Барлык яңалыклар
Сәхнә
25 октябрь 2020, 23:44

Коронавирус Салават ФӘТХЕТДИНОВны да еккан…

Үзенең авырып китүе хакында танылган җырчы Instagram-аккаунтындагы шәхси битендә хәбәр итте.

Үзенең авырып китүе хакында танылган җырчы Instagram-аккаунтындагы шәхси битендә хәбәр итте.
Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов бүгенге көндә Татарстан республика клиника хастаханәсендә коронавирустан дәвалану курсы уза. “Таҗлы зәхмәт” җырчыны гына егып калмаган, Салават абыйның хатыны Ләйсән дә хастаханәдә ята.
Бу хакта танылган якташыбыз үзенең Instagram-аккаунтындагы шәхси битендә хәбәр итте. Ул болай дип яза: “Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел. Әлегә племянник Айдар Фәтхетдиновны ты...” Аңлашылуынча, шушы посты аша җырчы үзенең туганнан-туган энесе Айдар Фәтхетдиновның “Көтәр кешең барда кайт икән” җырын тыңларга чакыра иде.
“Тыңлагыз” сүзенең дә ахырына кадәр язып бетерелмәве җырчы иҗатына гашыйк тамашачылар арасында зур шик-шөбһә тудырды. Әлеге минутка комментарийлар саны 300гә якынлашты. Һәммәсе дә диярлек Салават Зәки улына һәм аның тормыш иптәше Ләйсәнгә тизрәк савыгуларын тели.
Без дә барлык укучыларыбыз исеменнән әлеге теләкләргә кушылабыз. Тизрәк савыгып чыгып, Сезнең яңа концертларыгызны күрергә язсын, Салават абый!
Фото: tatar-duslyk.ru
Читайте нас: