңлаучанмы, әллә бөтенләй башка төрлеме?
Розалия Нурулла кызы:
– Кечкенә чагында бик очынгыч иде ул, кунак килүен ярата иде. Кеше килсә, тагын да ныграк очына, сикергәли башлый, ярый әле андый чакларда басыбрак, чүкебрәк торырга абыйсы бар иде.
Шуклыгына килгәндә, бер вакыйганы әле дә көлеп искә алабыз. Өч яшьлек чагы иде булса кирәк. Бакчада уйнап йөргәндә тактага баскан да, табанына шырпы кергән моның. Шырпысын алдык алуын, тик шул мизгелдән башлап улыбызны аягына гына бастыра алмадык. “Аягым авырта”, – дип, күтәртеп кенә йөртә башлады ул. Бер көн үтте шулай, ике, өч. Дүртенче көнне дә аягына басмагач, шырпы белән бергә әллә берәр черек керде микән дип, үзем дә хафалана башладым. Төшке ашка кайткач, әтисенә дә бу хакта әйттем: “Дәваханәгә алып барыйк”, – дидем. Шушы сүзне ишетүгә: “Юк, бармыйм!” – дип, җән-фәрманга чабып китмәсенме улыбыз?! Бәләкәйдән үк менә шундый хәйләкәрлеге дә бар иде аның.
Сигез елдан соң аңа сеңелкәш алып кайткач, Ришатыбыз күзгә күренеп җитдиләнеп китте. Җитдиләнмәс иде дә, бәлки, абый булуын аңлады.
В. М.:Җыр-моңга сәләте кайчанрак төсмерләнә башлады?
Розалия Нурулла кызы:
– Әле дә истә, бәләкәй чакларында абыйсы белән икесен “кәнфит бирәбез” дип, җырлата торган идек. Ул вакытта Айдар Галимовның сәхнәгә яңа чыккан гына чагы иде. Бигрәк тә аның “Әйт, авылым” җыры популяр иде. Теле дә ачылып бетмәгән килеш Ришат, абыйсына ияреп, өстәл астында гел шуны җырлап утыра иде.
Балалар бакчасына йөргәндә аерым гына сәхнәгә чыгып җырлаганын хәтерләмим, ә менә гармунда уйнавын беренче тапкыр III сыйныфта укыган чагында күрдем. Бер көнне эш белән мәктәпкә килеп керсәм, анда концерт бара. Аю костюмы кигән Ришат үзе зурлык гармунда “Каз канаты”н уйнап утыра. Каян өйрәнде икән бу бала, дип, үзем дә аптырап киттем. Соңыннан белдем, җәйге каникулда туган авылым Мәтәүтамакка кунакка барган чакларында гармунда уйнарга Рамил абыемнан өйрәнгән булган икән ул.
Айрат Сөләйман улы:
– Хәтерлисеңдер әле, Розалия, әткәй “Шахта” көен уйнап җибәрсә, Ришат һушлары китеп карап тора иде. Гармунда уйнау теләге күңелендә менә шул чакларда ук бөреләнгән булгандыр әле аның.
Розалия Нурулла кызы:
– Шулайдыр, күрәсең. Ләкин шунысы да бар, клубта эшләгән чакта мин аның кулларына беркайчан да гармун тоттыра алмадым. Абыйсы ни кушсаң – шуны үти иде. Ә менә Ришатны тыңлатуы бик авыр булды. Бәлки, гармун күтәреп сәхнәдә басып торырга оялгандыр, бәлки, башка берәр сәбәбе булгандыр...
Дөрес, клубта узган чараларда катнашу өчен бөтен гаиләне җәлеп итәргә туры килә: Айрат – тавыш операторы булып утыра, Ренат – алып баручы була, Ришат – синтезаторда уйный, Айгөл – бии, мин җырлый идем. Шунысы да бар, Ришат күмәк чыгышларда катнашса да, аерым концерт номерлары, әйтик, җыр, гармун белән сәхнәгә чыкмый иде. Аның сәхнәдә җыр башкарганын мин бары тик IX сыйныфта укыган чагында – чыгарылыш кичәсендә генә ишеттем.
МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ
В. М.: Ришат мәктәптә ничек укыды?
Розалия Нурулла кызы:
– VII сыйныфка кадәр уртача гына укыды. Сигезенчене бетергәндә: “Әни, минем бер генә “өчле”м чыкты”, – дип кайтып керде. Бу сүзләрне ишетүгә: “И, Ходаем, калганнары “икеле”мени?” – дип соравымны сизми дә калдым. Ул ап-ак тешләрен май кояшыдай балкытып елмайды да: “Юк, әни, син ялгышасың, калганнары “4” һәм “5”!” – дип җаваплады. Кайда да булса укырга керер өчен тырышып укырга кирәклеген үзе аңлагандырмы, бу хакта ул вакытта Стәрлетамактагы Урал дәүләт физкультура академиясендә белем алучы Ренат абыйсы әйткәндерме, IX сыйныфны ул тик яхшы билгеләргә генә тәмамлады.
В. М.: – Ата-аналар җыелыш­ларында Ришат турында нәрсә сөй­лиләр иде?
Розалия Нурулла кызы:
– Беркайчан да улыгыз әйбәт, дип әйтмиләр, киресенчә, шаяра-очына, диләр иде. Таркау иде ул Ришат: йә көндәлеген, йә китап-дәфтәрләрен өйдә онытып калдыра иде. Көндәлеге дә Яңа елга кадәр үк тула иде. Тулмас иде дә, сәбәбе бар: безгә күрсәтмәскә була, “икеле”ле битләрен ертып алып бетерә иде.
Ата-аналар җыелышыннан кайтуыбызны Ренат сабыр гына көтеп тора, безне күрү белән: “Минем хакта ни дип әйттеләр?” – дип сораштыра башлый, ә Ришат мин кайтканчы ук юрганын башыннан ук бөркәнеп йокларга ята торган иде. Шуның аркасында, Ришатны тиргәрмен инде дип кайтып керсәм дә, аңа ачулана алмыйча кала идем. Иртән инде, үзегез беләсез, кичке кызу сүрелгән була, Ришатка да “өлеш” азрак эләгә иде.
КАЙСЫ ЮЛДАН КИТӘРГӘ?
В. М.: – Сәнгать юлыннан китәчәген Ришат Сезгә кайчан әйтте һәм аның теләген ничек кабул иттегез?
– Бик үк әйбәт укымагач, шуграк булгач, “Ришат җырчы булып китәр әле”, дигән уйның беркайчан да башка кереп чыкканы булмады. Техникага әвәслеген белгәнгә күрә, әтисе кебек йә механизатор, йә эретеп-ябыштыручы, йә шофер булыр, дип уйлый идем.
IX сыйныфта укыганда ул: “Мин Октябрьскийдагы музыка училищесына укырга барам”, – дип сөйләнә башлады. Мин аның бу ниятен бер дә хупламадым. “Берәр юньлерәк һөнәр ал”, – дип киңәш бирдем. Бер көнне авылга райондагы музыка мәктәбеннән концерт белән килделәр. Чыгышлар тәмамлангач, шунда катнашкан укытучылардан: “Безнең авылда бер талантлы егет бар. Тик аның башлангыч музыкаль белеме юк. Ул училищега укырга керә алырмы икән?” – дип сорадым. Алар миңа: “100 проценты белән юк. Музыка мәктәбен тәмамлаучылар да укырга керә алмый кайтып китә әле”, – дип җавап бирде. Алар шулай дигәч, бу бала укырга керә алмас инде, дигән фикерем тагын да ныгыды. Ришатка да бу хакта әйттем. Ә ул: “Мин – керәм!” – дип кенә җавап бирде дә, имтиханнар тапшырырга китте һәм, берничә көн үтүгә: “Мин укырга кердем!” – дип, шатланып кайтып керде. Укырга кердем, дигәч тә, шактый вакыт ышанмыйча йөрдем әле.
Училищеда уку бер дә җиңелләрдән булмады. Көннең кайсы гына вакытында шылтыратканда да Ришат: “Без әле дәрестә!” – дип җаваплый иде. Укуы авыр булса да, төпле белемне ул шуннан – училищедан алып чыкты.
Мәктәптәге кебек үк, түбәнрәк курсларда укыганда Ришатны бик мактап бармадылар. Укытучысы Галия Закир кызы бары тик пөхтәлеген генә аерып әйтә торган иде. Ата-аналар җыелышына баргач: “Минем концерт костюмнарына җитди карашлы бер генә укучым бар: ул да булса – Ришат Төхвәтуллин”, – дигәч, үзем дә аптырап киткән идем. Аптырарлык та иде шул: өйдә чакта Ришат һич тә пөхтәлеге белән аерылып тормады: кайда салса – киеме шунда кала торган иде. Алга китеп шуны да әйтим: Ришатның училищедагы бу матур гадәте әле дә дәвам итә, сәхнә костюмнарын ул өф-өф итеп кенә тота.
IX сыйныфта укыганда укуы яхшырган кебек үк, азаккы курсларда Ришатны да мактап телгә ала башладылар. Монысы өчен, иң беренче чиратта, укытучысы Галия Закир кызы Мусинага рәхмәтлебез. Ул Ришатны төрле җыр конкурсларына әзерли һәм катнаштыра башлады. Нәтиҗәдә, IV курста укыганда ул татар һәм башкорт җыры башкаручыларының “Дуслык моңы” төбәкара конкурсында II урын яулады. “Әни, чыгышымны телевизордан күрсәтәчәкләр!” – дип, шатланып кайтып кергәне бүген дә исемдә әле.
В. М.:Ришат бүгенге көндә иң популяр җырчыларның берсе. Ул милләтебез горурлыгы һәм хәзинәсе. Популяр җырчы булуыннан тыш, аның тагын нинди сыйфатлары белән горурланасыз?
Розалия Нурулла кызы:
– Кемдер аны, Сез әйткәнчә, милләтебез хәзинәсе дип саныйдыр, кемдер матур җырлаганы өчен яратадыр, ә безнең өчен ул дөньяга тәү кабат аваз салган мизгеленнән башлап дөньядагы иң газиз җан – бала булып кала.
Ришат турында сөйләгәндә шунысын ассызыкларга кирәк: ул бик игелекле, саф күңелле, ата-ана, туганнары өчен җан атучы бала. Клуб мөдирлегеннән китеп, Серафимовкага сменалы эшкә йөри башлагач та: “Әни, үзеңне җәфалама. Төнлә йокламау сәламәтлегеңә зыян салачак бит”, – дип туктатты. Әле менә безгә яңа йорт төзетә башлады. Улыбызның игелекле гамәлләре турында сөйләп-язып кына да бетерерлек түгел. Безгә генә түгел, абыйсының, сеңлесенең дә иң олы терәк-таянычы ул. Әти, әни, абыем, сеңлем, җиңгәчәм, бәләкәч туганнарым, дип өзелеп тора. Әле менә малларны да бетерергә кушты. Алай булса, тик утырырга гына калачак бит, дип, әлегә бу тәкъдименә каршы торабыз.
Ришатның игелекле гамәлләре турында сүз чыккач, тагын бер нәрсә турында сөйләп үтим әле. 2008 елда “Гәлсәр сандугач” конкурсында катнашып, “Өмет” номинациясендә җиңгәч, аңа 10 мең сум акчалата премия бирделәр. Ул шул акчага күп итеп памперслар сатып алып, балалар йортына бүләк итте. Ул моны без кушканга түгел, күңеле сораганга эшләде. Шуңа да аның бу гамәле өчен әле дә сөенеп бетә алмыйм. Моннан тыш, тәүге ике елда Карамалы-Гобәйдә уздырган концертларыннан кергән акчаны мәчет төзелешенә бирде.
В. М.:Балаларыгызны тәрбияләгәндә нинди принципларга таяндыгыз?
Розалия Нурулла кызы:
– Без беркайчан да тегеләй булыгыз, болай булыгыз, дип, балаларга акыл өйрәтеп утырмадык. Бары тик эш белән генә тәрбияләргә тырыштык. Әле дә хәтеремдә: улларыбыз, мәктәптән кайтып тамак ялгап алуга ук, абзарга маллар янына кереп китә, андагы эшне бетергәч кенә төрле түгәрәкләргә юллана иде.
Эштән тыш, без аларны шәхси үрнәгебез белән тәрбияләргә тырыштык. Балалар каршында беркайчан да тавыш күтәрмәдек, начар гамәлләр кылмадык. Алар тыныч мохиттә үсте.
В. М.:Ришат башка җырчылардан зыялылыгы белән аерылып тора. Бу сыйфат аңа кемнән бирелгән?
Розалия Нурулла кызы: – Монысы да әби-бабайларыннан, тагын да төгәлрәге, Айратның әти-әниләреннән күчкән сыйфат. Бианам, гомере буе сыер савучы гына булып эшләсә дә, үтә дә сабыр, тыйнак зат иде. Әңгәмәдәшен беркайчан да бүлдермәс, сабыр гына тыңлый белер иде. Биатам да шундый булды. Аларның бу күркәм сыйфатларының балаларыбызга күчүенә үзебез дә шатланып бетә алмыйбыз. Димәк, тәрбиябез дөрес булган.
В. М.:Ришат зыялы булуы белән генә түгел, чибәрлеге, мөлаемлыгы, төз буй-сыны белән дә күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Белүемчә, чибәрлек буенча күренекле татар ир-егетләре арасында беренче бишлеккә керә.
Розалия Нурулла кызы:
– Ришатыбызга чибәрлек – әтисеннән, гәүдәсенең төзлеге миннән һәм абыйларымнан күчкәндер, дип уйлыйм.
В. М.:Димәк, Ришат нәселегездәге иң күркәм сыйфатларны үзенә җыйган булып чыга инде.
Розалия Нурулла кызы:
– Шулай дип әйтсәк, мактану булмасмы соң?
В. М.:Булмас, әлбәттә. Һич ялган түгел, барысы да күз алдында бит! Розалия ханым, улыгыз Карамалы-Гобәй авылын татар-башкорт яшәгән бөтен төбәкләрдә дә танытты. Шул исемдәге җырның сүзләрен Сез язгансыз дип беләм. Бу җырны Ришатның махсус соравы буенча иҗат иттегезме?
Розалия Нурулла кызы:
– Нәкъ шулай. Ришат авылга бер кайтуында: “Миндә дәртле генә бер көй бар. Әни, шуңа сүзләр язып бирә алмассыңмы?” – дип сорады. Моңа кадәр дә иҗат эше белән шөгыльләнгәнем булганлыктан, шундук улым сораган шигырьне язарга утырдым. Җыр сүзләре Ришатның күңеленә хуш килде, тамашачы да аны яратты.
“Карамалы-Гобәй”, чыннан да, бик популяр җыр булып чыкты. Ришат аны һәр концерты саен башкармый калмый. Соңгы вакытта шушы җыр аркасында, Ришатның туган йортын күреп китик әле, дип, кунакка кереп чыгучылар да күбәеп китте. Аларның барысы да – авыл аша узып барган моңарчы таныш булмаган кешеләр. Улың популяр кеше булгач, берни эшләр хәл юк инде, һәркайсын ачык йөз белән каршы алып, булганы белән кунак итеп җибәрергә тырышабыз.
В. М.: – Авылыгызга кергәндә, Карамалы-Гобәй исеме уелган элмә такта әллә каян күзгә бәрелеп тора шул. Шуның өчен дә бу юлдан узучылар авылыгызга кереп чыкмыйча булдыра алмыйлардыр, мөгаен. Ришат авылга еш кайтамы? Вакытын ничегрәк үткәрә?
Айрат Сөләйман улы:
– Гел Розалия сөйли дә, Розалия сөйли, бу юлы үзем җавап бирим әле. Буш вакытын тулаем диярлек Ришат авылда уздыра. Өйдә нинди эш бар – барысын да эшли: абзарын да тазарта, печәнен дә әзерләшә, чөгендер-бәрәңгесен дә алыша. Беркайчан да “Мин – йолдыз!” дип, борын чөеп утырмый.
Ришат, иң беренче чиратта, авылның тынычлыгын ярата. Кайткан саен: “Сез бит оҗмахта яшисез”, – дип китә. Өлкәнәйгәч үзе дә бирегә туган төягенә кайтып төпләнергә ниятли.
Дәвамы бар!
Венера МӘҖИТОВА фотосы.
Читайте нас: