Мәхмүт Мөдәррис улы ФАТЫЙХОВ 1967 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Федоровка районы Балыклы авылында дөньяга килә. Биредә урта белем алгач, Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Берникадәр вакыт Оренбург татар дәүләт театрында эшләп ала. 1991 елда Уфа “Нур” татар дәүләт театры ачылу белән, талантлы яшь артист шунда эшкә чакырыла һәм тиз арада тамашачыларның ихтирамын казана. Бүген ул – театрның беренче көненнән башлап эшләгән берничә актерның берсе. Мәхмүт Фатыйхов тарафыннан 40тан артык спектакльдә төрле амплуадагы рольләр башкарылган.
Һөнәри осталыгы һәм театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен ул 2003 елда “Башкортстанның атказанган артисты” мактаулы исеменә лаек булган иде. Хәзер якташыбызның талантын Татарстан тамашачысы һәм җитәкчелеге дә таныды.
“Тулпар” журналы редакциясе коллективы, барлык укучылары исеменнән, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховны шушы олы бүләге белән ихлас тәбрик итә һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар тели!
Илназ ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.