Туган көне: 1983нче елның 6нчы июне.
Туганнары: абыйсы Алмаз, энесе Азамат.
Иң яраткан ризыгы: гөмбә ашлары.
Иң яраткан чәчәкләре: дөньядагы барлык чәчәкләр дә.
Иң яраткан шөгыле: тегү, бәйләү, китап уку.
Кешеләрдә иң хөрмәт иткән сыйфаты: ачык күңеллелек.
Иң өнәмәгәне: икейөзлелек, алдашу.
Яраткан ел мизгеле: һәр мизгелнең үз матурлыгы.
Тормыш девизы: Аллаһка тапшырып, ул кушкан юлдан бар!
Концертны алып баручы артистның исемен игълан итүгә, ул аккош кебек “йөзеп” салмак кына адымнар белән сәхнәгә чыкты. Бар булмышыннан нәзәкатьлелек, тыйнаклылык, эчкерсезлек чагыла иде. Чибәрлеге, мөләемлелеге, ихласлыгы, зифа буй-сыны белән тамашачының күңелен бер мизгелдә арбап алды да җырын сузды. Айгөлнең күкрәгеннән иртәнге саба җиле кебек саф, назлы, үзенчәлекле моң агылды. Сихри тавыш залда утырган һәркемнең йөрәгенә үтеп кереп, шул хисләр эчендә яшәргә мәҗбүр итте. Гүя җырчы тамашачыны үзенең моңы белән сихерләде. Сүзем популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаева турында. Аның югары исемнәрен, әллә күпме конкурсларда җиңүен күз алдыннан үткәрсәң, җырчыга уңыш җиңел генә килгәндер кебек тоела. Ләкин Айгөлнең язмышы белән танышкач, моның беренче карашка гына шулай икәнлеген аңлыйсың. Бүген ул журнал укучыларыбызга тормыш юлының серләрен ача.
Җир куеныннан чыккан тамчылардан чишмә барлыкка килеп, җәйрәп яткан океан, диңгез, төпсез күл, киң елга хасыйл була. Аларның һәркайсының инеш башы шул кечкенә чишмәдә булган кебек, кешеләрнең язмышы да балачагына барып тоташа. “Мин Учалы районының гүзәл табигатьле, тырыш, уңган, сәләтле халык яшәгән Илчегол авылында дөньяга килгәнмен. Әйе, һәркем өчен үзенең туган җире иң матуры, иң күркәмедер. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки шул җирдә кендек каны тама, сабый тәүге тапкыр тәпи баса, әти-әниле туган нигездә гамьсез балачагы үтә. Әтием Равил шушы авылда туып-үскән, күрше авылы кызы Минзәлиягә өйләнеп, дөнья корган. Туган җирләрендә яшәп, эшләп үз бәхетләрен үзләре корган кешеләр алар. Без гаиләдә өч бала үстек: Алмаз абыем һәм Азамат энем бар. Мин балачагым белән чиксез бәхетле”, – дип, сүзен башлады Айгөл.
– Әти-әни назын тоеп үскән иркә кызмын. Шулай ук дәү әниләр тәрбиясен алу бәхете дә тиде миңа. Әтиемнең әнисе күршедә генә яши иде. Ул безне бервакытта да үзенең игътибарыннан калдырмады. Гел генә “күз-колак” булып торды. Әниемнең әнисе күрше авылда яши иде. Аның белән кичергән бәхетле мизгелләр дә күңел түрендә саклана. Гомумән, дәү әниләр тәрбиясендә үскән балалар йомшак күңелле, иркә булып үсә диюләре – хак.
Малайлар белән үскәнгәме, балачакта бик шук булдым. Алар кайда – мин шунда идем. Агачка я булмаса кыек башына үрмәләү – берсеннән дә читтә калмадым. Малайлар артыннан лапас башына менеп, егылып төшү аркасында кулымны сындырганым да хәтердә.
Туганнарыбыз, күрше-күлән, дус кызларыбыз белән бергә җыелып курчаклы уйный идек. Мин аларга күлмәкләрне һәрчак үзем тектем. Иң кызыклы, мавыктыргыч уеннарыбызның тагы берсе – ул сатучы уены була торган иде. Бервакыт, кызлар белән иртәгәсе көнне кәгазь акчалар белән “сату итәргә” сөйләшеп таралыштык. Мин өйгә кайттым да, искерәк китап табып, шуңардан “акча”лар кисәргә булдым. Бу эш белән мавыгып, төн уртасы җиткәнлеген дә сизми калганмын. Аның каравы, икенче көнне, тик минем генә кесәләрем чын акчага охшаш купюралар белән тулы иде!
Әтиемнең биш туганы да Илчегол авылында төпләнгәннәр. Бу да балачагымның бәхетле үтүенә бер сәбәп, дип карыйм. Чөнки, икетуган абый, апа, сеңел, энеләр белән күмәк һәм бик тату үстек. Әтиемнәр авылдагы барлык эшләрне дә өмә белән башкара иде. Бигрәк тә печән вакыты күңелдә матур хатирәләр белән уелып калган. Өлкәннәргә ярдәмләшергә дә, уйнарга да вакыт таптык.
Авыл балалары буларак без әти-әнинең кул арасына да иртә кердек. Алар хөкүмәт, колхоз эшендә булганда, шәхси хуҗалык безнең карамакта кала. Дөресен генә әйткәндә, авыл тормышындагы “тавык чүпләсә дә бетмәс” эшләр мине ялкыта иде. Шуңа күрә, кайвакыт әнинең кушканың эшләми калган чакларым да булгалады. Әлбәттә, бу хакта әти белмичә калмый. Ә инде ул белгәч, димәк, мин җәза да алам. Гомүмән, әтиебез бик гадел кеше. Ул беребезне дә аерым якламады. Берәр хәл була калса, өчебезне дә бергә чакырып, һәркайсыбыздан вакыйганың ничек булганын сорый. Билгеле инде, мондый чакта берничек тә алдашып булмый. Ул, шулай итеп, безгә тәрбия чарасы кулланган. Әтиемнең җәзасы да бик үзенчәлекле – ул миңа игътибар бүлми. Эштән кайтып кергәч хәлемне сорамый, сөйләшми, сорауларыма да җавап бирми. Минем өчен бу иң авыры иде. Чөнки, әтием күпме генә арып кайтса да, балаларына игътибар бүлә белде. Ул һәркайсыбызның көн дәвамында ни белән шөгыльләнгәне турында кызыксынды, шахмат уйнады, самими бала күңелен күрә белде. Әти-әнием үз-үзебезгә ышаныч арттырып, хыял канатларыбызны ныгытып, акыллы, төпле тәрбия бирә алганнар, дип уйлыйм.
Мәктәп еллары матур хатирәләр генә калдырды. Барлык фәннәрне тырышып укысам да, минем өчен авыррак бирелгәне дә бар иде. Ул – физика дәресе. Күрәсең, минем гуманитар фәннәргә сәләтем зурырактыр.
Җәмәгать эшләренең уртасында булдым. Оештыру сәләтем барлыгы мине барлык чараларда да әйдәп йөрүче итте. Бер генә концерт та, бәйгеләр дә миннән башка үтмәде. Мәктәптә нинди түгәрәкләр бар, барысына да язылып, аларда шөгыльләндем. Әвәләү, бәйләм бәйләүдән тыш, спорт түгәрәгенә дә өлгерә идем. Баскетбол, җиңел атлетика белән шөгыльләнеп, мәктәп, район күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар да яулаганым булды. Ә инде иң яраткан, күңелем тарткан шөгыль – ул җырлау. Башлангыч музыкаль белем алу ниятеннән, алтынчы сыйныфта укыганда мин күрше Комсомольск поселогындагы музыка мәктәбенә укырга кердем. Атнасына ике тапкыр гомуми мәктәптәге дәресләрдән соң рейс автобусына чыгып, музыка мәктәбенә барам. Анда белем эстәгәч, кичке сигезенче яртыдагы рейс автобусы белән кире авылыма кайта идем. “Курыкмыйча ничек йөрдем икән дә, әти-әни ничек берүземне чыгарып җибәрә алды икән”, дип хәзер аптырыйм. Анда ике ел баян классында укыгач, фортепиано классына күчтем. Төрле җыр бәйгеләрендә дә катнаша идем. Алтынчы сыйныфта укыганда Учалы районында үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, телевидениегә төшергәннәре хәтердә калган. “Башкортстан йолдызчыклары” конкурсында җиңүем, Башкорт халык җырын башкаручыларның Абдулла Солтанов призына ачык конкурсында беренче урын яулап, Абдулла Афзал улының фатыйхасын алу җырчы булу теләгемне көчәйтте.
Әти-әнием миңа балачактан “Тавышың бигрәк моңлы, җырчы булырсың”, дип әйтә килде. Бигрәк тә әтиемнең мактау сүзләре канатларымны ныгытты. Бәлки, шуңа күрә дә, балачактан үземне җырчы итеп кенә күрдем. Ә менә хыялыма юл ярып йөрүче – әтием булды. Ул мине үзебезнең һәм тирә-яктагы район, шәһәр сабантуйларына йөртте. Концерт номерлары өчен җаваплы кешене табып: “Минем кызны җырлатыйк, әле,” дип сөйләшүләр алып бара. Оештыручылар, әлбәттә инде, минем кебекләрне иң азакка калдыра. Сәхнәгә бер менеп җырлар өчен чират көтеп, сабантуйның башка уен-ярышларын күрмичә дә кайтып китә идем. Тик ул серле сәхнә үзенә тагы, тагы тарта. Шулай, сабантуйдагы бер чыгышымнан соң Миәс каласындагы “Уралаз”мәдәният йортының “Уралым” ансамбленең халык коллективы җитәкчесе Альберт Рәхимов мине үз төркеменә солист итеп чакырды. Җырларыма яңа аранжировкалар ясатып, мине Чиләбе, Златоуст, Екатеринбургның зур сәхнәләренә алып чыкты.
Мәктәпне тәмамлагач, һөнәри белем алу теләге белән башкалабызга чыгып киттем. Әйтергә кирәк, “Син җырчы буласың!” дип үстергән, тәрбияләгән әтинең нияте мин мәктәпне тәмамлаганда кискен рәвештә үзгәрде. Казанга укырга бару турында онытырга кушты. Мин исә, үҗәтлегемне күрсәтеп, Уфага барырга рөхсәт алдым. Профессиональ җырчы булу теләгемне тормышка ашырыр өчен Уфа сәнгать институтына документларымны тапшырдым. Тик мине анда укырга кабул итмәделәр. Имтихан комиссиясе әгъзалары: “Тавышың юк,” – дип борып чыгарды. Шулай да, бирешергә, хыялымнан кире кайтырга уйламадым – сәнгать училищесына барып карарга булдым. Анда да шул ук сүзләрне ишетергә туры килде. Инде аптырагач, Уфадагы бердәнбер танышым, әтием ягыннан туган тиешле Вилдан абый Яруллинга шалтыратып карарга булдым. Аның хәстәрлеге белән мине ирекле тыңлаучы итеп алдылар. Бу инде бәхет җебенең бер очын тоту белән бер иде. Чынлап та, шулай булып чыкты да. Биш көн үтүгә мине чын студент итеп укырга кабул иттеләр.
Әлфия Мосалимова классында җыр сәнгатенең серләренә төшенә башладым. Тик күпме генә тырышсам да, зачет, имтиханнар вакытында мине күпчелек вакытта тәнкыйтләделәр. Мондый чакларда укытучым юатучым иде. Күңел төшенкелегенә бирелгәндә аның белән бергәләп елаган чаклар да күп булды: ул мине җәлләп, ә мин үпкәләүдән, чарасызлыктан. Шулай да минем балачак хыялым һаман да күңелемне җылытып, өметемне сүндерми торды.
“Сабыр төбе – сабыр алтын” дигәндәй, минем язмышның да уңай якка үзгәрер көне килеп җитте. Училищеның икенче курсын тәмамлаган елда Вилдан абыем Яруллин мине үзе янына чакыртты да: “Салават Фәтхетдинов Казанда укытыр өчен үзенә төркем җыя. Сайлап алу турын үткәрүдә миннән ярдәм сорый. Ә мин бу эшне сиңа тапшырам. Училищеда укып йөргән кызлар арасында кастингта катнашырга теләүчеләр табып, әйтелгән көнгә мәдәният йортына барырга кирәк булыр”, – диде. “Үзем дә катнашсам ярыймы?” дигән сорауны бирергә никтер кыймадым. Шулай да, тиз арада кызлар җыйдым да, тәгаенләнгән көнне Салават Фәтхетдинов янына киттек. Аны табып, курка-курка гына сүз каттык. Ни дисәң дә, татар дөньясындагы иң популяр, сәләтле, миллионнарның күңелен яулаган җырчының үзе алдында сынау тотарга кирәк иде. Ә ул, репетициясен туктатып, кызларны берәм-берәм җырлатып карый башлады. Җырның бер куплетын гына тыңлый да “следуещая!” дип, икенче кешене чакыра. Инде барлык кызларның да чираты узгач, мин дә кыюлыгымны җыеп, сәхнә уртасына чыгып бастым. Җырымның беренче куплеты тәмамлагач, Салават абый каршыма килеп басты да бик игътибар белән тыңлавын дәвам итте. Ул мине туктатмауга аптырасам да, каушавымны күрсәтмичә, җырымны азагына кадәр башкарып чыктым. Ул минем кем икәнлегем, кайда укуым белән кызыксынды һәм Казанга укырга керергә тәкъдим ясады. Мин, әти-әни белән киңәшләшкәч кенә җавап бирә алуымны әйттем.
Бәхеткә, әти-әнием Уфага килергә тиеш иделәр. Салаватның концертын караганнан соң, алар белән сәхнә артына үттек. Ике як сөйләшеп аңлашкач, газиз кешеләремнең фатыйхасын алып, Казанга укырга керергә булдым.
Билгеле инде, бу хәбәр училищеда яшен тизлегендә таралды. Инде мине ике ел буена “тавышың юк”, – дип тәнкыйтьләгән укытучылар, киресенчә: “Син бик сәләтле. Үзебезнең Башкортстанда гына кал”, – дип үгетләргә керештеләр. Бары тик вокал буенча укытучым Әлфия Кәримовна гына изге теләкләрен теләп Татарстанга озатты.
Шулай итеп, мин 2002нче елдан Казан дәүләт мәдәният институтының театраль факультетының “Эстрада артисты” бүлегендә Римма Ибраһимова классында белем ала башладым. Әлбәттә, барысы да җиңел генә бармады. Кеше бит бер-бер артлы авырлыкларны җиңә-җиңә чыныга, ныгый. Минем белән дә шулай ук булды. Казанга баргач, иң беренче авырлыкларның берсе – тел мәсьәләсе булып чыкты. Ике тугандаш халык бер-берсен тәрҗемәчесез аңласа да, әдәби телне белү кирәк иде. Институтка керер өчен имтиханнарны тапшырганда бер укытучының: “Бу бала ничек укыр икән? Татар телен бөтенләй белми бит,” – дигәнен ишетеп калдым. Бу сүзләр миңа телне ныклап өйрәнегә бер этәргеч кенә булды. Татар классикларының әдәби китапларын укыдым, тулай торакта бергә яшәгән кызлар белән дә, институтка укырга баргач та бары тик татар телендә аралаштым. Һәм максатыма ирештем, дип уйлыйм, чөнки “Кызым, син Казан татарымы? Сөйләшүең аларныкыча,” – дип килеп әйтүчеләр дә булды хәтта.
Салават Фәтхетдинов 2002нче елның 8 августында үтәчәк концертында катнашырга чакырды. “Туган як” җыры белән мин татар дөньясының зур сәхнәсенә чыктым. Моны балачак хыялымның тормышка ашуының беренче баскычы, дип кабул иттем. Институтта укуым белән бер үк вакытта гастрольле тормыш та башланды. “Җырчыны күбрәк сәхнәдәге тәҗрибә үстерә”, диюләре белән һичшиксез килешәм. Миңа мондый мөмкинлек тудырганы өчен Ходайга һәм дөньяга танытканы өчен Салават Фәтхетдиновка чиксез рәхмәтлемен. Чөнки, нәкъ аның концертында чыгыш ясаганда мине Сәкинә ханым Шәймиева искә алган, җырлавымны үз иткән. Аның “Бу кызны бик яраттым”, – дип әйтүе минем сыек кына канатларыма көч, ышаныч бирде. Ә серле дә, могҗизалы да сәнгать дөньясының казанында кайныйсыларым алда иде әле.
Хатын-кызның чын бәхете – тату гаилә корып, ана булуда. Минем дә тулы бәхетле буласым килде. Әлләни озак уйламыйча, кияүгә чыктым, иҗатымнан да аерылмадым. Кызым Әмилә дөньяга туды. Башкалардан ким-хур булып яшәмәс өчен, әлбәттә, тырышырга кирәк. Тик безнең гаиләдә бөтен матди чыгымнар минем өскә йөкләтелде. Мин Уфа белән Казан арасын бердәй күреп, ике шәһәрдә дә концертларда катнаштым. Гастрольләрдә йөрүдә, филармониядә эшләүдән тыш, Уфа трикотаж фабрикасында реклама бүлегендә дә эшләдем. Анда көндез хезмәт куям да, кичен я Казанга, я Уфага концертка китәм. Гаиләдәге кискен хәлне әти-әниемә сиздермәскә тырышсам да, аларның сизгер йөрәге барсын да тоеп торган. “Минем бердәнбер кызымны бәхетле итеп күрәсем килә. Иреңнән аерыласың!” – диде әтием. Бу сүзләрне ишетү миңа авыр иде. Чөнки, ничек кенә булмасын, мин кияүгә үзем теләп чыктым. Ә иң мөһиме – безнең кызыбыз үсеп килә.
– Әтием! Син мине – бәхетсез, оныгыңны ятим итәсең бит, – дип еладым. Минем басалкы холкым барсына да түзеп, зарланмыйча һәм бернәрсәне дә үзгәртмичә яшәргә күнеккән иде. Мондый тәвәккәл адымга беркайчан да бармаячагымны белсә дә, әтием үз сүзендә торды. “Барсы да Ходай кулында. Начаррак булмас әле,” – диде һәм мин иремнән законлы рәвештә аерылдым.
Нечкә күңелем бу хәлне бик авыр кичерде һәм мин баштан-аяк эшкә чумдым. Яңадан аякка басарга әл дә җырларым булды. Алар авыр чакларда да, бәхетле мәлләремдә дә терәк-таянычым, юлдашым иде.
Бу дөньяда бар нәрсәнең дә Хак Тәгалә кулында икәнлегенә тагы бер инандым. Иремнән аерылып, ялгызым калудан куркуым юкка булган икән. Минем тормышымдагы чын мәхәббәтем, терәгем, ышанычлы кешем янәшәдә генә булып чыкты. “Күрәчәгеңне күрми, гүргә кереп булмый”, дигән мәкаль миңа да туры килә. Ничек кенә булмасын, язмыш юлым нәкъ шулай язылуга, һәм мин шул юлдан үтүемә рәхмәтлемен. Димәк, тормышымда очраган киртәләрне, сынауларны үтеп, ниндидер фәһем алып, тәҗрибә туплап алга таба атларга тиеш булганмын.
Бүгенге тормыш иптәшем, чын мәгънәсендә, пар канатым. Ул һәвәскәр композитор буларак, иҗатымны күзәтеп баручы, тәнкыйтче һәм җырларымның беренче тыңлаучысы да. Бүген инде мин күпчелек вакытымны гаиләмә бүлергә тырышам. Иремне эшкә озатам, өлкән кызымны мәктәпкә, кечесен балалар бакчасына илтәм. Алар кайтуына тәмле ризыклар пешереп торам. Биш вакыт намазымны калдырмаска тырышам. Һәм, әйтергә кирәк, минем өчен боларның барысы да – бәхетле мизгелләр. Ни дисәң дә, хатын-кыз иң тәүдә гаиләдә бәхетле булырга тиеш.
Иҗади уңышлары да күп Айгөл Сагынбаеваның. Менә алар: “2004нче елда “Туган як” җырын башкарганы өчен, 2005нче елда “Син килмәдең” җырының сүзләре авторы һәм башкаручысы буларак ул “Алтын барс” халыкара премиясенә лаек булды һәм “Татар җыры-2004” һәм “Татар җыры-2005” җиңүчесе булып танылды. 2005нче елда Илһам Шакиров исемендәге икенче халыкара татар җырын башкаручыларның конкурсы лауреаты исемен яулады. 2005нче, 2006нчы, 2007нче елларда “Бәллүр сандугач” телевизион эстрада җыр конкурс фестивалендә төрле номинацияләрдә, финалда җиңеп чыкты. Нәкъ шушы проект аңа Башкортстанда танылу китерә. 2007нче елда Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивалендә беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә, 2011нче елда “Башкорт җыры” республика телевизион конкурсында гран-прига ия була. Шул ук елны “Туган тел” башкорт һәм татар җыры беренче халыкара телевизион фестиваль-конкурсы лауреаты булып таныла. Ә инде 2017нче елдан “Татарстанның атказанган артисты” дигән югары исемгә лаек.
Айгөл САГЫНБАЕВА 2011нче елның апреленнән – Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе солисты. “Бүгенге көндә артист өчен төп эш урыны булу бик мөһим. Аллаһка шөкер, янәшәмдә мине һәрвакыт аңлап, яклап торучы якыннарым булганда, эшләргә дә, яшәргә дә рәхәт. Гаиләм, ата-анам – илһам чыганагы. Әмилә кызым – Казанда, кечкенә Гайшәм Уфада туды. Мин үзем дә иҗатым белән ике республика өчен хезмәт иттем һәм итәм. Шуңа күрә теләгем дә бер генә – тугандаш республика халыклары һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә яшәсен иде,” – ди Айгөл.
Әйе, ул моңнар илендә үз юлын, үз җырын тапкан шәхес. Мин аны ике тугандаш республика арасында моң җепләреннән үрелгән рухи күпер салучы да дияр идем. Ул игезәк ике халыкның – татар белән башкортның халык, эстрада җырларын үзенчәлекле моңы, тавышы белән оста, җиренә җиткереп башкаручысы буларак сәхнәдә үз урынын яулады. Айгөл Сагынбаева инде күптән Башкортстан белән Татарстанның үз кызына әверелгән, чөнки ул эчкерсез мәхәббәтен җырларына төреп ике халыкка да тигез өләшә. Дуслык илчесенә киләчәктә дә җыр сәнгате күгендә озак еллар балкып янарга язсын!