Барлык яңалыклар
Сәхнә
10 декабрь 2019, 11:35

Авылдашым – театр җитәкчесе

Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиевны күпләребез белә. Ә менә аның Башкортстанның Бакалы районы Мостафа авылында туып үсүе сирәкләргә генә мәгълүмдер, мөгаен. Илдар Әзгам улының авылдашы, IX сыйныф укучысы Азалия НАСЫЙБУЛЛИНА мәшһүр авылдашы белән очрашып, театрның бүгенге тормышы турында кызыклы әңгәмә корган, ул гына да түгел, безне туган авылындагы мәдәни тормыш белән дә таныштырып өлгергән. Рәхим итеп, укыгыз!

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагын үткән гомерне уйлатадыр...
(Г. Тукай)
Китап укып утырам... Шулчак яныма бабам килеп утырды. Ул утлар-сулар кичкән, күпне күргән кеше. Театр белән кызыксынуымны сизгәч, авылыбыз мәдәнияте тарихы турында сөйләп китте...
Бакалы районының Мостафа авылында клуб 1931 елда ачыла. Ул вакытта аның үз бинасы булмый, авылдагы өченче мәчетне ябып, аны клуб итеп файдалана башлыйлар, шунда ук китапханә дә урнаштыралар. Бу мәчет хәзерге Чапаев урамында Хатим Шәйдуллиннар йорты урынында булган, соңыннан аны сүтеп алып, колхоз амбарында урнашкан тегермәннең икенче каты итеп салып куялар.
Иске клуб колхоз рәисе булып Әюп Ильясов эшләгән чорда, 1933 елда төзелә башлый. Ике ел үткәч, төзелеш тәмамлана. Аның беренче каты таштан, өске каты агачтан бурала. Еллар үтә, клуб искерә, ул яшьләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерми башлый. Менә шуның өчен авыл советы хакимияте һәм колхоз идарәсе яңа клуб төзү хәстәрлеген күрә башлый. Төзелеш 1991 елда гына башлана. Яңа клубта 300 урынлык иркен, якты зал. Түгәрәк эше өчен бүлмәләр бар. Икенче катта кинобудка, китапханә бар, авыл хакимияте бүлмәләре дә шунда урнашкан.
Мәдәният йорты 1994 елның апрель урталарында ачыла. Менә шулай итеп авыл үзәгендә зур, матур ике катлы бина-мәдәният үзәге калкып чыга.
Бүген авыл мәдәният йорты гөрләп тора. Анда еш кына төрле концертлар, кичәләр уза. Биредә бию түгәрәге эшли, җыр дәресләре үтә, баянчылар ансамбле еш чыгыш ясый. Бу кичәләрнең барысын да мәдәният йорты җитәкчеләре Алевтина Халикова һәм Розалия Зиннәтуллина оештыралар. Шулай ук мәдәният йортының китапханәсе дә бар. Шигырь бәйгеләрен, төрле кичәләрне һәм күңелле конкурсларны аның мөдире Хурия Әхмәтгалиева бик мавыктыргыч һәм фәһемле итеп оештыра.
Русиядә театр тарихы XVII гасырдан, патша Алексей Михайлович чорыннан башлана. Илдәге беренче театрны да ул оештыра. Тик патша үлү белән бу театр ябыла. Русиядә театр сәнгате хакимияткә Елизавета Петровна килгәч кенә үсеп китә.
Ә безнең туган җиребез Башкортстанда театр сәнгатенә ХХ гасырда нигез салына. Татар телендәге иң беренче спектакль дә 1906 елда Уфада куела – Гаяз Исхакыйның “Өч хатын берлә тормыш” драмасы сәхнәләштерелә.
Бүген һәркемгә таныш “Нур” театры Уфада 1912 елда ачыла. Татар труппасы актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина җитәкчелегендә эшли башлый. Ул бер үк вакытта режиссёр да, профессиональ актриса да була.Әлеге театр Урал, Кавказ, Урта Азия, Кырым якларында чыгышлар ясый. Тик, кызганычка каршы, 1918 елда Гражданнар сугышы башлану белән, эшен туктатырга мәҗбүр була .
1989 елда ул икенче тапкыр туа. Уфада “Нур” театр-студиясе эшли башлый. 1991 елда ул дәүләт статусын ала. Бу театрда спектакльләр татар телендә уйнала, шул ук вакытта урыс теленә синхрон тәрҗемә итү дә оештырылган.
Бу театрны минем авылдашым Илдар Хаҗиев җитәкли. Без аның белән чиксез горурланабыз. Ул авылыбыз белән тыгыз элемтәдә яши. “Нур” артистлары белән район, авыл мәдәният йортларында еш кына очрашулар узып тора. Халыкка яңа сәхнә әсәрләрен тәкъдим итәләр.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятадыр,
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
(Г. Тукай)
Җәйге җылы көннәрнең берсендә гаиләбез белән Казанда булдык. Камал театры – Казан шәһәренең иң күркәм урыннарның берседер, мөгаен. Театрга бару гаиләбезнең күптәнге хыялы иде. Бу хыялым тормышка ашты. Театрдан хисләргә тулып кайттым. Драматург язган әсәрне күңеленнән үткәреп, аны тамашачы игътибарына җиткерер өчен актерлар каян көч ала икән? Алар бит сине вакыйганың эченә алып керә. Алар белән бергә көләсең, елыйсың. Түбәндәге сүзләре белән Тукай мең тапкыр хаклы:
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагын үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең.
Көләрлек булса, булмаса – еларсың.
Никадәр зур мәгънә ята бу сүзләрдә!
Күңелемдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчесе Илдар абый Хаҗиев белән очрашу теләге күптәннән яши иде. Быел җәен Сабан туе бәйрәмнәре чорында җае чыкты. Илдар Әзгам улы “Нур” театры артистлары белән авылыбызга кайтып төште. Мин аның белән очрашып, әңгәмә кору бәхетенә ирештем.
– Илдар абый, сез үзегезнең язмышыгызны театр белән бәйләгәнсез. Моңа нәрсә этәргеч булды?
– Мин кечкенәдән җырларга, биергә, шигырь сөйләргә ярата идем. Мәктәптә укыган чагымда һәр чарада катнаштым, җырладым, биедем, шигырьләр дә сөйләдем. Гармунда да яхшы гына көйләр чыгара идем .
– Бу осталык нәселдән киләме?
– Әлбәттә, әти-әнием дә, әби-бабам да моңга гашыйк затлар булганнар. Туган ягыбызда, гомумән, моңга гашыйк кешеләр яши безнең.
– Сәхнәдәге иң беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?
– Хәтерлим, әлбәттә, Азалия үскәнем! “Әлифба”ның беренче битендә сөекле Тукаебызның “Туган тел” шигыре бар иде. Сания апа – беренче укытучыбыз – шул шигырьне яттан сөйләтте. Өйдә әллә ничә тапкыр көзге алдында кычкырып укып карадым. Аннан соң класста сәнгатьле итеп сөйләгәнмендер инде, “бик яхшы” дип аркадан сөеп куйды Сания апа.
Соңыннан “Әлифба” бәйрәмендә “Туган тел” җырын башкардык. Ә мин “Туган ил турында җыр”ны бик яратып башкардым. Яңа ел бәйрәмнәрендә, Әниләр көнендә һәм башка чараларда гел чыгыш ясый идем: төрле әкиятләрне сәхнәләштереп, үзебезчә театр күрсәтә идек. Балалар гына булсак та...(Көлә)
– Республикада бай тарихы, үз йөзе булган “Нур” театры белән җитәкчелек итәсез. Әйтегез әле, нинди жанрдагы әсәрләр сәхнәгә ешрак чыга?
– Әйе, театрыбызның тарихы бик бай. Андагы һәр шәхес – зур талант. Якташларыбызны гына алыйк. Гөлназ Мөхәммәдиева – Башкортстанның атказанган артисты – безнең горурлык. Авылдашым, балачак, яшьлек дустым Рәфис Хаҗиев турында да гел мактау сүзләре генә әйтер идем. Ул сирәк очрый торган һөнәргә ия, сәхнә әсәрләрен музыкаль яктан бизи. Театрның беренче көннәреннән башлап дустым безнең белән. Бу һөнәр төгәллек, сизгерлек, пөхтәлек, җитезлек таләп итә. Сәхнәдәге һәр тавыш, һәр музыкаль ритм вакытында яңгырарга тиеш.
Репертуарга килгәндә, төрле жанрлар белән эшлибез. Иң мөһиме: халык яратып кабул итәрдәй әсәрләрне сәхнәгә чыгарырга тырышабыз.
Безгә заман белән бергә атлау гына түгел, берникадәр алдан да барырга кирәк. Театр халкыбызны үз артыннан ияртергә, аңа юл күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә дә һәр артист үз өстендә күп эшли. Сәнгать аша халыкны тәрбияләргә тырышабыз.
– Сез талантлы артист, оста җитәкче булып үскәнсез. Моның өчен кемгә рәхмәтлесез?
– Әлбәттә, үземнең әти-әниемә рәхмәтлемен. Алар миңа тормыш юлымны дөрес сайларга булышлык иттеләр. Мәктәбемә, укытучыларыма да чиксез рәхмәтлемен, чөнки иҗади сәләтем нәкъ шул елларда формалашты. Туган җиремнең һавасына, суына, халкына бик рәхмәтлемен!
Илдар абый белән әңгәмәләшкәннән соң мин тагын да илһамланып киттем. Күңелем шатлык-сөенеч белән тулды. Була бит үз һөнәрләренә шундый тугры кешеләр! И Ходаем, мин дә шулай әти-әниемнәрне, халкымны сөендерерлек эшләр башкара алсам иде. Сөендерермен. Тик тырышып укырга,һәр яктан сәләтемне үстерергә, алга атларга тиешмен.
Форсаттан файдаланып, мәдәният йортында хезмәт куйган һәр кешегә эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телим. Авыл мәдәнияте киләчәктә дә гөрләп үссен, талантлы шәхесләребез сәхнә түрен яуласын, халкыбызның рухи тормышын бизәсен! Театр һәрвакыт яктылыкка, нурга илтсен! Тормышыбыз ямьле булсын!
Азалия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Бакалы районы Мостафа урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы.
Читайте нас: