Барлык яңалыклар
Сәхнә
17 декабрь 2020, 11:06

Элвин ГРЕЙга зур штраф яный

Ноябрь ахыры – декабрь башында популяр җырчы Элвин Грей Татарстан буенча концертлар белән йөреп чыкты. 9-10 декабрьдә ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә чыгыш ясады. Тик әлеге концертлар зур җәнҗал белән тәмамланды. Тулырак – сайтта!

Ноябрь ахыры – декабрь башында популяр җырчы Элвин Грей Татарстан буенча концертлар белән йөреп чыкты. Җырчы Казанда – өч, Чаллыда – ике, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Әлмәттә берешәр концерт бирде.
Җәнҗал 9 декабрьдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган коцертта купкан. Роспотребнадзорның Татарстан идарәлеге хезмәткәрләре башкаручы Элвин Грей (Радик Юльякшин) концертын үткәргән вакытта коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары үтәлмәвен билгели. Тамашачылар социаль дистанцияне тотмыйлар, битлек һәм бармакчаларсыз кешеләр дә була. Концертка килгән тамашачылар билгеләнгән урыннарына утырмый, биюгә төшә.
Шунда ук Элвин Грей Роспотребнадзор тарафыннан тамашачыларга концертлар вакытында басарга рөхсәт ителмәвенә үзенең канәгатьсезлеген белдерә. Ул гына да түгел, җырчы идарәлек хезмәткәрләрен сәхнәгә күтәрелеп, үзе белән сөйләшергә чакыра. Аның фикеренчә, тамашачыларда шәхси саклану чаралары бар икән, алар урыннарында утырырга тиеш түгел.
10 декабрь көнне тагын бер концерт уза. Анда якташ җырчыбызның саклау чараларына карашы үзгәрә. Әгәр моңа кадәр ул фанатлар белән актив аралашып, фотога төшсә һәм биергә, рәхәтләнеп күңел ачарга өндәсә, хәзер барысыннан да битлек киеп, үз урыннарда калырга чакырды. Шулай ук тамашачылар җырчы янына килә алмасын өчен, сәхнә тирәли киртәләр урнаштырыла, дип хәбәр итә Inkazan агентлыгына тамашачыларның берсе.
Башкаручы һәм оештыручылар концерт дәвамында тамашачыларга битлек киеп йөрү һәм дистанцияне саклау турындагы Роспотребнадзор таләпләрен үтәү кирәклеге хакында берничә тапкыр кабатлый. Ләкин аерым фанатлар җырчының үтенчләрен санга сукмый, битлекләрен салып ташлап бии.
Нәтиҗәдә, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәлеге җырчы Элвин Грейның Казанда үткән концертларында коронавируска каршы чаралар күрелмәвен ачыклаган. Оешма хезмәткәрләре артистның музыкаль лейблына һәм концерт залына карата административ хокук бозу очраклары турында беркетмәләр төзегәннәр.
14 декабрьдә концертны оештыручыга карата материаллар карар кабул итү өчен судка җибәрелде, дип хәбәр итә Русиянең Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәлеге матбугат хезмәте. Элвин Грейга хәзер зур штраф яный. Аның күләме 300 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Җырчы үзе гаепләүләрне кире кага.
Фото: mskcc.ru
Читайте нас: