Барлык яңалыклар
Сәхнә
14 ноябрь 2019, 15:30

Татар яшьләре Тукайны Уфага алып кайтты!

Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегендә белем алучы студентларны берләштергән “СӘЛӘТ” татар музыка-шигырь театры М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының кече залында “Хушлашу” дип аталган шигъри тамаша куйды.

Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегендә белем алучы студентларны берләштергән “СӘЛӘТ” татар музыка-шигырь театры М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының кече залында “Хушлашу” дип аталган шигъри тамаша куйды.
Проектның авторы һәм сәнгать җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәрипов билгеләвенчә, бу чараны оештыру идеясе буш урында тумаган. Әлегә кадәр киң җәмәгатьчелек аңында шундый фикер өстенлек итә: Тукай 1912 елның май аенда Уфага килгәч, аны каршы алучы да, хөрмәт күрсәтүче дә булмаган. Шагыйрьгә “Сабах” китап кибетендә кунып йөрергә туры килгән. Алай булгач, бөек шагыйребез нигә "Уфага кайтсам, Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган. Әтраф киенгән. Ямь-яшел. Кояш көлә. Яз җиткән, яз!" дип язып калдырган соң? Димәк, аның Уфада үткән көннәре алай ук күңелсез булмаган бит! Без күнегелгән стереотиплардан читләшә алмавыбыз аркасында, үз-үзебезне, хәтта ки газиз Уфабызны кимсетәбез түгелме? Әлеге тамаша шагыйрь язмышына яңача, бүгенге чор күзлегеннән караш ташлау үрнәге булып тора, дип аңлатты безгә Марат Шәрипов.
Проект өстендә эш Уфада “Нур” театры каршында Тукай һәйкәле ачылгач башланган. “Хушлашу” “Студент язы – 2019” фестивалендә I урын яулаган.
Спектакльдә барлыгы 30дан артык студент катнашты. Тукай ролен БДУның III курс студенты, Чакмагыш районы Яңа Ихсан авылы егете Азат Шәңгәрәев башкарды. Аның үз ролен бирелеп, шагыйрь күңеленең бөтен нечкәлекләрен, каршылыкларын ачып уйнавы беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Тамаша бөек әдибебезнең гомер юлын бар тулылыгы белән ачу мөмкинлеген бирде.
Студентларның “СӘЛӘТ” татар музыка-шигырь театры моның белән генә чикләнеп калырга җыенмый. Әлеге вакытта алар халкыбызның бөек улы, шагыйрь-меценат Дәрдемәндә иҗатына һәм шәхесенә багышланган спектакль өстендә эшли. Әйткәндәй, тиздән аның тууына 160 ел тула. Олы юбилейны яшьләр яңа иҗади казанышлары белән каршыларга җыена.
Читайте нас: