Барлык яңалыклар
Сәхнә
25 сентябрь 2019, 11:20

БЕР МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ: АСИЯ ҺӘМ ИЛФАК СМАКОВЛАР

“СИҢА ТАГЫН МИН МЕҢ КИЛӘМ ӘЛЕ”1970-1980 елларда Башкортстан эстрадасында Асия һәм Илфак СМАКОВлар «йолдызлы» парларның иң танылганы булгандыр, мөгаен. Аларны белмәгән, җырларын эчтән генә көйләп йөрмәгән кеше юк иде. Ни кызганыч, парлы гомер озакка сузылмады. 1993 елда Илфак абый көтмәгәндә бик яшьли вафат булып куйды.Чакмагыш районында туып-үсеп, бүген Мәскәүдә яшәүче даими авторыбыз Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА Илфак абыйның тормыш иптәше, Башкортстанның халык артисты Асия СМАКОВА белән күрешеп, аларның танышу тарихы, үзара мөнәсәбәтләре турында бик күп яңа мәгълүмат алды. Укыгыз, сезгә дә кызыклы булыр!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Әйткән идең, әгәр сөя калсаң,
Миннән башка берәр бүтәнне.
Сөйсәң, сөй син миннән яхшыракны,
Сөймә, ләкин миннән түбәнне.
Асия апа белән без Уфаның Үзәк почтамты янында очраштык. Итәгатьле, әле дә чын татар хатыннарына гына хас тыйнак чибәрлеген югалтмаган ханымның истәлекләре үзләре бер китаплык.
Ходай үзе кавыштырырга юл эзләгәндер бу парны: кайчандыр Ишембайда укып йөргән Асияны килеп тыңлап, аңа Уфа сәнгать училищесына барырга киңәш биргән кешенең нәкъ Смаковның укытучысы Миләүшә ханым Мортазина булуы очраклы гына хәл микән? Ә инде артистларның танышуы үзе бер матур сәхифә.
Илфак Смаковны Асия беренче тапкыр зәңгәр экранда күрә. Артистның иң популяр чагы, Асияның әнисе Рәисә апа да һушы китеп ярата аны: җырларын тапшырганда, өй алдына чыгып, күршеләрен дә тыңларга чакыра торган була. Тегеләр исә Уфадан каникулга кайткан Асиядан Смаков хакында сорашалар, әмма кыз ни әйтергә дә белми, чөнки артистның үзен бөтенләй дә күргәне юк.
Әмма язмыш йомгагы алга тәгәри.
“1969 елның октябрь ае. Мин Уфа сәнгать училищесында хор һәм дирижерлык бүлегенең IV курсында укып йөргәндә, филармониядә Башкорт дәүләт академик хор капелласы ачыла дигән хәбәр ишеттем һәм өч турдан торган конкурс аша үтеп, капеллада җырчы булып эшли башладым, – дип хәтирәләрен яңартты, очрашкач, Асия ханым. – Берчакны, июнь аенда, бөтен Русиядән җыелган сәнгать осталары белән республика буйлап фестиваль үткәреп, гастрольләргә чыгу өчен, филармония янына җыелдык. Озак та үтми, автобуслар да килеп туктады. Капеллага дип бирелгән зур кызыл “Икарус”ка кереп бассам, урын калмаган. “Асия, сиңа монда урын юк, эстрадниклар янына утыр инде”, – диделәр. Эстрада артистлары белән тулган автобуска барып кердем. Автобус эче “гөж” килеп тора. Сул як рәттән уртадарак бер генә урын калган, шунда барып утырдым. Каршымдагы артистка игътибар итәм: бик тә сабыр, тыныч, беркем белән сөйләшми, төз, матур итеп утыра. Пөхтәлеге белән дә башкалардан аерылып тора: матур, дулкынланып торган кара чәчен җыйнак итеп артка тараган. Сынына килешеп торган яхшы кара-зәңгәр костюмнан һәм галстуктан. Үзе бөтен күңеле белән башкарасы җырларына бирелгәндәй, шуларны уйлый иде, ахрысы.
И–и–и, бу бит Илфак Смаков! Менә нинди икән ул! Урыным да нәкъ аның артына туры килгән бит әле. Күптәнге танышымны очраткандай, рәхәт булып китте. Күңелемдә эстрада җырчысы булу хыялын йөрткәнгәме, кәефем күтәрелде. Өстәвенә, бүген безне минем туган ягым – Стәрлетамак районы көтә бит. Концертка әнием, туганнарым, авылдашларым киләчәк.
Шулай, татлы уйларыма чумып, күпме барганмындыр, “автобуслар заправкага туктый”, дигән тавыш сискәндереп җибәрде. Безне юл читендә төшереп калдырдылар. Көн чалт аяз. Тәнемә сылашып торган зур ак челтәр якалы, кыска җиңле зәңгәр күлмәк кигәнмен. Берүзем бер читтәрәк басып торам, кулымдагы ачык көрән болонья плащымны алып кияргә булдым, күлмәгем тузанланмасын, пычранмасын, янәсе. Плащымны киюем булды, автобус мине баштанаяк пычракка күмеп, “гөж” итеп янымнан үтеп тә китте. Чалт аяз көнне каян ул ләм табылгандыр, әле булса аңламыйм.
Ап–ак туфлиләремә өстемнән пычрак су ага. Ярый әле битемә чәчрәмәгән. Артистлар: “Ой, бедняжка” – дип, мине жәлләп, автобусларга йөгерешәләр. Инде утырышып та беттеләр. Нәрсә эшләргә белмичә аптырап торганда, Илфак Смаков автобустан сикереп төште дә, йөгереп килеп, җирдән үлән йолкый-йолкый, ашыгып өстемне чистартырга тотынды. Әйтерсең, мин аның иң якын, иң кадерле кешесе. Бер белмәгән көе, пычранудан да курыкмыйча, шундый зур җырчының миңа ярдәмгә йөгерүе күңелемдә мәңге онытылмас! Шушы маҗаралы сәфәрдән соң Илфак юлларымда ешрак очрый башланды. Кайда очрашсак та: “Асия, әйдә җәяү барыйк”, – дип, транспортка утырмыйча, юл буена хәлләрен сөйләп, мине тыңлап, озатып килә иде. Матур планнар корып, яңа җырлар өйрәнүен сөйли. Вакытның үткәне сизелми дә кала, мин аның гадилегенә сокланып, мөкиббән китеп тыңлый идем.
1976–1977 еллар... Капелла белән филармониянең хәзерге Бәләкәй залында репетицияләр үткәрәбез. Илфак еш кына берүзе буш залга кереп, безне тыңлап утыра иде. Шулай беркөнне мин чирләп, репетиция барышын залдан гына карадым. Яныма Илфак килеп утырды. Исәнлек-саулык, картәниемнең хәлләрен сорашты. (1973 елда әнием үлгәннән соң, мин тулай торакта картәнием белән яши идем).
“Мәскәү филармониясеннән концерт килгән”, – дип, мине Спорт сараена Геннадий Беловның көндезге концертына чакырды. Кая инде ризалашу!? “Шундый зур җырчы белән бергә ничек оялмыйча бара алырмын, кеше ни әйтер?” – дип уйлап, тиз генә бер сәбәп таптым да, гафу үтенеп, баш тарттым. Тик Илфак югалып калмады. “Алайса кичке җидедәге концертка барыйк, миндә тагын бер чакыру билеты бар”, – диде. Икенче тапкыр кире кагып булмый бит инде, бардым. Бу минем егетләр белән тәүге “свиданием” булды. Ә озатып куйганда Илфак: “Асия, мин Наҗар ага Нәҗми сүзләренә бер яңа җыр өйрәндем, беләсеңме ул ничек дип атала?” “Сиңа тагы мин бер киләм әле!” – диде.
Беркөн шулай, минем репетицияләр тәмамлангач, гадәттәгечә, Карл Маркс урамыннан киттек. Ул дулкынлануын яшерә алмыйча, миңа зур үтенече барлыгын әйтте. Озакламый телевидениегә төшерәләр икән. “Сиңа тагын мин бер киләм әле”не җырлаганда янында басып торуымны үтенде. Моны ишеткәч, котым очты. Телевидение аша бөтен туганнар, дусларга күренсәм, алар нәрсә уйлар? Тагын гафу үтенеп: “Булдыра алмыйм, Илфак”, – дидем. “Бу концерт программасы гәзитләргә басылды, әгәр риза булмасаң, телевидениегә төшертмим”, – дип җаваплады Илфак. Бераз уйлап торганнан соң: “Тик мине ерактан гына күрсәтсеннәр инде, яме”, – дип ризалаштым.
Съемкалар Җиңү паркында үтте. Режиссер мине дә, баянчы Редик Фәсхетдиновны да, Илфак белән сөйләшкәнчә, ерактагы бер беседкага бастырды. Илфак җырлый-җырлый көзге чәчәкләр белән бизәлгән аллеядән әкрен генә безгә таба килә. Менә җыр тәмамланды. Калган чыгышларын да шушы ук аллеядә төшерергә булдылар. Илфак ару-талу белми. Әле бер җырын, әле икенчесен башкара. Паркта ул көнне бик нык җил иде. Илфак әледән-әле килеп, миннән чәчләрен төзәттерә, шат елмаеп, күңелемне ачарга тырыша. Соңгы җырны башкарганда, Илфак режиссер белән киңәшләшкәннән соң, минем каеннар арасыннан аңа таба атларга тиешлегемне әйтте. Өстемә аксыл җәйге пальтомны элдем дә, каеннар арасыннан киләм... Илфакның җырлаганы ишетелә.
Соңыннан мине парктагы эскәмиягә утырттылар. Өченче куплетны Илфак яныма килеп утырып тәмамлады. Ул килешле, матур коңгырт плащ кигән. Җыр дәвам итә, тик күңелгә нигәдер ямансу, авыр булып китте.
...Яннарыңа киләм соңгы тапкыр
Саубуллашу сүзен әйтергә.
Аерса да тормыш юлыбызны,
Үткәннәрне һәрчак хәтерлә...
Каеннардан коелган сары яфрак белән капланган көзге парк та кинәт моңсуланды. Без автобусларда кайтыр якка юнәлдек. Проспекттагы “Спортивная” тукталышында чыгарга дип, иң алга барып утырдым. Илфак та яныма килеп басты. Үз тукталышымда төшмичә, тагын бераз баруымны үтенде. Үзе “Сиңа тагын мин бер киләм әле” дигән җырны кабатлый. “Мин сиңа бер түгел, мең киләм, Асия, мин сиңа мәңгегә киләм!” – ди.
Телевидениедән берничә тапкыр күрсәттеләр ул язманы. Соңыннан видеотасмага яздырып алырмын, дип, барган идем, бу язмаларның югалганлыгы ачыкланды. Минем өчен бик кадерле бу истәлек, әле һаман табылыр, дип ышанам.
Миңа карата мөнәсәбәтенең җитдиләнгәнен күреп, аңа: “Дуслар гына булып калыйк, Илфак, син бүтән килмә инде”, – дидем. Үземчә, мин көткән кеше бөтенләй башкадыр кебек тоела иде. Һәм икенче көнне Илфак килмәде... Өченче, дүртенче көнне дә юк. Элек, минем шулай әйтүемә карамастан, барыбер килә иде. Филармониягә дә, концертларына да йөрми башлады. Аптырап, режиссер Фатыйх Ихсанов мине Илфак яшәгән ф¬тирга алып китте.
Телевидение артындагы агач йортның бер тар гына тәрәзәсез бүлмәсендә яши икән ул. Калган бүлмәләрендә студентлар урнашкан. Шуңадыр инде, мин яшәгән Яшьләр бульварындагы тулай торактан бүлмә аласы килә иде аның.
Зур программа белән концертлар булачагын әйтте аңа режиссер. Илфак бераз дәшми утырганнан соң: “Булмый, Фатыйх, үземне мәҗбүр итә алмыйм, аңла. Җанымны кая куярга белмим әле”, – диде. Мин аңа филармониядән бер бүлмәле фатир һәм Башкортстанның атказанган артисты исемен бирергә әзерләнүләре хакында әйттем. “Тиз генә килергә куштылар”, – дип тә карадым.
Тик бу сүзләрне ул бөтенләй ишетмәде дә кебек. Бераз тынлыкта утыргач, йөземә карап: “Миңа хәзер бернәрсә дә кирәкми инде, Асия”, – диде. Мин нишләргә дә белмичә, үземне гаепле кешедәй тоеп: “Хушлашырга ашыкма!” – дидем дә, Фатих артыннан яңадан филармониягә йөгердем. Хәлне аңлатып бирдем, килмәячәген әйттем. Үзем ары сугылдым, бире сугылдым, кая, кемгә барып бәрелергә белмәдем.
– Бу концертларны Илфаксыз үткәреп булмыймыни? – дидем аптырап Ихсановка.
– Халык Илфакка килә бит! – дип җаваплады ул.
Шулай бер атна җәфаландым: йөрәгем урынында түгел, төннәрен йоклый алмыйм, Илфакка ниндидер начарлык булыр төсле. Кемгә барыйм, кем Илфакка ярдәм итә алыр икән? “Фатирсыз кала бит инде”, – дип өзгәләнәм. Һәм кинәт дөньям яктырып киткәндәй булды – Миләүшә Галиевна! Ул бар бит! Илфакның укытучысы. Иң дөрес киңәшне миңа тик ул гына бирәчәк, бервакытта да Илфакка кул селтәмәячәк! Шундый уйлар белән очып, зур өмет баглап, канатланып барып кердем мин Миләүшә Гали кызы янына. Ул мине, гадәттәгечә, ачык йөз белән каршы алды. Илфакның хәлен, безнең дуслыгыбызны һәм аның миңа өйләнергә теләве хакында да әйттем.
– Асия, синең егетең бармы? – дип сорады Миләүшә Галиевна туп-турыдан.
– Юк, – дим.
– Сиңа ничә яшь?
– Утыз яшь.
– Син аңа кияүгә чыксаң гына ярдәм итә аласың, Асия. Сезнең фатирыгыз да, балагыз да булыр, беләсеңме ул нинди зур бәхет! Фатирын да бергәләп алырсыз, бергә тапкан мал гына кадерле була ул, – ди.
Мин бөтенләй мондый киңәш көтеп бармаган идем, әле бернинди төгәл карарга да килә алмыйча, Илфакның күптән минем янда тулай торакта яшәргә теләве турында әйттем.
– Сәнгать училищесы директоры Светлана Галиевна белән Илфакка бүлмә бирү турында сөйләшермен, – дигәч, эчемә җылы керде. Миләүшә Галиевнага рәхмәтләр әйтеп, тизрәк кайтырга чыктым. Күземә беркем күренми, юл буе уйланып кайттым. Төн буе йоклый алмадым, башымда мең төрле сораулар кайнады: бәлки минем язмышым ул түгел, ә бүтәндер? Ә Илфак? Оныта алырмынмы мин аны? Әгәр Илфакка бер-бер хәл булса, гомерем буе әрнермен бит. Җырларын ишеткән саен, үземне гафу итә алмам. Ә бәлки Илфакның тормыш иптәше башка берәү булырга тиештер? О, юк! Монысы мөмкин түгел! Минем өчен үлә язып йөргән кешене бүтән белән күз алдына китереп буламы соң?
Тиздән Илфак, әйберләрен алып, безнең тулай торакка күчеп килде. Бүлмәләребез янәшә генә иде. Канатланып, сөенеп ремонт ясады. Шатланмаслыкмени!? Кеше бусагасында йөрү түгел инде. ЗАГСтан соң Илфак тизрәк концертлар куярга ашыкты, гастрольдән миңа матур-матур бүләкләр алып кайтты. Каенанам килде, Айсылу кызыбыз туды. 1979 елда инде безгә өч бүлмәле фатир бирделәр. Өч айлык кызыбыз, картәнием белән бергә шунда яши башладык.
Илфак хакындагы якты истәлекләрне сөйләп бетерерлек түгел инде...
1982 елдан башлап, 3 яшьлек Айсылуыбызны картәнигә, туганнарга калдырып, Илфак белән эстрадада бергә җырлый башладык. Аерым чыгышлар белән, әлбәттә. Өйдә дә, репетицияләрдә дә, концертларда һәм гастрольләрдә дә һәрчак бергә булдык. Шундый талантлы җырчы җитәкчелек иткән бу концерт бригадасында чыгыш ясау, минем җыр башкару осталыгымны үстерүдә иң зур мәктәп булды. Тавышыма Илфак бервакытта да битараф калмады. Кирәк җирләрендә төзәтте, уңышлы җырлаганда шатланды. Ул минем бердәнбер кадерле тормыш иптәшем, минем өчен үлә язып торган сәхнә юлдашым, иң зур укытучым булды. Сәхнәдә чыгышларыбыз, башкару осталыгыбыз югары дәрәҗәдә булырга тиеш дип, миңа да, башкаларга карата да һәрвакыт таләпчән булса да, өйдә йомшак күңелле һәм ярдәмчел кеше иде ул. Гаиләбездә “син тиеш, мин тиеш” дип бәхәсләшүләр булмады.
Әнисен – каенанамны бик яратты Илфак. Аңа матди яктан ярдәм итү генә түгел, авылга кайткан чакта бөтен эшен эшләп бетермичә китми иде. Машинабыз юк дип тормадык. Айсылуыбызны алабыз да, авыр сумка, чемоданнарыбызны күтәреп, трамвайдан-трамвайга, автовокзалдан – автовокзалга күчеп, юл чатларында транспорт көтә-көтә, Рапатка кайтып йөрдек. Туганнарын, дусларын, авылдашларын, якташларын якын итте, еш кайтты.
Гастрольләрдә җылытылмаган, салкын клубларда, ярым ватык “Чернигов” автобусларында, тракторга “җигелгән” чаналарда өшеп–туңулар да эзсез калмагандыр.
Соңгы вакытта йөрәгенә зарланыштыргалап, дәваханәгә ятарга йөри иде ул. Вафаты алдыннан да, гадәттәгечә, каенанам янына кайтып, бәрәңге утыртып, йорт тутырып утыннар ярып китте.
Безнең Стәрлетамак районындагы Максимовка авылында яшәгән икетуган сеңлем Рәшидә һәм аның тормыш иптәше Хәсән Ариткуловлар йорты – Илфакның якын итеп, сагынып кайтып, ял итү урыны булды. Кайткан саен, минем туып үскән авылым – Латыйп утарында (бәләкәй, бер урамлы авыл булганга, “утар” дип йөрттеләр) җирләнгән әнием Рәйсә Гомәр кызы Габбасованың каберенә барып, чәчәк бәйләмнәре сала идек. Илфак әниемнең кабер ташы каршына чүгәләп утыра да, башын иеп, тын кала иде. Аннан без озак кына күл буйларында, Латыйп яланнарында йөрибез. Илфак минем гомерем буе туган җиремне, туганнарымны, авылдашларымны сагынып яшәвемне белгәнгәме, шулай бер кайтканда: “Асия, әйдә, Максимда, йә Латыйпта өй салабыз”, – дип тәкъдим итте. Авылдашларым да Илфакны яраттылар, безнең авыл кияве, дип, үз иттеләр.
1993 елда да зур планнар корып, кызыбыз Айсылуны укыту, яңа концерт программалары әзерләү белән мәшгуль булып яши идек. Илфакның хатирәләр язу, үзенең вокал белемен башкаларга бирү, укыту теләге зур иде.
27 майда, Миләүшә Мортазинаның туган көнендә, Илфакның кинәт вафат булуы безнең гаилә, туганнар өчен генә түгел, барлык халкыбыз өчен тетрәндергеч олы югалту булды. Кешелекле, эчкерсез, артык гади, ярдәмчел, юмарт, киң күңелле иде ул. Шулай ук ярарга тырышып, икейөзлеләнмәде, туры сүзле булды. Бик хисчән, йомшак күңелле, кешеләргә тиз ышанучан иде. Ничек кенә булмасын, яхшы кешеләр күп бу дөньяда. Барча туганнарым, дусларым, якташларым, һәрвакыттагыча, үзләренең ярдәм кулларын суздылар. Филармония җитәкчеләребез кабер ташы өчен Учалыдан гранит кайтарттылар.
Аны куйганда, Чакмагыш районының ул вакыттагы җитәкчесе Дамир Мөхәммәт улы Мустафин спонсорлар табышты. Республикабызның халык рәссамы, скульптор Зилфәт Рәүф улы Басыров һәм оста Рәис Рәхим улы Сөләйманов Рапатка мәһабәт гранит стелада Илфакның барельефын эшләп кайтардылар. Аны урнаштырганда барча авылдашлары дәррәү, ихлас күңелдән ярдәм күрсәттеләр. Әле дә кызым Айсылу белән Рапат халкын, Илфакның туганнарын, Чакмагышлыларны сагынып, үз итеп, кайтып йөрибез. Ел саен Чакмагышта Илфакның истәлегенә багышланган матур кичәләр оештырыла. Уфада үткәрелгән кичәләрдә дә зур ярдәм күрсәтә Чакмагышлылар. Илфакның истәлеген саклап, аның исемен мәңгеләләштерүдә ярдәм иткән кешеләрнең һәммәсенә зур рәхмәт!
“Әл дә халкым бар әле!” – дим мин. Безне яратып тыңлаган, ихтирам иткән тамашачыларыбыз, дусларыбыз, якташларым, авылдашларым, туганнарым, Айсылуым, сагынып искә алырлык Илфагым бар! Гомерләр узар, бик күп еллар үтәр әле. Бөек җырчы Илфак Смаковның кабатланмас көчле моңы бүгенге һәм киләчәк буынны тәрбияләүдә югары өлге булып, сәнгатебез күгендә, халкыбыз күңелендә якты йолдыз кебек янар да янар әле...”
Утлар сүнде, йолдызлар да сүнде,
Таң нурында йөзә болытлар.
Сүнсә-сүнсен утлар, йолдызлар да,
Миндә әле сүнмәс өмет бар...
... Моң агыла да агыла.
Читайте нас: