Барлык яңалыклар
Сәхнә
2 июль 2019, 13:33

Ренат НУРЕТДИНОВ. Гармунчы Әхмәтнур Мифтахов истәлегенә.

Биючеләр биегәндәИдәннәре бөгелә;Ярышларда җиңеп чыктык,Безнең биисе килә... Безнең яшьлек гармун тавышы, гармун моңы белән үтте. Хәтеремдә яшьләр уены, гармун моңы бигрәк тирән уелып калган... Мәшһүр гармунчы. Оста уйный. Әхмәтнур Мифтахов ул. Шул агаебыз турында күптән инде бәян итәргә җыенам. Онытылмаслык шәхес.

Илдә Совет хакимияте җитәкчелек иткән, социализм аякка баскан, колхозлар төзелгән чорда авылда туып-үстем мин. Язмыш безгә язган тарихны авылдашларым белән бергә уздым. Авырлыкларны бергә кичердек. Барыбыз да киләчәккә югары ниятләр, якты хыяллар белән яшәдек. Үзебез төзегән тормышны беркем дә хурламады, киләчәк өчен беркем көчен кызганмады. Кем кызгансын көчен – көч күп чак бит. Бар нәрсәгә, бар шөгыльгә җитә иде дәрт-дәрман. Авырлыклар турында бәян итмим. Бирешмәдек без аларга. Җиңеп чыктык. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр. Безгә килсәк... үкенүләр юк. Матур яшәргә тырыштык. Матур яшәдек, моңлы булдык. Җырлы булдык...
Әйе, моңлы булдык. Барча халык шулай иде. Мин дә шулар арасында. Чөнки авыл халкы, бер гаилә булып, яше-карты, ялсыз хезмәттә дә, җырлы-моңлы кичләрен дә бергә иде, тырышып дөнья көтте.
Шунысы кыйммәтле, шунысы хикмәтле: кояш баеганчы кул эшендә булган якташларым кич булу белән өйләренә кайтып ял итәргә егылмыйлар иде.
Авылда күңел ачарга, иртәгәсе көнгә дәрт-көч өстәргә чаралар уйланып-туып кына торды. Клуб ачылды: анда уеннар оештырылды. Хәтта драмтүгәрәкләр барлыкка килде. Талантлы бит ул халкым! Кыюлыкка килсәң, һич мохтаҗлык юк. Менә мин сезгә әйтим, хәтта Шекспир әсәрләрен сәхнәләштерергә дә күп сорамадылар...
Ә клуб инде – мәдәният учагы. Биергә, җырларга, сәләтен күрсәтергә, ял итәргә җыела яшьләр. Өлкәнрәкләр дә алардан ерак түгел. Капка төпләрендә төркем-төркем җыелып, гәпләшеп утыралар: еш кына җырлап та алалар.
...Мин күбрәк, минем яшьтә табигый хәл – клуб ягына каерам. Анда безгә күңеллерәк. Яшьләр күп. Әнә өр-яңа чабаталар киеп, тула-оекларын киндерәләп, бизәкләп үргән кызлар-егетләр, кәттә басып, арыганнарын да онытып, биергә ашыгалар. Салкын чишмә, кое суы белән битләрен юып алганнан соң, көнозын арыганнары коелып төшкән: җиңелчә генә сөрткән кершәннәре болай да алсу йөзләренә матурлык өстәгән. Эх, саф күңелле, дәрте йөрәкле замандашларым! Бииячәкләр. Бииләр шул. Идәннәре сыгылганчы. Күтәрелгән тузанны басарга су да сибеп җибәрерләр. Ул кипкәнче җырлап алырлар. Вакыт бушка узмасын – иртәгә өчен илһам алып өлгерергә кирәк.
...Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыктык,
Безнең биисе килә...
Безнең яшьлек гармун тавышы, гармун моңы белән үтте. Хәтеремдә яшьләр уены, гармун моңы бигрәк тирән уелып калган шул...
Бөтен авылны моңга төргән, тирә-якка дан тоткан гармунчыбыз бар бит әле. Без, яшьләр, аны “илдә беренче урын тоткан моң ияседер” дип уйлый идек. Бәлки, шулай булгандыр да әле! Һәрхәлдә, безнең “география”нең көче җиткәнчә тирә-як авылларны байкап чыгып, аның осталыгына һәм данына тиң остаз күренмәде.
Мәшһүр гармунчы ул. Оста уйный. Әхмәтнур Мифтахов ул. Шул агаебыз турында күптән инде бәян итәргә җыенам. Онытылмаслык шәхес.
...Бик акыллы, тыйнак, аз сүзле, яшьли авыл халкының ихтирамын яулаган егет булды минем сөйлисе героем. Ничек аны ихтирам итмәсеннәр, нигә күтәрмәсеннәр? Ул авылга моң бүләк итте, халыкның күңелен күтәреп яшәде. Эчкерсез кеше, музыкант, җырчы. Гарунчы! Авылның мәдәниятен югары күтәреп торган “атлант” белән чгыштырам мин аны. Баһадир!
Авыл мәдәнияте хакында сүз чыкса, без ул мәгънәне Әхмәтнур абый образында күз алдына китерә идек.
Табигатьнең югары көчләре биргәндер аңа бу талантны. Моңлы уйнавын, шуңа күрә, гади сүзләр белән тасвирлап та булмас. Безнең яшьлек аның гармун тавышына өйрәнеп үтте. Бүгенгедәй хәтеремдә клубтагы вечерлар, уеннар, биюләр, җырлар...
Нинди генә бию көйләре башкарылмый: “Өчле бию”, “Дәртле бию”, “Бишле”се дисеңме... “Әйлән-бәйлән” һәм башка төрле уеннар...
Пар-пар булып биюләрен ал, “Кадрил”ең бер як читтә торсын: яшьләр парлашып бетәләр – боегып, ялгыз басып торырга урын юк. Биемичә чара юк!
Ялгыз биюләр бихисап. Кемдә нинди талант, кем нәрсә ярата. Телисең икән –“Барыня” – рәхим ит, кемдер “Себерянка”ны сиптерә, кемдер “Мәгърифә”не диңгез дулкыннарында йөздерә. Барысына да моңы-көе әзер Әхмәтнурның. Мул өләшә. Шул тиклем дәртле уйный. Түзеп торып буламы! Берәм-берәм бар да биергә төшә. “Бу гына җитмәсә” дигән кебек, “Карабай” көенә аякларын тибрәндереп, үзе дә каушап калганнарны кызыдырып җибәрә.
Белә ул ничек оештырырыга: уенын, җырын, биюне... Күптән инде кемнең нәрсә яратканын, нинди бию көткәнен ятлаган. Күзләреннән күрә белә. Кызлары бит гармунчыдан күзләрен алмыйлар. Ул карашларда нинди уйлар, нинди хисләр булды икән?! Белсәң иде... күпме әйтеләсе сүзләр калгандыр. Гармунчы үзе нәрсәләр уйлады, ниләр кичерде икән шул чакларда... “Бердәнбер, йөрәген җилкертерлек” күз сиртүче бар идеме икән арада. “Син минем язмышым” дигән биюче кызны күрдеме ул? Белеп булмый инде хәзер. Чөнки әйтелми калган сүзләргә алда күренәчәк сәбәпләр бар.
Бүгенгә – яшьлек, кыюсызлык, комачауласа, соңрак илгә төшкән бәла күпләрне теләкләреннән мәхрүм итәчәк...
Ә әлегә... Әлегә бар да яхшы. Дөнья матур, дөнья киң. Гөрли тормыш. Шаулый яшьлек.
Вечерлардан, ихлас моңнан, күңелле уеннардан кәнагатьлек табып, ниһаять, татлы ару алып таралыша яшьләр. Иртәгә таңнан күтәренке кәеф белән эшкә чыгачаклар. Җиң сызганып, армый-талмый.
...Әхмәтнур абый моңын мул тартты. Беренче бию хәрәкәтләрен яшь балаларга кадәр аның ярдәмендә өйрәнде. Шул башлангычтан, үсеп китеп, Мәскәү сәхнәләренә барып җиттек без.
...Гармун моңы киң таралды: картына да, яшенә дә илһам бирде. Исемдә, аның бер төркем дуслары белән урамнан җырлап клубка таба барганнары. Бу очракта репертуары урам көйләренә, өлкәннәргә багышланган җырларга, борынгы моңнарга нигезләнгән иде. Өлкәннәр өчен өздерә дә сыздыра. Авыл киче...
Караңгы төшеп килә... Барча халык капка төбендә: җырчыларны көтеп ала, кул болгап озатып кала. Гадәткә кергән хәл бу. Традиция үзенә күрә.
Милли көй тарала авылга. Агай-апаларның яшьлекләре искә төшә. Дәрт арта. Яшәргә көч өстәлә. Әхмәтнур абый аңлый аларны. Ихтирам итә. Яннарыннан узганда адымнарын акрынайта, һәрберсе белән башын иеп исәнләшә. Шаяртып кына такмаклар да уйнап ала. Бар кешегә, бөтен авылга киң аның күңеле.
...Клубтан вечердан кайтканда, әлбәттә, репертуар үзгәрә. Үзгәрә-ә-ә! мәхәббәт, кемнеңдер сөю турында җырлар яңгырый. Кем турыннан үтәләр, кемнең тәрәзә каршыннан... Кем ни җырлый, кемгә җырлый. Кайчак таң атканчы шуны уйлап ятасың...
...Картлар яткач, ай калыккач,
Турыгыздан үткәлим,
Ник тәрәзә пәрдәләрен
Күтәрмисең үпкәлим...
...Эх, яшьлек! Болай да ул гөрләп-яшьнәп, күз ачып йомганчы үтеп китә торган мәл. Ә минем яшьтәшләремнең яшь гомерен өзеп сугыш дигән җәллад ябырылды.
Авылымны кара болыт каплады, кара кайгы басты. Йөзләрдән елмаю качты. Яшьләр моңын сугыш таңы алыштырды. Ир-егетләрне Ватанны саклауга озатулар башланды.
Озату-саубуллашу, хушлашу көйләре генә төрлечә сыкрап чыкты . Фронтка китәсе егетнең капка төбенә егетләр җыелышыр иде...
Әхмәтнур абый моңлы көй суза. Яшьләр кушылып җырлый. Күз яшьсез тыңлап булмый.
Авыр көннәр, авыр төннәр. Кара көннәр... Күпме еллар... Яшьле җырлар, җан түреннән чыккан моңнар...
...Безнең авыл-озын авыл,
Каен ауган аркылы.
Дөньясына утлар капкан,
Безгә тигән ялкыны.
Без барасы җирләр ерак,
Юллары гел канаулы.
Без җырламыйк кем җырласын,
Безнең көннәр санаулы...
Мә, дускаем, алтын тарак,
Бөдрә чәчең тарарсың.
Каласың, бәгърем, каласың,
Сагынып кемгә карарсың...
Яшь аралаш булса да җырлар, күпмедер кимәлдә, күңелне төшермәскә,
Рухны күтәрергә көч бирә. Әмма сугыш авырлыкларына ачы кайгылары да өстәп кенә тора. Кара җилләр беркемгә дә кагылмый калмый.
Менә мине дә ике сеңелем белән-өч ятим баланы ФЗӨ мәктәбенә укып-эшләргә җибәрделәр. Билгеле, хөкүмәтебезнең безгә карата зур миһербанлылыгы иде бу. Авылыбызны ташлап китү генә ифрат авыр булды. Анысын үзем генә беләм...
Уфада уку белән беррәттән, “Лесопильный заводта” станочик булып эшләдем: патрон тартмаларына такталар кисә идек. Станокка буй җитмәгәч, күтәрмә ясап бирделәр. Эш җиңел түгел – әмма тырышабыз. Авырлыкка түзәбез, иң кыены – авыл сагындыра. Әхмәтнур абыйның гармун моңнары колактан китми. Моң кире авылга чакыра.
Авылдан хат килде. Әхмәтнур абый да фронтка киткән...“Бөтен авыл белән озаттык”, дип язалар. Авылыбызның яме, моңы аңа ияреп китте, дип әрнешә авылдашларым. Ничек әрнемисең – авылның җаны иде бит ул. Тизрәк, җиңеп әйләнеп кайтсын инде. Моң кайтсын авылга!
Хатлар ала тордым. Авыл хисләрен белеп тордым. “Похоронка”ларны әйтергә куркам. Бүген дә алар йөрәгемә суга. Шулар арасында “Әхмәтнур хәбәрсез югалды” дигәне килеп төште...
Сугыш – олы фаҗига. Ерак тылдагы авылга көн дә бәрелеп-сугылып тора. Хәзер бит авылымның моңы сүнде. Тирә-як караңгылыкка чумды. Ачлык үз чиратын көтеп тора. Моң урынын моңсулык баскан. Тик гармун тавышы онынтылмый, хуҗасының якты образы, елмайган йөзе хәтер күгендә сүнми, үткән көннәрне хәтерләтә.
“Өметсез – шайтан гына була,” диләр. Авылдашларым белән мин дә бер уйда. Хәбәрсез югалу әле “үлем” дигән сүз түгел ич. Өмет бар. Гармунчыбыз табылсын, тере булсын, дип теләдек. Ышандык, көттек. Теләкләребез кабул булгандыр. Күпмедер вакыт узгач, авылдан җылы хәбәр алдым. “Әхмәтнурны кайттардылар, китереп куйдылар”... дип язган авылдашларым. Башым әйләнеп китте, укуны дәвам итә алмый тордым. Чөнки “кайтарып кую”ны милләттәшләрем башка мәгънәдә куллана. Кыюлыгымны көчкә җыеп, азакка хәтле укып чыктым: “... ярты гына гәүдәсе калган – ике аягын да төптән кискәннәр, бөтен авыл халкы чыгып каршы алдык”, дигәннәр.
Ыспай гәүдәле, якты чырайлы, куе-кара чәчле, изге теләкләр белән яшәгән замандашым-яшь егетне сугыш тураклап кайтарган. Авыр хәл. Әмма исән икән! Исән ул. Көчле рухлы кеше авылдашым. Бирешмәс. Без дә аңа ярдәм итәрбез. Ә ул безгә моңнарны кире кайтарыр. Үзенә ничек авыр булмасын, авылдашларын моңсыз калдырмас.
Шулай булды да. Авылның аерымрак бер урынында урнашкан, ниндидер күренмәс энергиясе сизелеп торган Әхмәтнур йортыннан акрынлап гармун тавышы ишетелә башлый.
Безнең күңелләргә яңадан тынычлык кайта, ахрысы. Ул уйнаганда, авылдашлар, сәбәбе бармы-юкмы, шул тирәдән үтәргә тырышалар икән.
Нинди серле көч тарта шул якка – сер түгел. Ә уйнаучының авылдашлары янына ничек чыгасы килгәндер.
Чыкты ул. Берничә айдан протезларга басып яңадан йөрергә өйрәнеп, клубка кадәр барып җитә алды. Үз көче белән гармунын мәдәният учагына алып керде. Авылга яңадан моң яңгырый башлады.
Сугыш елларында ишетелми калган көйләрне тальян, хромка, саратов гармуннарында уйнап, үткәннәрнең әҗәтен кайтырырга ашкынды. Ашыкты. Теләгенә иреште Әхмәтнур абый. Аягына басты. Авылга моң кайтарды. Моң кайтарып кына калмады Әхмәнур замандашыбыз, сугыш ветераны. Үсеп килгән буынга бар яклап үрнәк булып торды. Патриотлык, халкыңа хезмәт итүне үз яшәвендә ачык күрсәтте. Шулай ук татар-башкорт халкының җырлы-моңлы милләт булуын бер гармунчы мисалында исбатлый алды
Гармун хакында аерым басым ясап әйтмичә булмый. Гармунсыз авыл өнсез авыл кебек. Авылның данын күтәрүчеләрнең дә берсе – гармунчы. Юккамыни халык тирән ихтирам итә. Гармунчы һәрвакыт кирәк. Гармун кирәк! Милләтебезнең яраткан музыка коралы беркайчан әһәмиятен җуймас. Ансыз “Яңа ел” бәйрәме дә, туйлар һәм башка чаралар да үтмәс. Авыл нинди генә үсешләр кичермәсен, гармун оркестрларга бирешмәслек булып калыр. Дөмбердәгән тасма-кассета әсәрләреннән, фанера җырларыннан өстен булыр.
Менә шундый уйлар белән хыяллар белән яшәде Әхмәтнур абый. Кайберләрен тормышка ашырырга иреште. Башкорт туганнарыбыздан үрнәк алып, курай, кубыз һәм башка уен коралларына да игътибар итәргә чакырды.
Аның алдагы көннәргә планнары зур иде. Гармунчылар, тальянчылар конкурслары үткәрү, оста такмакчылар, чичәннәр ярышын булдыру турында хыяллар белән яшәде. Музыкантларга семинарлар, тәҗрибә уртаклашу кебек файдалы эшләр кирәген әйтә килде. Әлегә билгеле, вакытта административ көч тә аның ягында түгел иде. Бер кеше күтәрерлек йөк түгел иде шул...
Бу теләкләре-планнары аның мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, район җитәкчеләренә васыять булып калсын. Ярты гомерен, ярты гәүдәсен Ватанын сакларга, халкына биргән Бөек Ватан сугышы ветеранының Васыяте!
Әхмәтнур абый ил алдында үз бурычын тулысы белән үтәде. Авылдашлары алдында аның якты образы һәрвакыт балкып торыр. Моңнар кайтсын авылга!
Әхмәтнур абый фронттан кайткач авылда укытучы булып эшләгән кыз белән тормыш кора. Сигез балага җан биреп, аларны аякка бастыралар, белемле, патриот гражданнар итеп үстерәләр. Өлкән уллары Алмазның шигырьләре “Юлдаш” радиосыннан яңгырый, республика матбугатында басыла.
Әхмәтнур Мифтахов хакында авылдашы – Борай районы Чишмә-Борай авылы кызы, СССР Мәдәният министрлыгы отличнигы, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрфуга Шәмсимөхәммәт кызы Әмирова искә алып сөйләде.
Ул сөйләгәннәрне Русия һәм Башкортостан Журналистлар берлеге, Русия Язучылар Союзы әгъзасы Ренат Нуретдинов язып алды.
Дүртөйле шәһәре.
Әнисә Ягъфәрова фотосы.
Читайте нас: