Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 гыйнвар 2021, 13:43

Фотога төшү өчен тун сатып алды

“Герман көе” радио-телеведение аша меңнәрчә халыкның йөрәгенә барып керде.

Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов 1951 елда Шаран районының Хафиз авылында туа. Әтисе оста гармунчы, әнисе данлыклы механизатор була. Сигез чакрым ераклыктагы Зирекле авылына йөреп укый. 1970 елда сәнгать училищесына укырга керә һәм бер елдан ташлап чыга. “Гел урысча укытуга, җырлатуга протест йөзеннән шулай эшләдем”, – ди. Ләкин берничә елдан әлеге уку йортына кабат керә һәм аны уңышлы тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә алына. Филармониядә Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин төркемендә эшли. Биредә зур тәҗрибә туплый. 1984 елда тальянда уйнарга өйрәнә. “Герман көе” радио-телеведение аша меңнәрчә халыкның йөрәгенә барып керә.
Мин Фән Вәлиәхмәтов белән студент елларымнан алып таныш. Башкорт дәүләт университетында көндезге бүлектә укыганда ул читтән торып белем алды. Никадәр тирән белем алгандыр, белмим, тик сессия чорында имтиханга тальянын күтәреп килүен беләм.
Фән абый “Тулпар” тышлыгында төшәргә планлаштыргач ул Уфаның “Сипайлово” базарына төшеп дубленка сатып алган иде. Бик затлы тунын киеп килде. Ләкин фотога төшеп бетү белән базарга барып тунны кире тапшырган булып чыкты.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: