Барлык яңалыклар
Сәхнә
6 апрель 2020, 20:19

Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат...

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның Башкортстанның Әлшәй районы Әврезтамак авылында яшәгән әнисе Нәсимә Мөхәммәтдин кызы дәвамлы авырудан соң бакыйлыкка күчте.

Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе Нәсимә Мөхәммәтдин кызы озак дәвам иткән авырудан соң бакыйлыкка күчте. Бу хакта җырчы үзенең “Инстаграм” битенә түбәндәгеләрне яза: “Әнием! Урының оҗмахта булсын. Кызганычка каршы, әнием кичә китеп барды. Бик авыр, әлегә ышанасы килми... Күпме тырышсак та, саклап алып калып булмады.”
Узган елның көзендә Нәсимә Мөхәммәтдин кызы үзенең тормыш иптәше Мәрвәр Шәвәли улы белән бриллиант туйларын – никахларына 60 ел тулуын билгеләп үткән булган. Алар барлыгы биш бала тәрбияләп үстерәләр. 2019 елның августында, Әлшәй районының Әврезтамак авылына 160 ел тулуын бәйрәм иткән көннәрдә, авылга уллары Әнвәр җитәкчелегендәге “йолдызлы” артистлар десанты килеп төшә. Нәсимә һәм Мәрвәр Нургалиевлар әлеге тантаналарның үзәгендә була. Әнвәрнең социаль челтәрләрдәге битләрендә, әнисе белән төшкән фото һәм видеоязмалар бик зур урын алып тора. Һәм менә искиткеч зур, акылга сыймаслык югалту...
“Тулпар” журналы үзенең барлык укучылары исеменнән җырчының һәм аның әтисенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, рухи ныклык тели.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА фотосында: Әнвәр Нургалиев әнисе белән. 2019 елның августы, Әврезтамак авылы.
Читайте нас: