Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 гыйнвар 2021, 23:31

Әнвәр Нургалиев тулы ятим калды

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның әтисе мәрхүм булган.

Шуңа да карамастан, ул Казанда концертын куйды. Бу хакта ул инсттаграмга шулай дип язып куйган:
“17.01.21.Иртәнге сәгать 9 да минем Әтием дә безне ташлап китте. Бушлык. Берни дә әлегә аңламыйм,авыр. Бәлки бүгенге концертым өчен мине кайберәүләр хурлар, ләкин минем тамашачыма кайгымны сиздерергә хакым юк. Иртәгә Әтиемне соңгы юлга озатабыз. Мин Мәрүәр улы булуыма горурмын. Әтием, Әнием рәхмәт сезгә! Аллаһ бирсә, һәрбер концертым белән, белгән догаларым белән сезне данлап яшәячәкмен. Бүгеннән мин ятим”. Әнвәр Нургалиевның әнисе Нәсимә апа узган елның апрелендә бакыйлыкка күчкән иде.
“Алар 60 ел бергә яшәделәр. Әти белән әни иртә өйләнешкәннәр. Әтигә 18 яшь булганда, күрше авылдан әнине урлап алып кайтканнар. Әни бик чибәр булган. Әни гаиләдә беркайчан да әтидән узмады. Без бай яшәмәдек, әти гомере буе сарык көтүе көтте, әни чөгендер үстерде. Безгә уенчыклар алып азындырмадылар, әмма өстәл тулы ризык иде. Туганнарым белән иртә язда тал чыбыклары җыеп, каз оялары үреп сата идек”, дип язган иде ул әнисе мәрхүм булганнан соң.

Фото: Әнвәр Нургалиевның Инстаграм битеннән.
Читайте нас: