“Тулпар” журналының якын дусты, халкыбызның моңлы сандугачы Радик Динәхмәтовка “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” дигән югары исем бирелде
Бездә җырчыларга кытлык юк. Артистларның кайберләрен йөзгә танып та бетереп булмый. Чөнки моңы, сәләте бармы, юкмы, авызы булган һәркем җырлый торган замана. Үзе өчен генә җырласа бер хәл, сәхнәгә менә һәм фонограммага авыз ачып торып акча эшләп йөри. Дөрес, сәләтле җырчыларыбыз да бар. Шуларның берсе – Радик Динәхмәтов. Ул бәрхет тавышы, флейтада үзе уйнап җыр башкаруы һәм мөнәҗәтләре белән күңелләрне күптән яулады. Тыйнаклыгы сәбәпле, аңа “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” дигән бу югары исем шактый соңлап бирелде, югыйсә ул күптән халык җырчысы булырга лаек.
Миңа аның аеруча “Әл дә син бар әле дөньяда”, “Зәңгәр күзле кызны сагынам” кебек җырлары, “Сабырлык”, “Бисмиллаһи”, “Фани дөньяда” кебек мөнәҗәтләре ошый. Аның концертларына мөнәҗәтләр тыңлау өчен генә йөрүчеләр турында да ишеткән бар. Республикада һәм кайбер күрше төбәкләрдә мәчет ачу чараларында мөфтинең һәм Радик Динәхмәтовның катнашуы зур мәртәбә. Шуңа аны һич арттырусыз сәнгатьнең имамы дип атарга була.