Миңа Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче “Тулпар” журналының сәнгать бүлеге хезмәткәре буларак, үз гомеремдә күп кенә артистлар һәм актерлар белән якыннан аралашырга туры килде. Шулардан чыгып, шактыеның сай фикерле һәм көнлекче – ягъни, һөнәрләрен акча эшләү өчен генә сайлауларын аңладым. Мэтр булып йөрүчеләре арасында да төрлеләре бар. Шулай, татар сәнгатендә бик зур йолдыз булып йөрүче берәүдән, укучыларның теләге буенча, әңгәмә алырга булдым. “Тулпар” укучылары аңа бирергә теләгән сорауларын хат аша язып җибәргән иде, аларны да алдым. Сак хезмәте аша керә алмавым сәбәпле, бер уртак таныш аша очрашырга теләвемне хәбәр иттем. Ул иртәгә фәлән сәгатькә килсен дигән. Концерт алдыннан шул вакытка килдем, ул көтәргә кушты, үзе тегәләй-болай йөреп ята. Кемнәрдер белән озаклап сөйләшеп тә тора, рәхәтләнеп сүгенә. Концертының вакыты җитте, иртәгә килерсең инде дип җибәрде. Икенче көн дә шул ук хәл кабатланды, ул тукталган кунакханәсенә чакырды. Тиешле вакытка килдем, көтәргә кушты, бераздан боларның бүлмәсеннән пакетлар күтәргән ике кыз чыркылдашып чыгып китте. Ул чыгып миңа көтәргә кушты, үзе теләй-болай йөренә, телефоннан сөйләшә. Көтә-көтә берничә сәгать вакыт узды, аңа кайсыдыр районга китәргә кирәк икән, шуңа ашап алырга булды, шул арада берничә сорау биреп өлгердем. Сай гына җаваплар биргәләде. Менталитетка кагылышлы сорауны аңламады. Әлбәттә, бу җаваплар белән генә яхшы мәкалә язып булмый иде, шуннан кул селтәдем. Шунысы кызганыч, укучыларның сораулары җавапсыз калды. Миңа вакыт тапмаса да, укучыларга игътибарлы булсын иде, ул бит аларның тамашачылары. Бу вакыйгага дистәдән артык ел узды. Бүген инде мин бер тапкыр алдаган кеше белән кабат очрашып тормыйм. Сәләтле кеше булып та, шәхес буларак кәрлә калучылар күп. Ә безнең эстрада нәкъ кәрләләр эстрадасы ул. Дөрес, арада сирәк-мирәк булса да, мәрҗәннәр дә очраштыргалый. Тик һәр кәрлә үзен мәрҗән дип хис итсә дә, читтән күбрәк күренә ул.