Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 гыйнвар 2021, 23:28

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка 70 яшь тулды

Бүген Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка 70 яшь тулды. Барлык “Тулпар” укучылары исеменнән аңа озын гомер, сәламәтлек, тамашачыларны күп еллар шатландырып яшәвен телибез. Түбәндә Фән абзыйның берничә мәзәген тәкъдим итәбез.

Көн эссе бит

Җәйге челлә көн. Кояш кыздыра. Фән Вәлиәхмәтов Чаллы урамыннан китеп бара икән. Бер кечкенә генә малай моның артыннан калмый ияреп йөри, ди. Фән кайда бара – малай да шунда. Фән аптырашта кала. “Чаллыда гөнаһ кылганым юк иде, шикелле. Минем малай-фәлән булырга тиеш түгел. Гөнаһ кылган тәкъдирдә ул күпкә кечкенә булырга тиеш, чөнки Чаллыга күчкәнемә 5-6 гына ел. Бәлки, минем җырларымны яратучы кечкенә поклоннигымдыр?” Шундый уйлар белән башы каткан Фән малайга мөрәҗәгать итә:
– Энекәш, нигә гел артыма тагылып йөрисең, әллә җырларымны яратасыңмы?
– Мин Сезне бөтенләй танымыйм. Просто, көн эссе бит, күләгәдә йөрисе килә.

Хатын гармун тарта белми

Фәннең хатыны Светлана белән Уфадагы дачасында ял иткән чагы. Светлана тирләп-пешеп җир казып йөри, Фән өйдә кырын төшеп гармун тартып ята. Шулчак өйгә күршеләре килеп кереп моны оялтырга булалар.
– Оят та юк икән үзеңдә. Хатының җан тиргә төшеп җир казый, ә син гармун тартып ятасың. Кулың көрәк тота белмимени?
– Мин көрәк тота беләм дә ул, хатын гармун тота белми бит.

Ябыгу галәмәте

Фән, авырлыгы 140 килограммга җиткәч, ябыгырга була. Дусларының акыллы киңәшен тотып, бер билгеле экстрасенска бара. Экстрасенс моңа авылга кайтып, берничә ай атка атланып йөрергә киңәш итә. Файдасы булмый калмас, ди.
Ябыгу теләге көчле була – Фән җәй буе аттан төшми һәм чыннан да файдасы тия. Өч айда ат 50 килограммга ябыга.

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=фән%20вәлиәхмәтов
Читайте нас: