Барлык яңалыклар
Сәхнә
19 ноябрь 2019, 01:00

Безнекеләр Истамбулны яулаячак

Истанбулда “Идел-Урал төркиләренең социаль һәм мәдәни тарихында Рәмиевлар гаиләсенең роле һәм әһәмияте” дип аталган халыкара симпозиумы һәм юбилей концерты була.

Истанбулда “Идел-Урал төркиләренең социаль һәм мәдәни тарихында Рәмиевлар гаиләсенең роле һәм әһәмияте” дип аталган халыкара симпозиумы һәм юбилей концерты була. Әлеге чаралар Башҡортстанның күренекле улларының берсе — ХХ гасыр башындагы билгеле эшкуар, меценат, алтын чыгару приисклары хуҗасы, татар шигърияте классигы, җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулуга багышлана.

Тантаналы чараларны оештыручылар – Мәрмәрә университеты карамагындагы Төркият институты. Бәйрәмгә Уфадан, Казаннан, Мәскәүдән, Хельсинкидан кунаклар чакырылган. Төркиянең Мәдәни тикшеренүләр ассоциациясе президенты Генуль Пултар чакыруы буенча чарада Шакир Рәмиевның Башкортстанда яшәгән оныклары Светлана Рәмиева һәм Ираида Мусина да катнашачак.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, Башкорт дәүләт университеты доценты, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тикшерүче һәм пропагандалаучы Марат Шәрипов та Истанбулдагы чараларда катнашуга чакыру алган.
Читайте нас: