Барлык яңалыклар
Сәхнә
14 декабрь 2020, 16:37

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА турында ун кызыклы факт

Җырчыларның иҗади һәм шәхси тормышлары һәрвакыт кеше күзе алдында булса да, алар хакындагы күп әйберләр билгесез килеш кала икән. Мәсәлән, сез популяр җырчы Илсөя БӘДРЕТДИНОВАның шау кайнар су белән юынып та, кайнар ризык ашый алмавын белә идегезме әле? Күптән түгел җырчы Инстаграмдагы битендә үзе турындагы шундый, моңа кадәр билгеле булмаган ун фактны атады. Сез дә танышып узыгыз!

1. Шау кайнар су белән юынам! Ләкин кайнар ризык ашый алмыйм!
2. Исләрне кирәгеннән артык сизәм! Бу мина ошамый.
3. Үз гомеремдә бер тапкыр да шәраб эчеп, хәтта шампан тамчысы йотып та сәхнәгә чыкканым булмады!
4. Спиртлы эчемлекләрдән бары тик кызыл шәраб кына кулланам.
5. Беркайчан да тәнемә пластик операция ясатканым булмады һәм җыенмыйм да!
6. Артык тәмле сөйләшкән кешеләрдән куркам!
7. Кашларыма татуаж ясатуыма быел алты ел тулды.
8. Көн саен ике стакан кофе эчәм!
9. “Вацап”ка һәр сүзне аерым хәбәр итеп язучылар һәм стандарт открыткалар жибәреп утыручылар “Мөдәрисемне” кузгата.
10. Минем өемдә “резинка карагы” яши. Ай саен чәчне жыя торган 50 резинка сатып алам, һәм алар югалып бетә!
Читайте нас: