Барлык яңалыклар
Сәхнә
4 гыйнвар 2020, 12:36

“Нур” сәхнәсендә – татарча балалар тамашасы!

Быел Уфада Яңа ел тантаналары аерым бер күтәренкелек, бәйрәмчә рух белән үтә. Шәһәр ифрат гүзәл итеп бизәлгән, Яңа ел кичәләрендә өлкәннәр дә, кечкенәләр дә бик теләп катнаша. Билгеле, Уфа “Нур” татар дәүләт театры да бу тантаналардан читтә кала алмады.

Бүген, 4 гыйнвар көнне, "Нур" театрының Зур залында М. Гыймрановның "Маҗаралы Яңа ел!" әкияте буенча спектакль күрсәтеләчәк. Аның режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Тамаша ике тапкыр – 11.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә узачак.
Актерлар сезне сихри әкият дөньясына алып керәчәк, анда тылсымлы геройлар, мавыктыргыч маҗаралар һәм, әлбәттә, могҗиза көтә! Ахырда изгелек тантана итеп, явыз көчләр мәкерен җиңеп чыгачак.
Балаларыгызны һәм якыннарыгызны ияртеп, “Нур”га, татарча тамашага ашыгыгыз! Билетлар театр кассаларында сатыла.
Фото https://vk.com/public42468449?z=photo-42468449_457243084%2Fwall-42468449_3732 сайтыннан алынды.
Читайте нас: