Барлык яңалыклар
Сәхнә
14 сентябрь 2020, 14:26

Бәхил бул, Хәмдүнә апа...

Якташыбыз, танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бүген иртән хәбәр итте.

Якташыбыз, танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бүген иртән хәбәр итте.
Агентлыкка бу күңелсез хәбәр Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи аша килеп ирешкән. Агентлык мәгълүматына караганда, иртән Хәмдүнә Тимергалиеваны репетициягә алып барырга дип, аның бакчасына Илһам Шәриф килгән булган. Шунда Хәмдүнә апаның үле гәүдәсенә тап булган.
Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, автомат телефоннар станциясе төзү идарәсендә эшли. 4нче разрядлы монтер була. Үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә җырлый. Сәхнә юлын 1976 елда башлый. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендәге Эмил Җәләлетдинов төркемендә “Гармун моңнары” дигән җырны беренче тапкыр башкара. Репертуарында 1000нән артык җыр бар. Шуларның 200ләбе татар халык җыры иде...
Хәмдүнә апа – татар халкының күрке, милли моңнарыбызны бар дөньяга таратучы сандугачыбыз булды. Аны югалту якташлары – Башкортстанда яшәүче татарлар өчен аеруча аяныч, чөнки Хәмдүнә апа ике республиканы бәйләп торучы рухи күпер булды, “Тулпар” журналын да яратып укып барды, кайчак тәнкыйтьләп та ала иде. Ни кызганыч, хәзер “иде” дип әйтергә генә калды...
Фото: 100biografiy.ru
Читайте нас: