Барлык яңалыклар
Сәхнә
26 сентябрь 2019, 11:54

МОҢ АГЫЛА ДА, АГЫЛА...

Кичә сайтыбызга Асия һәм Илфак СМАКОВларның мәхәббәт тарихы турында язма куйган идек. Бүген исә даими авторыбыз Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВАның мәшһүр җырчыбыз Илфак СМАКОВ турындагы очеркының дәвамын урнаштырабыз. Ул җырчының балачагы, яшьлеге турында хикәяли, авылдашлары, якташларының хатирәләре белән уртаклаша. Бик кызыклы, укыгыз!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми,
Без – мең янып, тик бер сүнгәннәр.
Уфа юкәләре
Онытмаслар әле,
Яфрак коя-коя сөйләрләр...
Наҗар НӘҖМИ
Җиргә әллә нигә бер генә килә торган бөек шәхесләр, үкенечкә каршы, нигәдер кыска гомерле була. Яшендәй кабынып, тирә-якны нурландыра да, көчле балкышында үзе дә янып беткән йолдыз кебек, арабыздан китә дә бара алар. Күңелләрдә якты эзләре генә кала.
Илфак Смаков минем өчен танылган җырчы гына түгел. Кечкенә чагымда мин аны күрү, аз гына булса да танышу бәхетенә ирештем. Әлеге язмамны да, балачагымның бер матур мизгеле булып калган, урамда туктап гади генә кызчык белән сөйләшкән кара мыеклы абыйга багышлыйм.
...Миңа 3-4 яшьләр тирәсе, Чакмагыш районы Рапат авылында торган чак. Таныш җырлар арасыннан аеруча “Ак сиреньнәр” дигәнен ошатып, өлкәннәрдән кат-кат сорап җырлатам. Җырчы абыйның исемен дә отып алдым: “Илфакысмакыс”. Өлкәннәр, дөрес әйтмисең бит, дигәнгә хәтерем калып: “Сез үзегез белмисез!” – дип җаваплыйм.
Ә бервакыт әнидән кызыклы хәбәр ишеттем. Безнең урамда торган әнкәсе Хәдичә апа янына теге мин яраткан җырчы абый кунакка кайткан икән! Үзе генә дә түгел, хатыны Асия белән – артистларда гына буладыр шундый матур исем! Ниндиләр икән алар? Бәлки, күреп булыр дип, гомеремдә беренче тапкыр капка башына менеп утырдым. Менә минем яннан бер абый белән апа үтеп бара. Абый туктап, күрше кызы, дип, якын итеп, миңа сүз куша (ни әйткәне, кызганыч, исемдә калмаган). Ачык төстәге матур плащ кигән, куе чәчләрен ул вакыттагы мода буенча килешле итеп өскә өеп куйган бик чибәр апа: “Ятсындырма баланы” – дип йомшак кына әйтеп, аны алып китә. Шушы булды бугай теге артистлар, шундый була микәнни алар? Уйланып, артларыннан карап калам, аннары, дулкынланып, өйгә кереп китәм...
Күптән түгел балачак хәтирәләрен искә алып утырганда, Илфак абыйның җырларын ишетәсем килде. Интернеттан табып, яздырып алдым, барлыгына сөендем – димәк, хәтерлиләр, тыңлыйлар. Гаҗәп: бүгенге карашка гади, гармун аккомпанементына гына корылган җырлар әле дә заманча яңгырый, ә йөрәккә үтеп кергән көчле, матур тавыш никтер вакыт-вакыт күз яшьләрен китерә.
Танылган якташым хакында истәлекләр эзләп, аның туган җиренә, Чакмагыш районына кайтам. Юлдашым – магнитофон тасмасыннан туктаусыз моң агыла...
“УЛ СӘХНӘГӘ ЧЫККАНДА...”
“Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып,
Тыңлар идем үлән үскәнен.
Тыңлар идем чалгы тавышларын,
Кичке җылы җилләр искәнен”.
Көн болытлы, туктаусыз яңгыр ява. Әмма Рапат авылының Илфак Смаков исемен йөрткән мәдәният йор¬ты китапханәсендә шулкадәр ямь¬ле, кинәт кенә кояш чыккан, диярсең. Танылган авылдашы белән кызыксыну¬ымны белгәч, китапханәче Лена ханым Латыйпова еллар буе игътибар белән җыеп барган язмаларын, фотоларны күрсәтә-күрсәтә сөйләп китте: “Минем өчен Илфак абый – иң бөек җырчы. Хәтеремдә тәртипле, матур кеше бу¬лып калды, чын талант дип беләм мин аны. Асия апа белән өйләнешкәннән соң элекке клубыбызда чыгыш ясаган¬нары әле дә исемдә: и халык күп иде, шундый яхшы булды концерт! Мин үзем аны берничә кат кына күрдем, кешене мәңге яшәр дип уйлыйсың бит, шунда ав¬тограф та ала белмәгәнмен дип, һаман битәрлим үземне. Илфак абыйны да, Асия апаны да бездә бик яраталар, менә бер генә мисал. Кайчандыр, инде үзе генә калгач, кышын балалар конкурсына кайтты Асия апа. Сәхнәдә салкынча, ә ул артистка бит инде, затлы юка күлмәктән генә. Шунда бер тамашачы апа, карап-карап утыргач, басты да: “Асия кызым, мә әле, өшемә”, – дип, аның иңнәренә үзенең мамык шәлен чыгарып салды. Асия апа үзе дә бик дулкынланды бугай. Шуңардан да зуррак халык ихтирамы дөньяда бармы соң?”
Мәдәният йортына якын гына Рапат урта мәктәбендә урнашкан Илфак Смаков музеена да кереп чыгам. Кечкенә бүлмәдә түр стена тулысынча артистка багышланган: аның концерт афишалары, туганнары, иҗатташ дуслары белән бергә төшкән фотолары... Музей җитәкчесе, тарих укытучысы Зөлфия Нурислам кызы Шәмсетдинова әйтүенчә, 1997нче елдан бирле анда мәшһүр авылдашлары хакында мәгълүмат туплана бара, артистның иҗатын сөючеләр килеп, аның жырларын, үзен искә алып китәләр. Мәктәптә дә ел саен Илфак Смаковка багышланган класс сәгатьләре, кичәләр үтә икән.
Яңгыр бераз басыла төшкәч, Рапат урамнарын урадым. Илфак Смаковның сагынып, янына кайтып йөргән әнисе Хәдичә апаның вафатына да ун еллап вакыт үткән, ул торган йорт та хәзер юк инде. Әмма кайчандыр алар йөргән сукмаклар, юл читендәге үләннәр, бакчаларда үскән агачлар Смаковларның гаилә тарихын һаман саклый кебек.
...Илфак Смаков туу турындагы таныклыгы буенча 1940 елның 22 гыйнварында дөньяга килгән. Үзе исә туган көнен 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы үткәрә торган булган. Кызганычка каршы, бәхетле балачагы озакка сузылмый аның. Әтисе, тарих һәм әдәбият укытучысы Мөҗип Кәшфелмәган улы Смаков 1942 елда ук Ленинград тирәсендә сугыш кырында ятып кала. Хәдичә Гыйльметдин кызы Смакова япь-яшь килеш берсеннән-берсе бәләкәй өч улы белән тол кала. Үзен белгән кешеләр сөйләвенчә, тәртипле, акыллы, авыр вакытларда да зарланмый торган, кешелекле хатын-кыз була ул. Гомере буе улларым дип яши, бүтән кияүгә дә чыкмый. Балалар сәнгатькә сәләтле булалар, барысы да матур җырлыйлар. Ялгыз анага бик авыр булса да, малайларның өчесе дә яхшы тәрбия алып, эшкә уңган, пөхтә булып үсәләр, югары белем алалар. Илфакның абыйлары, Альбап һәм Вил, әтиләре кебек, укытучы һөнәрен сайлыйлар.
Илфак бәләкәйдән үк җырга һәвәс була. Аның таланты ныклап мәктәптә ачыла, дисәң, ялгыш булмас, ә соңрак җырчы егетсез авылда бер генә кичә яки бәйрәм дә үтми. Тугызынчы класста укыганда (1957 ел), ул Уфада сәләтле укучылар арасында узган олимпиадада җыр башкарып, лауреат исеме алып кайта. Ул заманнар хакында данлыклы шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаев күңелендә бер хатирә сакланган. Иҗатташ дусты Рафаэль Сафин белән Рапатта иҗади кичә үткәргәндә авыл халкы: “Үзебезнең Илфакны җырлатыгыз әле”, – дип сорый башлый. Аптырабрак калган кунаклар янына алкышлар астында кечкенә генә гәүдәле яшь егет күтәрелә һәм көчле тавышы белән моңлы итеп “Идел бит ул” дип исемләп җыр башкара. “Бу жыр “Су буйлап” дип атала бит”, – дип төзәткән гармунчыга каршы: “Юк, мин әйткәнчә матуррак яңгырый”, – дип җаваплый булачак җырчы...
Мәктәпне тәмамлагач, Илфак Уфа сәнгать училищесына укырга керә. “Яшь чагыннан ук нинди дә сәләтле егет иде соң! Дөресен әйткәндә, сәләтле укучыны укыту күпкә авыррак. Нихәтле сәләтлерәк булса, үзеңә дә шул чаклы иҗадирак булырга кирәк”, – дип искә ала аны укытучысы, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Миләүшә Гали кызы Мортазина. 1961 елда Мәскәүдә үткән Бөтенрусия эстрада артистлары конкурсында жюри IV курс студентының талантына таң калып, озак бәхәсләшә, яшьлегенә карап кына, өлгерер әле, дип, әлегә лауреат түгел, дипломант исеме бирергә карар кыла. Әйтергә кирәк, бу табигатьтән бирелгән сәләт ярдәмендә генә килгән яки очраклы уңыш түгел: иҗатташлары хәтерендә Илфак бик тырыш һәм үзенә карата таләпчән, яраткан эше белән дәресләрдән тыш калып та шөгыльләнергә һәрвакыт әзер укучы булып калган.
Смаков училищеда башкорт һәм татар җырлары, романс, арияләр белән беррәттән рус һәм чит ил композиторларының әсәрләрен дә башкара. Чыгарылыш имтиханнарында егетнең талантына сокланып, комиссия рәисе, Мәскәү консерваториясе профессоры башкалар куйган “5” янына үз исеменнән аңа “плюс” өстәргә тәкъдим итә. Илфакны Мәскәү консерваториясенә алалар. Әмма озакламый опера җырчысы булырга хыялланган яшь артистны язмыш юллары Башкорт дәүләт филармониясенә алып кайтып, без белгән, халык күңеленә якын жырлар башкаручысы итә.
1960нчы елларда республикада “Туган авылым”, “Раушаниям” җырларын ишетмәгән кеше булмагандыр! Ә инде соңрак, 70нче елларда яшь композитор Рим Хәсәнов көйләренә язылып, Илфак Смаков башкаруында танылган “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” (Гыйлман Идрисов сүз.), “Үз ягыма кайтсам” (Ибраһим Абдуллин сүз.), “Сиңа тагын мин бер киләм әле”, “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Мине юллар, юллар чакыра”, “Уфа юкәләре” (Наҗар Нәҗми сүз.) кебек әсәрләрен халык әле дә белә, җырлый, табыннарда яратып искә ала. “Ул сәхнәгә чыкканда зал алкышлар давылыннан шартлый иде. Тамашачылар аны сәхнәдән җибәрмичә озак тоталар иде”, – дип сөйләгән Смаковның чыгышлары хакында ул вакытта конферансье булып йөргән Газим Шәфыйков.
1978 елда Илфак Смаков – БАССРның атказанган артисты, 1985 елда – БАССРның халык артисты, ә 1989 елда РСФСРның атказанган артисты исемнәрен ала. Халык мәхәббәтен яулап, дан казанып, бик рәхәт яшәгән икән бу артист дип тә уйларга мөмкиндер. Әмма авырлыкларсыз булмый бу тормыш, аннары, зур уңышлар тирә-яктагыларны гел сөендереп кенә дә тормый, күрәсең. Кем әйтмешли, һәр Моцарт янында үз Сальерие да бар... Бик мөһим, хөкүмәт тарафыннан уздырылган кичәләр өчен кирәк дип, гастрольләрдән кинәт чакырып кайтарулар, ә аннан концерт алдыннан гына программадан сызып ташлап, башка кешегә алыштырулар – артист кешенең җанында рәнҗү хисләре уятучы төрле хәлләр булгалый. Мәсәлән, филармония артистларына концертларда башкорт телендә генә чыгыш ясау таләбе куелган була. Әмма халык бит, ни дисәң дә, үз телен якынрак итә, татар авылларында кайвакыт берничә җырны татарча башкаруны сорыйлар. Билгеле, тамашачыга каршы килеп булмый. Ә гастрольдән кайтуга җитәкчеләр белән җитди сөйләшү көтә. Журналист Мариус Максютов “Кызыл таң” гәзитендә искә алганча, артистның бер тапкыр ачынып: “Мин бит башкорт сәнгатенә хезмәт итәм. Бирелеп, чын күңелемнән. Татарча җырлаштыргалауларым шуңа комачаулык итәмени?! Ник шуңа күпсенәләр, җәберсетәләр?” – дигәне дә булган. Нечкә күңелле иҗат кешесенең йөрәген аз телгәләмәгәндер мондый мизгелләр...
Илфак Смаков белән бәйләнгән популяр “Җиз кыңгырау” җырының да үз тарихы бар. Әнгам Атнабаев искә алганча, Илеш районында Иске Кыргыздан Ябалак авылына концерт куярга барганда, ачы буран чыгу сәбәпле, артистларга машинада түгел, дугасына кыңгыраулар тагылган “кашавай” чаналарга утырып юыртырга туры килә. Илфак Смаков, Әнгам ага һәм һәвәскәр композитор Вәсил Хәбисламов толыпларга чумып, юл буйлап барганда, шагыйрь күңелендә: “Урап-урап карлар күмә кышның озын юлларын. Чың-чың итә, җил тузгыта җиз кыңгырау моңнарын” – дигән юллар туа. Шул ук вакытта композитор да авыз эченнән генә нидер көйли. Соңрак, көйне нота белән тиз генә кәгазьгә төшергәч, шигырь белән янәшә куеп карасалар, өр-яңа җыр килеп чыкканлыгы ачыклана! Илфак исә, әле текст язылган, әле ноталар салынган битләргә бер-бер артлы карап, нидер уйланып ала да, яңа җырны, озакка сузмыйча, Югары Яркәйдә хушлашу кичәсендә җырларга карар кыла. Җыр халык күңеленә шул хәтле ята ки, аны кабат-кабат сорап җырлаталар. Артистнын үзен бик бәхетле итеп тойган кичләренең берсе була бу. Күп еллар үткәч, аның уфтанып: “Их, Әнгам агай, теге Илештәге “Җиз кыңгырау моңнары” туган көннәрне кире кайтарасы иде, ә?” – дип әйтеп куюын хәтерли гәзиттәге бер язмада Әнгам Касыйм улы...
Рапаттан чыгып китәр алдыннан Илфак Смаковның замандашы, укытучы–пенсионер Бакиров Шамил абыйның истәлекләрен тыңлап утырам: “Илфак миннән кечерәк, ул минем Камил энем белән дус иде. Бик нечкә күңелле кеше булган, күрәсең: ниндидер кичәгә чакыргач, килә алмады, шуның өчен әллә күпме вакытлар үткәч тә һаман кыенсынып, уйланып йөргәнен әйткәне хәтеремдә. Ә бер тапкыр концерт вакытында тәнәфестә авылдаш белән аның янына кереп, күрешеп чыгарга уйладык. Ни күрик: яңа гына берничә җыр башкарган Илфак тирләп–пешкән, сәхнә артындагы бүлмәдә өстендәге лычма су күлмәген сыгып утыра! Безгә карап: “Безнең эш менә шундый инде ул”, – дип әйтеп куйды елмаеп. Читтән генә җиңел күренә икән ул артист шөгыле”.
«ХОДАЙ БИРГӘН ТАЛАНТ ИНДЕ БУ»
Чәчкәләрең бигрәк матур иде,
Күзкәйләрнең нурын алырлык.
Сиреньнәргә ягылып калган иде
Йөзеңдәге синең матурлык.
Ә шулай да, нинди кеше булган соң ул Илфак абый? Якыннары хәтерендә ничек сакланган? Сорауларымны ачыклар өчен, иң башта Илфак абыйның олы абыйсы Альбап Смаковның хатыны Фәния апа һәм аның кызы Зөлфия ханым янына юл тотам.
“Мин 1957нче елны Рапатка эшкә килгән чакта, Илфакның Чакмагышта Юнчы класста укып йөргән чагы иде, – дип сөйләп китте Фәния ханым. – Аны беренче тапкыр күргәндә, абыйсы Альбап мине озатып кына йөри иде әле, бер елдан соң өйләнештек. Илфак буйга бәләкәйрәк кенә. Бәрәңге утыртканмы, алганмы чакта агач башына менеп, җырлап утырганы исемдә калган. Төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә аны сәхнәдән төшерми җырлаталар, ятим хатыннар елый-елый тыңлый иде. Мин бианамның улларына, аларның сәләтенә, гомумән, шаккатам: әтисез үскәннәр, әниләре – гади авыл хатыны, аларга беркем дә музыка серләрен өйрәтмәгән, уйнарга корал да алып бирмәгән, җырларга да кушмаган, бу аларга Ходай биргән талант иде ул. Бианамның: “Рапатның Төмән урамыннан ук җырлап килә иде әтиегез минем янга, тавышы әллә кайдан ишетелә иде”, – дип сөйләгәне бар иде. Биатамнан күчкәндер инде җыр-моңга һәвәслек. Альбапның да тавышы моңлы иде, уртанчысы Вил, оста биюче, матур рәсем ясаучы, педучилище бетергәч, бурычка кереп, баян сатып алды. Кичләрен гармун тотып, күтәрмәгә чыксалар, бөтен авыл халкы тыңларга җыела... Алар нәрсә бар, шуңа канәгать булып, әйбернең кадерен белә торган итеп тәрбияләнгәннәр иде. Чалбарга тап тимәсен, “стрелкасы” кисәрдәй булсын – нык пөхтәләр. Кешелеклеләр, ашарга пешерүгә килгәндә, хатын-кыздан да оста, эшкә дә бик уңган иделәр. Тыйнаклар: Илфак бит мактаулы исемнәрне дә соң гына алды, машинага да утырырга өлгермәде, Альбапның мотоциклында йөрделәр бергә вак-төяккә.
Укытучысы Миләүшә Мортазинаның бер хәтирәсе исемдә калган: “Мәскәү консерваториясенә студентлар сайларга килгәч, тыңлау вакытында сәхнәгә Илфак күтәрелде: “Ничек җырлар икән, мәскәүлеләр ни диярләр?” – дип борчылам. Чыкты, кечкенәрәк кенә буйлы егет бит инде. Менә җырлый башлады, һәм кинәт кенә әллә ничек зураеп киткәндәй булды, тавышы сәхнәгә сыймый! Шул чакта укучым белән горурланганымны күрсәгез иде!”
Илфакның җырларын әле дә радиодан еш җырлаталар, халык күп сорый, аны тапшырмаган көн юк бугай ул. “Җырларын башкалар да җырлап карыйлар, әмма аның кебек беркем дә булдыра алмый”, – дигәннәрен ишеткәнем бар, чыннан да, дөрестер бу”.
“Илфак абыйны балачактан ук яхшы хәтерлим, – дип кушыла әңгәмәгә Зөлфия ханым. – Исемнәребезне дә, миңа ул вакытта популяр җыр хөрмәтенә – Зөлфия дип, энем Альфредка да танылган баянчы Әлфәрит Солтанов хөрмәтенә ул сайлаган. Безне бик якын күрде, мине “бәләкәй әби патшам” дип, гел үзе белән йөртә иде. Ярдәме күп булды безгә, Уфада югары уку йортында укыганда да зур таянычым булды.
Исемдә, балачакта Илфак абый бездә кунакта чакта җырлап җибәрсә, түшәмгә эленгән люстра чыңлый иде. Без энем белән: “Вәт яңгырата бу!” – дип, әз генә оялып та куябыз. Соңыннан, кунаклар таралгач, йә өйдә кеше булмаганда, икәү җырлап та, кычкырып та карыйбыз, люстра чыңламас микән, дип. Юк, чыңламады!
Кызлары белән дә без бик тату үстек. Тәүге никахтан туган олы кызы Алсу, кызганычка каршы, яшьли вафат булды. Аның улы Рауль Эрнст улы Рәхмәтуллин әлеге вакытта Америкада медицина буенча икенче югары белем ала.
Икенче кызы Айсылу – югары белемле музыкант, талантлы пианист. 1999нчы елда Италияда халыкара конкурста беренче премия яулагач, республика гәзитендә “Илфак кызы бит ул” дигән мәкалә чыкты аның хакында, уңышлары белән горурланабыз. Асия апа белән безгә кайтып йөри алар, әле дә үзара яхшы мөнәсәбәттәбез. Кайчандыр Асия апа шагыйрә Гөлфия Юнысовадан сагышларымны салып жырлармын, дип, җыр сүзләре яздырып алган иде, шул “Күпер салам” дигән җырны тыңлаганда абыйны искә алып еладык...
Илфак абыйның сәләтенә килгәндә, бирә бит Ходай шундый талант, дип шаккатам. Бәләкәй генә буйлы, үзе пөхтә, җыйнак, сәхнәгә чыгып, бер аягын алгарак куеп, микрофонын тотып баса. Ул гәүдәдә каян шундый көчле тавыш булган? Аның арабыздан китүе барыбыз өчен дә олы югалту булды инде...
Танылган кешеләр хакында, гадәттә, төрле сүзләр йөри, шуны ачыклап үтәсем килә: Илфак абыйны безнең арадан йөрәк чире алып китте. Соңгы вакытта йөрәгенә зарланыштыргалый иде ул. Бәлки, гомерендә авыр кичерешләр дә күбрәк булгандыр, аларны тышка чыгармыйча, күңеленә салып баргандыр. Абыйлары белән аларның бит бернинди таяныр кешеләре булмады, әтисез үскәннәр, барысы да үз тырышлыклары белән генә. Вафаты алдыннан, гадәттәгечә, нәнәй янына кайтып, бәрәңге утыртып, утыннар ярып китте. Улым Ильяс туган чак, тиздән бәби үстерергә җыелырбыз дип тора идек...
Илфак абыйның җырларын әле дә яратып тыңлыйлар, авылдашлары да, районда да аңа багышланган төрле кичәләр үткәрәләр, әмма, кызганычка каршы, елдан-ел мәгълүмат азая бара. Яңа буыннар да аны белсен, онытмасын иде. Туган авылында йорт-музее яисә аның исеме бирелгән мәдәният йортында кечкенә аерым музей ачылыр дип, көтеп яшим”.
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА.
Читайте нас: