Барлык яңалыклар
Сәхнә
21 гыйнвар 2020, 23:27

Фидан ГАФАРОВны үтереп терелттеләр

Бүген социаль челтәрләрдә яраткан җырчыбыз Фидан ГАФАРОВның үлеме турында хәбәр таралды. Шөкер, ул чираттагы фейк булып чыкты.

Янәсе, җырчы кичә Зианчура районында автоһәлакәткә очрап, Исәнгол авылы хастаханәсенә реанимациягә эләккән. 73 яшьлек Фидан Гафаров аңына килә алмыйча, бүген шунда җан биргән.
Әлеге мәгълүматны җырчының улы, артист Азамат ГАФАРОВ кире какты. Социаль челтәрләр аша ул, халыкка мөрәҗәгать итеп, болай диде:
– Дусларым. Сезне тынычландырырга ашыгам, әтием исән-сау, сәламәт. Кемнәрдер акча эшләр өчен Фидан Гафаров автоһәлакәттә үлгән дип хәбәр тарата. (Аларның кулларын өзәр идем мин.) Әтием әле генә әйткәнчә: “Көтмәсеннәр!” Шулай булгач барысы да окей, дусларым!
Халыкта шундый ышану бар: кемнедер исән килеш үлгән дип хәбәр чыгаралар икән, ул кеше озак яши. Яраткан җырчыбыз Фидан абыйга да озын гомер телик!
Фото Tatbash.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: