Барлык яңалыклар
Сәхнә
25 сентябрь 2019, 15:00

Театрларга яңалык кирәк

Соклану сүзләре дә, ачы тәнкыйть тә мул булды.Фотода: Ростислав Морзагуловның "Патриарх көзе" әсәре буенча эскиз күренеше.

24 сентябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында режиссура лабораториясе үтте. Ул “Заман прозасын инсценировкалау” темасына багышланган иде. Бу проектны оештыручы – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм Драматургияне һәм режиссураны үстерү үзәге (ДРҮҮ). Үзәк җәмәгать башлангычында эшли, директоры – Алия Яхина, художество җитәкчесе – Зиннур Сөләйманов. Чараны оештыручыларның нияте – Башкортстан театрларына яңа сулыш өрү, яшь авторлар белән театрлар арасына күпер салу. Һәм алар киләчәктә дәүләт тарафыннан да игътибар һәм ярдәм булырына өмет итә.
Режиссура лабораториясен Зиннур Сөләйманов һәм "Левендаль" театрының (С.-Петербург) сәнгать җитәкчесе Искәндәр Сакаев алып барды.
Башкортстандагы хәзерге проза үрнәкләре буенча әзерләнгән яңа инсценировкалар тәкъдим ителде. Таңчулпан Гарипова (инсценировка авторы һәм режиссер Марат Мөхлисов), Игорь Савельев (Екатерина Тимофеева инсценировкасы, режиссер – Айнур Гайсаров) , Мөнир Кунафин (Владимир Жеребцов инсценировкасы, режиссер – Айдар Зарипов), Айдар Хөсәенов ( Айдар Зарипов инсценировкасы, режиссер – Илшат Мөхетдинов), Ростислав Морзагулов ( Антон Бескоровайный инсценировкасы, режиссер – Алсу Галина), Дилбәр Булатова (автор инсценировкасы, режиссер – Редик Ганиев) әсәрләре буенча режиссер эскизлары тәкъдим ителде.
“Нур” театрының Кече залына режиссерлар, театрларның сәнгать җитәкчеләре, артистлар, театр сөючеләр җыелды. Һәр эскиз зур кызыксыну белән кабул ителде. Соңыннан алар буенча фикер алышу булды. Шунысы кыйммәтле: чара формальлектән ерак, иҗади һәм демократик рух өстенлек итте. Теләгән һәркем үз фикерен әйтә алды. Соклану сүзләре дә, ачы тәнкыйть тә мул булды. Театр үссен өчен фикерләр төрлелеге, бәхәс кирәк тә.
Читайте нас: