Барлык яңалыклар
Сәхнә
13 ноябрь 2019, 18:35

“Нур” театрында – Татар гимназиясе укучылары!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында кунакта 84нче татар гимназиясенең укучылары кунакта булды. Биредә балалар өчен кызыклы экскурсия оештырылды. Театрның реклама-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина биредә урнашкан музей белән таныштырып, аның тарихы һәм беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында сөйләп үтте. Яшьләр шулай ук әкияткә әзерлек, “Лепольд исемле песинең туган көне” спектакленә репетиция барышын карады.

Театрның хормейстеры, композитор Афәрим Акчурин балаларга спектакльләргә ничек музыка язылуы, артистларга тавыш кую үзенчәлекләре турында бәян итте. Спектакльләрнең музыкаль бизәлеше турында кунаклар тавыш режиссеры Александр Карташов белән әңгәмәдән белде. Театрның Зур залында укучылар сәхнәне спектакльгә әзерләү процессын күзәтте. Алар барысын да зур кызыксыну белән тыңлады һәм карап барды. Ахырда гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Шакирова барлык укучылар исеменнән театрга рәхмәтләрен белдерде.
Читайте нас: