Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 сентябрь 2019, 16:44

Их, сабакташлар...

Рәвис Сабитовның “Сабакташларга” дигән беренче шигыре 25 елдан соң очрашу хөрмәтенә языла.

САБАКТАШЛАРГА
Укыганда шук малайлар идек,
Тыңламадык дәрес биргәнне.
Үскәч кенә исебезгә төште,
Белем алу кирәк икәне.
Таралыштык төрле якларга без,
Кемнәр китте хезмәт итәргә,
Ә кемнәрдер – имтиханнар биреп,
Укуларын дәвам итәргә.
Укып чыктык төрле тарафларда:
Кемдер – табиб, кемдер – инженер,
Кем – сатучы, кем – балта остасы,
Тракторчы, ташчы һәм бригадир.
Болар бар да – бик нык кирәк һөнәр,
Шәhәр-авыл шунсыз торамы?
Шуннан әллә ни уза алмас инде,
“Өчле”гә укыган авыл малае.
Алай дип тә әйтеп бетеп булмый,
Бар иде бит бездә башлылар,
Тик алары, күптән ВУЗлар бетеп,
Авылдан ук чыгып качтылар.
Менә шулай торып калды авылым,
Укыганнар белән “өчле”гә.
Берүк кайгырмагыз, авылдашлар,
“Өчле” барыннан да көчлерәк!
Шәhәр дә бит безсез тора алмый,
Анда да бит кирәк эшчеләр,
Шулай итеп, шәһәрне дә тота
Минем сабакташлар ишеләр.
Чирек гасыр үтте сине, мәктәп,
Укып бетереп, чыгып киткәнгә,
Ярты гасыр үткәч тә син чакыр,
Чакыр безне, берүк шикләнмә.
Менә шулай итеп, сабакташлар,
Җыелдык бүгенге табынга,
Ходай гомер биреп, исән булсак,
Очрашырбыз әле тагын да.
Күрешербез әле тагын да.
***
Рәвис Сабитов 1957 елның 10 мартында Чакмагыш районының Иске Биккенә авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә.
Әтисе Муллаян Сәхибгәрәй улы гомере буе тегермәнче һәм тимерче булып эшли. “Хезмәт ветераны”, “Атказанган колхозчы” дигән мактаулы исемнәргә лаек булган. Кулыннан килмәгән эше булмый аның. Әниләре Гөлҗиһан Сәетгәрәй кызы жиде балага, биш малай ике кызга гомер бүләк итеп, аларга матур тәрбия биргән.
Халыкта “Әтисеннән күргән ук юнган” дигән әйтем бар бит. Рәвис Муллаян улы да бөтен эшне нәкъ менә әтисеннән күреп, өйрәнеп үсә. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Калмашбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Серафимовка эшчеләр поселогындагы 32 нче санлы төзүчеләр техник учелищесында балта остасы, эретеп ябыштыручы, шофер һөнәрләрен үзләштерә.
Аннан шоферлар курсын тәмамлый. 1976 елда Совет армиясе сафларына алына һәм ике ел Кавказ арты хәрби округында ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1978 елда демобилизацияләнеп, туган “Ильич” исемендәге колхозда шофер булып эшли башлый.
Гармунчы егетнең осталыгын, сәләтен күреп, колхоз җитәкчеләре аны Калмашбаш мәдәният йорты директоры итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфа нәкъ менә аның өчен генә булдырылган кебек. Бик яратып эшли ул анда, 1980 елдан алып (37 елдан артык) хаклы ялга чыкканчы, эшен намус белән башкара. Читтән торып, Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт республика мәдәният техникумының театр бүлеген тәмамлый. Бик күп әсәрләрне сәхнәләштерә ул. Күп чакта төп рольләрне дә үзе башкарып чыга. Кирәй Мәргәннең “Шомбай” спектаклендә – Шомбай, Әминә Яхинаның “Каерылмасын канатлар” мелодрамасында Сәлим рольләрен башкарып, “Иң яхшы ир-егет роле” номинацияләрендә жиңүче була. Мәдәният өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен республиканың алтын сертификатына ия була. Биш дистәгә якын мактау кәгазе һәм дипломы аның тынгысыз хезмәтенең хөкүмәт тарафыннан югары бәһалануы хакында сөйли. Хезмәт ветераны бүген дә сафта. Авылдагы бер мәдәни мәдәни чара да аңардан башка үтми.
1981 елда Гөлчәчәк Хәсәт кызы белән тормыш корып, дүрт малай, бер кызга гомер бүләк итеп, аларны ата-ана назына төреп үстерделәр. Бүгенге көндә бәхетле картәти һәм нәнәй онык һәм оныкачларын үстерешергә ярдәм итә. Гөлчәчәк Хәсәт кызы да мәдәният йортында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ул – хезмәт ветераны, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән.
Ике уллары һәм кызлары үз гаиләләре белән Уфада яши. Олы уллары Радамис Себердә, тормыш иптәше Наташа белән уллары Әмирне үстерә. Икенче уллары Райнис Уфада төзелештә эшли, тормыш иптәше Рузилә белән кызлары Амалияне тәрбиялиләр. Кызлары Гөлсинә белән аның тормыш иптәше Азаматның гаиләсендә ике матур кыз – Алира белән Амелина үсә. Уллары Айнур Выборг шәһәрендә монтажлаучы булып хезмәт сала, ә төпчекләре Илнар Октябрский нефть көллиятендә укып йөри.
Рәвис Муллаян улы иҗат юлына 1999 елда баса. Сабакташлары белән 25 елдан соң очрашу хөрмәтенә язган “Сабакташларга” дигән беренче шигырен иҗат итә. Бу әсәр бик җылы кабул ителә, шигьрият дөньясына беренче адым була. Шуннан инде аның башка әсәрләре дә языла башлый.
“Шигьри күңелле, нечкә хисле, җаны-тәне белән сәнгатькә гашыйк кеше”, – дип әйтергә тулы нигез бар Рәвис Сабитов хакында. Яшәгән дөньябызның гүзәллеген йөрәге белән тоеп, моң һәм хис белән сугарып иҗат итә ул, күңел җимешләрен якташларына өләшә. Гармун моңнарын гына түгел, йөрәк моңнарын да тарата.
Читайте нас: