Барлык яңалыклар
Сәхнә
21 апрель 2020, 22:02

Бүген Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис ГАЗИЕВка – 60 яшь!

Идрис Мөдәрис улы ГАЗИЕВ – Русиядә һәм чит илләрдә танылган җырчы, халыкара бәйгеләр лауреаты, Русиянең атказанган артисты, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты. Бүген ул күркәм юбилеен билгели!

Идрис Мөдәрис улы ГАЗИЕВ – Русиядә һәм чит илләрдә танылган җырчы, халыкара бәйгеләр лауреаты, Русиянең атказанган артисты, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты.
Ул Башкортстанның 1960 елның 21 апрелендә Башкортстанның Авыргазы районы Корманай авылында туа. Башта Уфаның 2 нче музыкаль-педагогик училищесында Лилия Кәримова классында белем ала. Соңыннан, 1986 елд,а Уфа сәнгать институтының профессор Миләүшә Мортазина классын тәмамлый.
1980 елда ул Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге Башкортстанда узган җыр бәйгесендә беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек була.
1986 елдан – Башкортстан дәүләт филармониясе солисты. Репертуарында төрле стильдәге, жанрдагы һәм юнәлештәге татар, башкорт, урыс халык көйләре, дөнья халыклары җырлары, Русия композиторлары, урыс һәм чит ил классиклары әсәрләре бар. Алар арасында башкорт («Эскадрон», «Урал», «Зөлхиҗә», «Азамат») һәм татар («Әллүки», «Кара урман», «Хәмдия») халык җырлары; башкорт һәм татар композиторларының вокаль әсәрләре; Г.Ф. Гендель, Д. Каччини, А. Страделла, Ф. Шуберт, М. Глинка, С. Рахманинов, Р. Шуманның камера-вокаль әсәрләре зур урын тота. Киң масштаблы вокаль-симфоник әсәрләрдә («Тукай ритмында», А. Монасыйпов музыкаль, М. Әхмәтовның 3 нче һәм 4 нче симфониясе), Р. Абязовның «Җырга әверелгән...» (С. Сәйдәшевнең 100 еллыгына багышланган) вокаль триптихында һ.б. соло партияләрен башкара; Уфа рәссамнары төркеме белән берлектә «Чыңгыз хан» һәм «Мирас» галереясының музыкаль-сәнгать проектларын әзерли. Газиев радио һәм телевидениедән «Могҗиза», «Ак чишмә» һ.б. соло программалары белән чыгышлар ясый, башкорт һәм татар эстрада йолдызларының концерт программаларын сәхнәгә куя, актив гастроль эшчәнлеге (Германия, Нидерланд, Италия, Финляндия, Швеция, Төркия) алып бара.
«Музыкаль театр режиссёры» белгечлеге буенча Русия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институтын (1996) тәмамлый. 1993 елда – Башкортстанның халык артисты, 2002 елда – Татарстанның халык артисты исемен ала, 1998 елда Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
Юбилей уңаеннан "Тулпар" барлык укучылары исеменнән мәшһүр җырчыбызны ихлас тәбрикли, аңа яңадан-яңа иҗади үрләр, сәламәтлек тели!
Фото: Artistlar.ru
Читайте нас: