Тулы исеме: Марсель Марат улы Мөсәвиров;
Туган көне һәм елы: 1987нче елның 12нче августы;
Йолдызнамә: Арыслан Куян елында туган Арыслан;
Кешеләрдә яраткан сыйфаты: ачык йөзлелек;
Яратмаган сыйфаты: икейөзлелек
Яраткан машина маркасы: Nissan;
Казанышлары: Бөтенрусия “Студентлар язы” фестиваленең “Халык вокалы” номинациясендә I дәрәҗә лауреат;
Тормыш девизы: “Үз-үзеңә таянып яшә!”
– Марсель, үзең белән безне якыннан таныштырып үт әле.
– Мин Октябрьский шәһәрендә тудым. Күпмедер вакыт анда яшәдек. Әтием – Марат Фаат улы, Шаран районы Ямадыбаш авылыныкы, ә әнием – Люция Мәхмүт кызы, Туймазы районы Карат авылыннан. Бераз вакыт үткәч, әти Чаллыга эшкә урнашты һәм без анда күчендек. Әниемнең: “Монда ерак, кыен була, әйдә кайтабыз”, - дигән сүзенә карап, озак та тормый, әтиемнең туган авылына кайттык. Әтием белән әнием колхозга эшкә урнаштылыр, гомер буе шунда эшләделәр, ә мин балалар бакчасына йөрдем. Үземнең хәтеремдә юк, әтиемнәр сөйләвеннән генә беләм, биш яшемдә район мәдәният йортының сәхнәсендә “Бер алманы бишкә бүләек” җыры белән чыгыш ясаганмын. Мәктәп елларында ук актив тормыш алып бардым. Зәбир Сәләхов җитәкләгән музыка түгәрәгенә йөреп, җыр сәнгатенә тартыла башладым.
– Димәк, балачагыңнан алып үзеңне сәхнә кешесе буларак итеп күргәнсең. Шулаймы?
– Юк! Пешекче булырга хыялландым, чөнки Октябрьскийда яшәүче икетуган абыйларым шул һөнәр буенча белем алды. Шулай кызыгып йөргәндә, туганыбыз картәнинең юбилеена композитор һәм баянчы Сабира Чурагул-Идиятуллинаны алып кайтты. Аның белән бергә җырладык һәм ул миңа: “Син югалып йөрмә, музыкальныйга бар!” – дип киңәш бирде. Шул елны Октябрьский музыка колледжының Галия Мусина җитәкләгән фольклор бүлегенә укырга кердем, ә вокал буенча Раил Мөхәметдиновта белем алдым. Анда җырга, биюгә, башка сәнгать төрләренә өйрәндек. Авыллар буенча йөреп, әби-бабайлар белән аралаштык, төрле йолалар белән таныштык һәм аларны сәхнәләштердек, хәтта безнең дәүләт имтиханы да шул темага кагылышлы булды.
Аннары З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең дирижер бүлегенә барырга уйладым. Ләкин кемдер миңа “Нур” театрына труппа җыялар, театраль бүлеккә дә документларыңны тапшырып кара әле, дип киңәш бирде. Кабул итү имтиханнары икесе дә бер көнне булды, әле берсенә, әле икенчесенә чаптым. Өч көн дәвамында шулай әле бер якка, әле теге якка йөгердем. Шуннан соң театр бүлегеннән Таңчулпан Бабичева (безнең курс җитәкчесе иде ул): “Марсель, бер яктан икенче якка чабуыңны туктат. Без сине үзебезнең бүлеккә алабыз, син безгә кирәк”, – дип әйткәч, тынычландым һәм дирижер бүлегенә имтиханнарымны тапшырып бетермәдем. Менә шулай театр дөньясына чумдым, ә ул вакытта аның эчке тормышын аңлап та бетермәгәнмен әле.
– Язмыштан узмыш юк диюләре шулдыр, күрәсең...
– Чыннан да шулай! Академиядә бик кызык иде, яратып укыдым. Беренче елны син элек җырлагансыңмы, җырламагансыңмы – барысын онытасың, чөнки синнән сәхнә кешесе ясыйлар. Башта этюдлар, хайваннар дөньясын өйрәндек. Соңрак әкренләп актерлык күнекмәләренә күчтек. Анда вокал, бию, фехтование, сценбой, сәхнә хәрәкәте буенча да белем алдык. Дөресен генә әйткәндә, сагынып, моңсуланып утырырга бер вакыт булмады. Рәхәтләнеп, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр укыдык та укыдык.
Бер мәлне “Нур” театрында куелган “Ак калфак” спектакленең күмәк күренешләренә биюче егетләр кирәк булды. Олег Кинҗәгулов белән мине шунда алдылар. Акрынлап эшләп киттек, әкиятләр куйганда да файдалана башладылар. Шулай итеп, бер үк вакытта театр эшенең тәмен тоеп укыдык дисәк була. Әйе, күпләребез театр белән якыннан укулары тәмамлангач кына танышты, ә без исә аның “кухнясын” алдан татып, үзебезне күпмедер дәрәҗәдә сынап та өлгердек. Әйтеп узганымча, академиядә вокалга зур урын бирелә, мине Нурия Басыйрова укытты. Аңа бик рәхмәтлемен, чөнки Нурия апа тавышымны икенче яктан ачып җибәрде. Үземнең хаталарымны күрергә, җыр сәнгатен аңларга, репертуар сайларга ул миңа нык ярдәм итте.
– Сез “Нур” өчен әзерләнгән труппа бит, ни өчен анда калмадың?
– Дүртенче курста беренче тапкыр студентларны Казанга өч көнлек гастрольгә алып бардылар. Без Г. Камал театры сәхнәсендә У. Шекспирның “Гамлет”, “Король Лир”, ”Макбет” әсәрләре буенча эшләнгән спектакль, театрлаштырылган тамаша итеп К. Тиңчуринның “Зәңгәр шәл”енең 2нче актын һәм М. Фәйзинең “Асылъяр”ын куйдык. Менә шул вакытта Казан театрлары миңа берничә тәкъдим ясады.
Кулыма диплом алгач, Казанга юл тоттым. Мине Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына чакырганнар иде. Анда килдем, әмма театрның планнары үзгәргән иде. Барлык театрларны йөреп чыктым һәм Г. Камал театрына барып төртелдем. Штатка иң элек сәхнә эшчесе итеп алдылар, шуннан Фәрит Бикчәнтәев: “Марсель, әйдә формаңны югалтма!” – дип, спектакльләргә кертә башлады. Бервакыт Камаллылар янына Туймазы татар театры директоры Фирзәт Габидуллин һәм баш режиссер Байрас Ибраһимов (хәзер ул “Нур” театрында эшли) килде. Алар: “Әйдә, кайт! Син бит Шаранныкы! Безгә яшьләр кирәк!” – дип чакырдылар. Мин уйлап карарга булдым. Тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә кайтырга булдык.
– Марсель, гадәттә, зур шәһәрдә һөнәри карьера өчен мөмкинлекләр күбрәк була. Син Туймазыга кайтып эшли башлагач үкенмәдеңме?
– Үкенмәдем, әмма Казанны сагындым, аны яратып өлгергән идем инде. Әле дә рухи мәркәзебез белән элемтәмне өзмим. Гаиләм белән анда еш булам.
– Иҗади коллектив сине ничек кабул итте?
– Бик әйбәт! Яшьләр безнең театрда әз инде, әле дә булса да кирәк. Соңгысы булып мин килдем, миннән соң килгәннәре юк әле. Аллаһка шөкер, алтынчы ел эшлим – рольсез калганым юк әлегә.
– “Мин – актер!” дип, үзеңне кайчан таный башладың?
– Сине язмыш уйламаган җирдән актерлык юлына кертеп җибәргән. Үзеңне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерәсеңме?
– Юк! Мин үземне башка профессия вәкиле итеп күз алдына да китерә алмыйм, юк! Һич алдамыйм: һөнәремә гашыйкмын. Гомумән, бер урында озак утыра алмыйм, хәрәкәтне үз итәм. Бер эш белән генә дә чикләнмим, Аллаһка шөкер, берничә урында эшлим. Яраткан эшең булу – бәхет ул, дип юкка әйтмиләр икән. Мин эшемә һәрчак ашкынып, теләк белән барам. Бу – бәхет!
– Беренче роль хәтереңә ничегрәк кереп калды?
– Беренче булып диплом спектакле – “Асылъяр” булды. Анда Шәрәф ролен башкардым. Шулай ук Туймазы театрында да беренче тапкыр сәхнәгә чыгуым шулай ук әлеге спектакль белән булды, тик монда башка рольне уйнадым. Ул – җырчы егет – режиссерның идеясе белән драма тукымасына кертелгән яңа бер персонаж иде. Миннән тыш, тагын бер җырчы кыз образы да өстәлгән иде. Без спектакль барган ике сәгать ярым дәвамында сәхнә алдында тамашачы белән күзгә-күз карашып утырдык, ә декорацияләр алмашынган минутта татар халык җырларын башкардык.
– Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланасыңмы?
– Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда нык калтырый идем. Әле дә бар ул дулкынлану хисе. Миңа калса, ул һәркемдә булырга тиеш.
– Репертуарыңда нинди рольләр бар?
– Әлеге көндә Илгиз Зәйниевның “Әрем исе”ндә – Сәяр, Уильям Шекспирның “Тискәрегә – авызлык”ында – Лученцио, Александр Коровкинның “Түтиләр”ендә Ирек ролендә уйныйм. Ул – бик кызыклы роль, анда мин озын үкчәле түфлиләр киеп хатын-кыз булып та йөрим (көлә). Шуннан Илгиз Зәйниевның “Бөке”сендә – Фидан, Әлфис Гаязовның “Урманнарга керсәң” спектаклендә – Айнур, “Күз буяучылар”ында – участковый, Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу”ында – Равил, Джон Хьюзның “Ял көне клубы”нда – спортчы, Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек”ендә – Хәниф, Валерий Шергинның “Колбаса. Фрагментлары”нда бердәнбер удмурт татары Руслан ролен башкарам.
– Менә шушы персонажларның кайсы күңелеңә бик якын, яисә кайсы образ синдә эчке каршылык тудырды?
– Әлбәттә, кыенлыклар да очрый. Мисал өчен, “Түтиләр” спектаклен әзерләгәндә режиссер миңа: “Кайфовать надо! Син хатын-кыздан шәбрәк уйнарга тиеш!” – дип еш әйтә иде, ә мин аңламаганмын. Үземне иркен тота алмый идем, ә тамашачы алдына чыккач, ул роль эченә кереп киттем. Хәзер мин аны рәхәтләнеп башкарам.
Әлегә күбрәк яшьләрне уйныйм. Репертуарымда 16 яшьлек авыл малае роле бар. Ул персонажны бик яратам, үземне яшьлегемдәге кебек хис итәм. Ул шундый саф күңелле, беркатлы, җырлап кына йөри. Үземә охшаган кебек ул (көлә). Беркатлылык миндә дә бар иде. Казанда төрле кыенлыклар һәм каршылыклар алдында ялгызым калырга туры килде. Анда узган бер ел тормыш авырлыкларына чыныгырга, бирешмәскә өйрәтте. Беркатлылык белән генә алга барып булмавын ачыктан-ачык аңладым, ә иң мөһиме – тырышырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк!
– Гадәттә, артистларга рольләрне режиссер бүлеп бирә. Аның карары белән килешәсезме? Бүтән рольдә үземне иркенрәк хис итәр идем дигән уй башыгызга килмиме? Бу мәсьәләдә режиссер белән бәхәскә кергәнегез юкмы?
– Аллаһка шөкер, тормышымда андый очрак булмады. Ә менә үземнеке белән беррәттән, коллегамның да ролен башкарасы килгән чаклар булгалады. Кайчак кечкенә генә бер роль дә бик кызыклы булырга мөмкин бит! Шулай да, режиссерның сүзеннән чыккан юк, чөнки аңа читтән яхшырак күренә.
Театрда “яшел спектакль” дигән төшенчә бар. Ул, гадәттә, елның соңгы спектакле була. Без, актерлар, сәхнәдә бер-беребез белән шаярышып бетәбез. Кайчак, бик сирәк булса да, рольләр белән алышып торабыз, төрле реквизитлар белән, я тексттан тыш әйберләр сөйләп, бер-беребезне кыен хәлдә калдырырга тырышабыз. Әлбәттә, соңыннан сиздерми генә, сюжеттан ерак китмичә сөйләнеп, төп калыпка әйләнеп кайтабыз. Моны тамашачы белми дә кала.
– Бик күңелле яшисез! “Шаяру сандыгы”нда тагы ниләр бар икән?
– Чыннан да шаярмый торган чак юк. Минем белән дә бер тапкыр усал гына шаярып алганнар иде.
Ике ел элек булды ул хәл. Машинамны тиз арада сатарга кирәк. Белдерү бирдем, тик шылтыратучы юк. Кайгырып йөрим. Беренче апрель көнне иде бу (тик аны уйлау юк!), иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә берәү шылтырата.
– Вы машину продаёте? – дип сорый кавказ акценты белән. – Не бит, не крашен? – ди.
– Продаю. Нет. Не бит, не крашен, – дип җавапладым.
Хакын да сорады бу, үзәк мәйданда очрашырга килештек, кәефләр күтәрелеп китте. Сөйләшенгән сәгатькә килеп туктадым да бу кешегә шылтыраттым:
– Сез кайда? Мин театр алдына туктадым, – дим.
– Артыгызга борылып карагыз, – ди бу.
Борылсам, Туймазы татар дәүләт драма театры артисты Руслан Вахитов тәрәзәдән миңа сәлам биреп тора. Чыкты да миңа кәгазьдән ясалган акча суза. И ачу чыккан иде шунда (көлә)!
– Пьеса текстларын исегездә җиңел калдырасызмы?
– Аллаһка шөкер, миндә андый проблема юк. Кайбер артистлар текст ятлый алмыйча интегә. Кичләрен сүзмә-сүз ятлыйлар, ә мин алай эшләмим. Режиссер бурыч куя, ә текст репетицияләрдән соң автоматик рәвештә хәтереңә сеңеп бара.
– Марсель, яңа иҗат мизгеленә әзерлек кайчан башлана? Гомумән, ниндирәк ул сәхнә арты тормышы?
– Яңа иҗат мизгеленә әзерлек ике ай чамасы бара. Август башында әзерләнә башлыйбыз һәм сентябрьнең соңгы көннәрендә сезон ачыла. Башта “өстәл чоры” – пьеса сайлап алына, аны күмәкләшеп укыйбыз. Һәр өлешен төгәлләп, фикер алышабыз. Дөресрәге, нәрсә турында сүз барганын һәм ничек икәнен аңларга тырышып, һәр нәрсәне тикшереп чыгабыз. Шуннан рольләргә күчәбез, әгәр озынрак текст икән, сүзләрне хәрәкәткә әйләндереп, кыскартабыз. “Өстәл чоры” ике атна да, ике көн дә булырга мөмкин. Монысын инде режиссер хәл итә.
– Ялгышмасам, Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” спектаклендә син үзеңнең беренче төп ролеңне башкардың?
– Әйе, Гыйззәт ролен уйнадым. Ул – авыл егете, әнисе белән генә үскән. Башлы һәм бик үткер. Берсеннән дә ярдәм көтеп тормый, бар нәрсәгә үз тырышлыгы белән ирешә. Әнисенә ярдәм итү максаты белән, дусты белән эшкә китә.
– Театр дөньясында үз кумирларың бармы?
– Әлбәттә! Русия актерларыннан – Сергей Безруков, Константин Хабенский һәм Г. Камал театры артистларынан – Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Искәндәр Хәйруллин.
– Күптән түгел Туймазы театры өчен тарихи вакыйга булды, Мәскәү шәһәрендә гастрольләрегез узды. Аннан нинди тәэссоратлар белән кайттыгыз?
– Бу – безнең беренче зур гастрольләребез. Аны Туймазы татар дәүләт драма театры директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин һәм “Заманча” продюсерлык үзәге оештырды. Мәскәүлеләр безне бик җылы кабул итте, спектакльләрне яратып, ихлас карады. Алар безне тагын да дәртләндереп, канатландырып, илһамландырып җибәрде. Күпләр театрыбыз хакында берни белмәгән дә булган. “Сез Г. Камал театрыннан бер дә ким түгел!” – дип әйтүчеләр дә булды, якташларыбыз безнең белән очрашуга икеләтә куанды. Әлбәттә, шундый мөмкинлек тууга без бик сөендек.
– Берничә эш урыным бар дип әйттең, әйдә ул хакта да сөйләшеп үтик әле.
– Актерлык белән беррәттән мин Туймазы телевидениесендә “Җырым булсын бүләккә” тапшыруының алып баручысы булып та эшлим. Элгәре бу тапшыруны театрыбыз артисты Айнур Гайсаров алып барды, аның эш графигы тыгызлашкач, мине чакырды.
– Марсель, болардан тыш җыр сәнгатенә дә кереп барасың. Тирә-як районнар буйлап үзеңнең концерт программаларың белән йөрисең. Шуңа тукталып узыйк әле.
– Татар эстрадасында беренче адымнарымны гына ясыйм әле. Моңа кадәр туган авылымда артистлар белән концерт оештыра идек. Өч ел элек “Балыкчы” җырына клип төшердек. Бер башлагач, тукталырга ярамый, халыкка күренергә кирәк. Менә икенче ел Октябрьскийда, Туймазыда, Шаранда һәм якын-тирә авылларда концертларымны оештырам.
– Анда нинди темаларга өстенлек бирәсең һәм нинди мәсьәләләргә чишелеш эзлисең?
– 2017 елда “Эх, заманалары” дип исемләнгән программамны тәкъдим иттем, анда авыл темасын күтәрдем, аның язмышы, киләчәге, заманалар үзгәрүе турында борчылуымны ачып салдым. Халык белән җанлы сөйләшү, үземне алар белән таныштыру булды ул. Театр артисты булгач, концерт белән генә йөрмибез, ә аңа мәгънә кертергә тырышабыз.
2018 елгы елгы программабыз “Бер җан булып каласы” дип исемләнгән, ул мәхәббәт һәм гаилә темасына кагыла. Тамашабызны Туймазы театры артистлары Чулпан Раянова белән Марат Хәсәнов алып барды. Сценарийны алар белән бик озак яздык, бер айлап кына утырганбыздыр. Бик мәгънәле һәм бик кызыклы килеп чыкты. Шунысы куандыра, тамашачы да моны күреп, эшебезне бәяләп, җылы сүзләрен җиткереп тора.
– Нинди авторлар белән эшлисең?
– Чакмагыштан Урал Гатауллин һәм Кушнаренкодан Резида Сабитова һәм дусларым Алмаз һәм Айдар Юнысовлар кебек авторлар белән эшлим.
– Ике көймәнең койрыгын тотып буламы соң?
– Була! (көлә). Әлбәттә, тырышырга кирәк! Мин үземне беренче чиратта театр артисты итеп күрәм. Һөнәремне яратам, шуның белән бергә үземне җырчы буларак та танытасым килә. Чама хисен онытмыйча, булганына шөкер итә белү дә кирәк.
– Интернетта бер видеоязмаңа тап булдым, авылың урамы буйлап җырлап узасың...
– Искә алсак, авыл урамнары тып-тын, җәйге кичләрдә капка төбендә утыручылар да бик сирәк. Тальян, гармунга ияреп җырлаучылар да юк, теләүчеләр булса да, акылдан язган бу дип әйтүләреннән кыенсынып туктап калалар. Шуңа күрә авыл клубы мөдире Илшат Имамиев белән урам буйлап җырлап уздык. Бик күңелле булды ул. Башта урамда кеше юк иде, шулай әкренләп җырлап бара-бара, халык та күренә башлады. Безгә кушылып җырлаучылар да, биючеләр дә һәм оялып качып калучылар да булды. Аны мин проект кебегрәк өч ел элек эшләп карадым, безне күреп, башка авыллар да дәвам итәр дип уйладым, әмма барып чыкмады. Тик бу проектны туктатасым килми, бәлки, тагын эшләп карарбыз.
– Яшь артист буларак, сине нинди мәсьәләләр борчый?
– Театрыбызга яшьләр кирәк, әгәр дә аларга торак мәсьәләсен хәл итү буенча берәр ярдәм күрсәтелсә, әз генә булса да хезмәт хакын күтәрсәләр, кайтучылар күп булыр иде дип уйлыйм.
– Мин сине оста алып баручы һәм шәп тамада буларак беләм. Шул хакта да сөйләп үтсәң иде...
– Тамада сүзен яратмыйм, тамашаларда үземне алып баручы, җырчы дип таныштырам. Дөресен әйткәндә, элегрәк үземне мәҗлесләр алып барырмын дип уйламый идем, әле дә моны артист дәрәҗәсен төшерү кебегрәк кабул итәм. Тик бүтән чара юк, бу – заман таләбе һәм өстәмә акча эшләү ысулы да.
– Ял сәгатьләреңне ничек үткәрәсең?
– Андый чаклар бик аз була шул. Шулай да үземә бер шөгыль таптым әле. Җәйләрен умарта карыйм, кортлар янында миңа бик рәхәт, тынычланам, күңелем ял итә. Моңа әнием яклап Мәхмүт бабам өйрәтте, ул – бик оста умартачы. Аллаһка шөкер, ул бүген Карат авылында яши, 82нче яшен куа. Ярдәмгә беркемне дә көтеп тормый, кортларын да асрый, машинада да җилдертә. Безне бөтен белгәненә өйрәтә.
– Марсель, гаиләң һәм бертуганнарың белән дә таныштырып үтсәң иде...
– Тормыш иптәшем – Роза Хәниф кызы – Шаран районы Кыр-Теләүле авылыннан. Никахыбызны Казанда, гашыйклар көнендә рәсмиләштердек. Аллаһка шөкер, инде җиде ел бергә яшибез. Роза телевидениедә, хатлар бүлегендә эшли. Бик тырыш, тыйнак, акыллы, уңган һәм чибәр ул.
Бертуганнарга килгәндә, гаиләдә без өч бала үстек. Энем – Руслан, ул “Сава” ит комбинатында эшли, гаиләсе белән Туймазыда яши. Сеңлекәшем – Рузалина, юридик көллиятнең III курс студенты. Алар миңа һәрчак көч биреп, ярдәм итеп тора. Рәхмәтләрем чиксез туганнарыма!
– Шаранда узган бер генә мәдәни чара да синсез үтми дисәм, һич ялгыш булмас.
– Районымны яратам! Бик теләп кайтам. Анда узган барлык мәдәни чараларда да теләп катнашам. Алдагы көндә дә бергә эшләрбез дип ышанасы килә.
– Марсель, әңгәмәң өчен рәхмәт! Сиңа театр һәм җыр сәнгате күгендә балкып янарга язсын!
Әңгәмәдәш: Айгөл ГӘРӘЕВА-ШӘЙМӘРДАНОВА.