Барлык яңалыклар
Сәхнә
19 август 2019, 12:20

“Нур” театрына ДРҮҮ килә

Әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова хәбәр итүенчә, сентябрь азагында театрда кызыклы чара көтелә.

Башкортстанда дүрт ел инде Драматургияне һәм режиссураны үстерү үзәге (ДРҮҮ) эшләп килә. Аның директоры – Алия Яхина, художество җитәкчесе – Зиннур Сөләйманов. Үзәк – республика театрларына яңа сулыш өрү, яшь авторлар белән театрлар арасына күпер салу максатын куя, осталык дәресләре үткәрә, төрле проектлар оештыра.
Бу чаралар авторлар өчен бушлай, пьеса язу белән кызыксынган һәркем килә ала.
Үзәкнең эшчәнлеге җимеше булып, Шәүрә Шәкүрова, Дамира Йосыпова, Анна Ерошина, Мөнир Кунафин, Игорь Яковлев, Ангиза Ишбулдиналарның пьесалары иҗат ителгән. Байтак әсәрләр хәтта федераль конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ләкин татар иҗатчылары, бу үзәк хакында белеп бетермиләрме, утырышларда сирәк катнаша.
Быел исә Драматургияне һәм режиссураны үстерү үзәге “Заман прозасын инсценировкалау” проектын башлап җибәргән. Лаборатория җитәкчеләре Ярослава Пулинович һәм Искәндәр Сакаев аның тәүге утырышын үткәргәннәр дә инде. Сентябрь азагында лаборатория Уфа дәүләт татар “Нур” театрында үтәчәк. Анда тикшерү өчен нинди әсәр сайлаганнар, кемнәр катнашачак – соңрак хәбәр итәрбез.
Фото: https://vk.com/cdr_rb?z=photo27843667_457244256%2Fwall-6538338_1119
Читайте нас: