Барлык яңалыклар
Сәхнә
7 октябрь 2019, 17:49

“Серле күзләр”не кем җырлады?

“Илһамлы мизгел” конкурсын йомгаклау кичәсендә татар классик көйләре дә яңгырады. Рөстәм Яхин көенә Әхмәт Саттар язган “Серле күзләр” романсын башкарган кыз кем ул?

Таныш булыгыз, бу яшь җырчы – Кадрия Исламова. Уфа кызы. Ә тамырлары Илеш районының Бишкурай һәм Иләкшиде авылыннан. Быел Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясенең вокал бүлегенә укырга керде. Бер үк вакытта Башкорт дәүләт университетының культурология бүлегендә белем ала. Кадрия татар сәнгате һәм җырларына гына гашыйк түгел, халкыбызның декоратив сәнгатен дә үз итә. Ул чиккән кулъяулык һәм алъяпкычлар нинди күргәзмәнең дә яме булырлык.
Читайте нас: