Барлык яңалыклар
Сәхнә
12 ноябрь 2019, 16:10

Фестиваль-марафонда Чакмагыш районы вәкилләре чыгыш ясады

«Тарих битләрендә – Башкортстан» муниципалитетлар фестиваль-марафоны дәвам итә. Ул Башкортстан республикасының 100 елллыгы уңаеннан һәм Башкортстан Башлыгы грантына оештырыла.Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе бу юлы Чакмагыш районы вәкилләрен кунакка чакырды.

«Тарих битләрендә – Башкортстан» муниципалитетлар фестиваль-марафоны дәвам итә. Ул Башкортстан республикасының 100 елллыгы уңаеннан һәм Башкортстан Башлыгы грантына оештырыла.
Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе бу юлы Чакмагыш районы вәкилләрен кунакка чакырды. Чакмагышлылар марафонга югары әзерлек белән килгәннәр. 300дән артык кеше арасында төрле өлкәләрдә хезмәт салучылар бар иде: авыл хуҗалыгы эшчәннәре, медицина, мәгариф хезмәткәрләре, спортчылар, сәнгать осталары, журналистлар һәм башкалар.
Чарада Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин да катнашты. Авыл хуҗалыгында алдынгы урында булган, инвестицияләр җәлеп итү буенча да сынатмаган якташларына Уфа мэры яңа уңышлар теләде. Чынлап та, саннар шатланырлык: районда 3 миллиард 872 миллион сумлык эш башкарылган. Уртача хезмәт хакы 26 мең сумнан артык. Эре һәм урта предприятиеләрне инвестицияләүгә 700 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. Бүгенге көндә районда гаилә белән ял итү өчен төзү эше бара.
Аеруча «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең күрсәткечләре югары. Яшь белгечләргә, күп балалы гаиләләргә торак бүленә, матди ярдәм күрсәтелә. Яңарак Юмаш авылында республиканың 100 еллыгына багышлап, балалар бакчасы ачылды.
Чакмагышлыларның спорт өлкәсендә дә казанышлары бар. Быел Айгөл Гәрәева яшьләр арасында велоспорт буенча дөнья чемпионы исемен яулады.
Филармония фойесында күпсанлы күргәзмәләр, ярминкә оештырылган иде. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен дә, музей экспонатларын, кул эшләрен дә күрергә мөмкин булды.
Тамаша залы шыгрым тулы иде. Тарих сулышын чагылдырган, театрлаштырылган концерт программасы бик җылы кабул ителде. Бүгенге көндә районда 12 үзешчән халык сәнгать ансамбле эшли, аларның берсе “үрнәкле” исемен йөртә. «Асылъяр» халык биюләре ансамбле, «Сеспел» чуваш һәм «Берёзка» урыс халык вокаль ансамбльләре, «Чулпан йолдыз», «Ядкарь» вокаль ансамбльләре, Чакмагыш районының Мәдәният сараеның «Идел» халык фольклор ансамбле, Балалар сәнгать мәктәбе һәм гимназиянең бию коллективлары чыгышлары сәхнәгә бәйрәм рухы бирде. Кичәне Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары, чакмагышлылар Айнур Баянов һәм Айгөл Габдуллина алып барды. Танылган артистлар Рамил Хаҗиев, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар чыгыш ясады.
«Тарих битләрендә – Башкортстан» муниципалитетлар фестиваль-марафонының күчмә байрагы Шаран районына тапшырылды.
Читайте нас: