Барлык яңалыклар
Сәхнә
11 гыйнвар 2021, 23:03

Атказанган исем бирү тарихында Яна Габбасова – иң яше!

Гади бер провинция кызы артында кем тора?

Беренче каналның “Голос” тамашасының 9нчы мизгелендә җиңүче Яна Габбасова Башкортстан Республикасының атказанган артисты булды. Бу хакта яшь артистка Instagramдагы битендә хәбәр итте. Җырчыга мактаулы исемне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. “Бу бик зур дәрәҗә!” – дип язган кыз социаль челтәрләрдә һәм Республика Башлыгына рәхмәтен белдергән.
Яна Габбасова Нефтекама кызы. 17 яшьлек артистка илнең төп вокал проектының йомгаклау этабына узган бердәнбер кыз булды.
Ул вокал белән җитди һәм максатчан рәвештә 11 ел шөгыльләнә, кече яшьтән үк төрле иҗади конкурсларда даими катнашып килә. “Мин – йолдыз! Балалар” конкурсында үзенең беренче Гран-приын 12 яшьтә ала. Тагын ике елдан соң ул “Русиянең алтын тавышы” конкурсы лауреаты була һәм “Поколение Next” Халыкара конкурсы Гран-приен ала. Традицион статуэткадан тыш, аңа бу җиңүе өчен Нью-Йорк киноакадемиясендә белем алу өчен грант та бирелә.
Бер елдан соң Яна Габбасова Мәскәү губерна сәнгать көллиятенең музыка факультетына укырга керә. Бүген ул икенче курста укый. Вокал белән шөгыльләнүдән тыш, гитара һәм фортепианода уйный, үз сүзләренә җырлар яза.
Гади бер провинция кызы артында кем тора? Яна Габбасова артында аның вокал буенча Нефтекамадагы укытучысы, чыгышы белән Татарстаннан булган Ленар Әхмәтҗанов, әти-әнисе һәм үзенең тырышлыгы тора.

Фото: eg.ru
Читайте нас: