Барлык яңалыклар
Сәхнә
11 гыйнвар 2021, 23:00

Ни өчен Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка балта бүләк итте?

"Нәрсә, мин хәзер сине бу балта белән үтерергә тиешме?" – дип шаярта Салават Фәтхетдинов.

Радик Юлъякшин, псевдонимы, ягъни тәхәллүсе белән әйткәндә, Элвин Грей Салават Фәтхетдиновны 61 яшьлек юбилее белән котлап аңа балта бүләк итте. Инстаграмдагы рәсми битендә ул “Туган көнең белән, өлкән абый!” дип язып куйган. Мондый гадәти булмаган бүләкне тапшыру мизгелен артист видеога да төшергән, анда ул Салават Фәтхетдиновка сәламәтлек, бәхет тели һәм тантаналы рәвештә балта тапшыра. “Салават абый, сине туган көнең белән котлыйм һәм иң кирәкле әйберне бирәм!” – ди Радик Юлъякшин. "Нәрсә, мин хәзер сине бу балта белән үтерергә тиешме?" – дип шаярта Салават Фәтхетдинов. “Әгәр дә теләмәгән кунаклар килсә", – ди аңа каршы Радик Юлъякшин. Салават Фәтхетдинов “Миңа теләмәгән кунаклар килми”, – дип җавап бирә.
Исегезгә төшерәбез, берничә ел элек, төгәлрәк әйткәндә 2017 елның мартында “Башинформ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Салават Фәтхетдинов Элвин Грейның вокал мөмкинчелекләренә һәм стиленә тәнкыйть белдергән иде. Шуннан соң Элвин Грей үзе өчен иң мөһиме тамашачыларның сөюе икәнлеген әйтеп, заллар тутыру буенча ярышырга чакырды. Ярыш узмады, ләкин шул белдерүләрдән соң ике арадан кара мәче узган иде. Урыс матбугаты аны “топор войны” дип язып чыкты. Күрәсең, Элвин Грейның Салават Фәтхетдиновка балта бүләк итүе шул шартлы балтадан котылу булгандыр инде.

Фото: скриншот видео
Читайте нас: