Барлык яңалыклар
Сәхнә
31 гыйнвар 2020, 15:45

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН – Татарстанның атказанган артисты!

Якташыбыз, Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туып үскән популяр җырчы Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНны югары исем белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВ бүләкләде.Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН исеме “Тулпар” журналы укучыларына да яхшы таныш. Даими авторыбыз, билгеле журналист һәм эшкуар Венера МӘҖИТОВА “Тулпар”ның 2017 елгы 1нче санында басылган “Сандугач юлы” очеркында аның тормышын бик җентекле итеп тасвирлады, гомер юлындагы четерекле моментларга аерым тукталып үтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җырчыга мактаулы исем бирү турындагы Указны ноябрьдә үк имзалаган. “Башкортстанның атказанган артисты” дәрәҗәсенә Ришат инде 2018 елда ук ия булган иде.
Ришат Айрат улы 1989 елның 3 мартында Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында дөньяга килә. Әтисе Айрат Сөләйман улы механизатор була; әнисе Розалия Нурулла кызы клуб мөдире вазыйфасын башкара. Гаиләдә абыйсы Ренат (1986) һәм сеңлесе Айгөл (1997) белән бергә үсәләр. Октябрьский шәһәрендә музыка колледжының хор бүлегендә укый (җитәкчесе – Галия Закир кызы Мусина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре). 2013 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең ялгыз җырлау факультетын (Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтова классы) тәмамлый.
Октябрьский музыка колледжының IV курсында укыганда татар һәм башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» төбәкара конкурсында II урынны яулый. 2008 елда «Гәлсәр hандуғас» конкурсында катнашып, «Гармун моңы» җыры белән «Өмет» номинациясендә җиңүгә ирешә. IV курстан концертлар белән тамашачы каршына чыга башлый. 2011 елда «Татар моңы» фестивалендә башкорт халык җыры «Элмәлек»не һәм татар халык җыры «Әллүки»не башкарып, III урын ала. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты була. Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов җырчының беренче гастрольләрен оештыра, продюсеры булып китә.
Соңыннан аларның юллары аерыла. Бу хакта даими авторыбыз, билгеле журналист һәм эшкуар Венера МӘҖИТОВА “Тулпар” журналының 2017 елгы 1нче санында дөнья күргән “Сандугач юлы” дип аталган очеркында бик җентекле итеп язып чыкты.
Бүгенге көндә Ришат Төхвәтуллин – татар эстрадасындагы иң популяр җырчыларның берсе. Ул Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар һәм башкортлар өчен елына 130дан артык концерт куя. Һәм аларда алма төшәр урын да булмый.
Читайте нас: