Барлык яңалыклар
Сәхнә
10 декабрь 2019, 13:33

“Татар җыры – 2019”: капкачсыз су шешәләре, фонограммага “җырлаучы” артистлар һәм креатив Элвин Грей!

8 декабрьдә Башкортстан башкаласының “Уфа – Арена” стадионында “Татар җыры – 2019” фестиваленең йомгаклау концерты үтте. Тамашага Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе укучысы, 13 яшьлек Гүзәл ХАДЫЕВА да барды. Үзенең тәэссоратларын ул безгә язып ук бирде. Шунысы кызык: бала күңеле өлкәннәр игътибар итмәгән әйберләрне дә күрә икән. Әйдәгез, язма белән танышыйк!

Без концертка әнием белән бардык. Аптыравым ишек төбеннән үк башланды. Безне металл эзләүче аппарат белән тентеп, сумкаларыбызның эчен тикшереп үткәрделәр, телефон-ачкыч кебек вак әйберләрне махсус өстәлгә куярга мәҗбүр иттеләр. Иң гаҗәбе шул: тамаша барышында эчәргә дип алынган ярты литрлы шешәләрне ачып, капкачларын чүп савытына ыргытырга мәҗбүр булдык. Билгеле, ачык шешә күтәреп йөреп булмый – ул түгелә, шуңа аларны ыргытырга туры килде. Мин югалып калмадым – үземнекен сакчыларның күз алдында эчеп бетердем! Оештыручыларга суның ни гаебе тигәндер – әлегә кадәр аңлый алмыйм.
Мактап үтәргә кирәк: безнең урыннар артык кыйммәтле булмаса да, барлык кирәк әйберләр белән дә җиһазландырылган иде. Хәтта телефонны “тукландырыр” өчен розетка да бар иде.
Концерт бик күңелле үтте. Анда Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин кебек танылган җырчылар катнашты.
Шуны искә алдым: кайбер артистлар чыгыш ясаганда, аларның авызларының хәрәкәте җыр текстына туры килми иде. Барысын да гаепли алмыйм, аерым исемнәрне атап, гөнаһ җыясым да килми, әмма кайбер чыгышларда бу ачык сизелде.
Арада иң креатив, заманча җырчы Элвин Грей булды. Ул чыгышының уртасында залга, тамашачылар янына төшеп китте, җырлый-җырлый алар белән сэлфи ясады, фотога төште. Аны яшьләр аеруча яратты.
Кайбер кытыршылыклары булса да, миңа “Татар җыры – 2019” бик ошады. Хәзер, түземсезләнеп, “Татар җыры – 2020” җиткәнен көтәм!
Читайте нас: