Барлык яңалыклар
Сәхнә
20 сентябрь 2019, 12:40

Драматургиядә яңа сулыш көтелә

24-25 сентябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында режиссура лабораториясе үтәчәк. Ул “Заман прозасын инсценировкалау” темасына багышлана. Әлеге проектны Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм Драматургияне һәм режиссураны үстерү үзәге (ДРҮҮ) оештыра.

Проза әсәрләрен сәхнәгә кую – шактый уңышлы юл. Мисалга, М. Кәримнең "Өч таган", Г. Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача", А. Баймөхәммәтовның "Калдырма, әнкәй" әсәрләре буенча куелган һ. б. спектакльләр театрларда аншлаг белән бара.
24 сентябрьдә исә Башкортстандагы хәзерге проза үрнәкләре буенча әзерләнгән яңа инсценировкалар тәкъдим ителә. Таңчулпан Гарипова, Игорь Савельев, Мөнир Кунафин, Айдар Хөсәенов, Ростислав Морзагулов, Дилбәр Булатова әсәрләре буенча режиссер эскизлары күрергә мөмкин булачак.
Режиссерлар – Айдар Зарипов, Илшат Мөхетдинов, Алсу Галина, Айнур Гайсаров, Редик Ганиев, Марат Мөхлисов.
25 сентябрьдә лаборатория модераторлары Ярослава Пулинович (драматург, сценарист, Екатеринбург) һәм Искәндәр Сакаевның ("Левендаль" театрының сәнгать җитәкчесе, С.-Петербург) чыгыш ясавы көтелә.
19 сентябрьдә этюдлар буенча эш башланды. Дилбәр Булатованың "Соң түгел" повесте буенча автор үзе язган инсценировканы режиссер Редик Ганиев сәхнәләштерәчәк. Этюдларда "Нур" театры артистлары – Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов, Башкортстанның атказанган артисты Резидә Зарипова, Гөлназ Биктимирова, Айрат Фатыйхов, Руслан Хисаметдинов катнаша.
Читайте нас: