Барлык яңалыклар
Сәхнә
19 апрель 2019, 10:47

ТЕАТР АЛИҺӘСЕ

Беренче ирем белән икебез дә сәхнә кешеләре идек. Тик аерылышуыбызга төрле сәбәпләр булгандыр инде. Гаиләдә уртак мәнфәгатьләр булмаса, ир белән хатын чәкәләшеп яши, тынычлык югала. Артистларның тормышы чит-ят күзләргә бигрәк тә нык чалына. Без дә балаларыбыз турында уйламыйча, акылсызлыгыбыз аркасында үзара мөнәсәбәтләрне тикшердек. Ахыр чиктә аерылыштык. Мин бүген генә бу хакта тыныч сөйли алам, чөнки вакыт бөтен нәрсәне дә үз урынына куйган инде. Ялгызым калгач, авыр вакытлар күп булды...

Сәвия Сираева сәхнәгә чыгу белән, рәссам кебек, чагу төсләр һәм төгәллек белән образ тудыра башлый. Шул ук вакытта, оста композитор кебек, кабатланмас көй дә иҗат итә. Шулай итеп, ул могҗизалы сәнгать әсәрләре тудыра. Аның актерлык осталыгы гаҗәеп пластика, мимика, ишарәдә һәм кабатланмас тавышында чагыла.
Берничә буын тамашачының яраткан актрисасы белән әңгәмәне без грим бүлмәсендә кордык.
– Сәвия апа, шушы көннәрдә Сез күркәм юбилеегызны билгелисез. Аны нинди кәеф белән каршылыйсыз?
– Һәй, шул юбилейны... Шау-гөр килми генә үтеп китсен инде ул. Минем яшьтә туган көннәрне тыныч кына үткәрү – иң яхшысы. Бәлки, картаюымдыр, артык шау-шу тудырырга теләмим. Миңа ул кирәк тә түгел. Аллаһыга шөкер, даным, мактаулы исемнәрен бар. Тамашачым минем исән икәнлекне белсә – шул җитә.
– Сезнең иңнәрдә — искиткеч бай тормыш һәм сәхнә тәҗрибәсе. Сәвия апа, Сез ничә ел сәхнәдә?
– Инде бик күп еллар. 3-4 кешелек стажым бар. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры белән “Нур”да эшләвемне генә алсаң да, илле елдан артык. Салаватта, Уфа яшь тамашачылар театрында, филармониядә эшләгәннәрне дә кушсаң...
– Сез иҗат юлыгыз белән канәгатьме?
– Cалават драма театрында матур рольләрем булды. Башкорт
академия драма театрында эшләгән чорымда иҗади яктан авырракка туры килде. Чөнки театрда бер яшьтәге актрисалар күп иде. Шуңа күрә рольләр дә сирәк тиде һәм, нәтиҗә буларак, яшь чакта теләгән образларымны сәхнәләштерә алмадым. Ул чор – минем иң әрнүле вакытларым. Режиссер тиешле рольне дә бирми иде. “Әзерлән! Бу рольне син уйнаячаксың!” дисәләр дә, ниндидер сәбәпләр белән миңа бирелми калган рольләр бик күп булды.
Ә инде иң җимешле дәверем – “Нур”дагы еллар. Моның өчен мин язмышыма һәм Байрас Ибраһимовка рәхмәтлемен. Мин биредә “йөзеп” эшләдем: комедия, драма, трагедияне дә уңышлы уйнадым.
– Белүемчә, сез Гафури театрыннан берьюлы 13 кеше киткәнсез. Бу
адымга бару өчен бик тәвәккәл булырга кирәк...
– Әйе. Без, бер төркем артистлар, бу адымны режиссерга протест йөзеннән ясадык. Чөнки нәкъ режиссер актерны иҗади яктан ачарга тиеш. Ул, скульптор балчыктан гүзәл сын тудырган төсле, актердан чын артист ясый. Ә моның өчен аны төрле рольләр биреп уйнатырга, үстерергә кирәк. Эшсез утырмасак та, без шуңардан мәхрүм идек. Шуңа күрә чын актер булып өлгергән вакытымда мин ул театрдан китәргә мәҗбүр булдым. Бу адымны ясавыма бервакытта да үкенмәдем.
– Димәк, Сез тәвәккәл холыклы?
– Тормышта тәвәккәл булырга кирәк. Нинди генә авыр хәлдә
калсам да, чыгу юлын эзләп, аны табуыма ышанып яшәдем. Тугыз ел бергә яшәгәннән соң ике бала белән иремнән аерылдым. Әгәр дә тәвәккәл булмасам һәм үз-үземә ышанмасам, бу адымга бармаган да булыр идем.
– Сер түгел, иҗади кешеләрнең күбесе өчен гаилә арткы планда кала. Сезнең белән дә шулай булдымы?
– Беренче ирем белән икебез дә сәхнә кешеләре идек. Тик аерылышуыбызга төрле сәбәпләр булгандыр инде. Гаиләдә уртак мәнфәгатьләр булмаса, ир белән хатын чәкәләшеп яши, тынычлык югала. Артистларның тормышы чит-ят күзләргә бигрәк тә нык чалына. Без дә балаларыбыз турында уйламыйча, акылсызлыгыбыз аркасында үзара мөнәсәбәтләрне тикшердек. Ахыр чиктә аерылыштык. Мин бүген генә бу хакта тыныч сөйли алам, чөнки вакыт бөтен нәрсәне дә үз урынына куйган инде. Ялгызым калгач, авыр вакытлар күп булды...
– Авырлыклар килгәндә бирешмәскә, сыгылмаска кемнәр ярдәм итте?
– Гаиләм таркалгач, әти-әнием, туганнарым бик нык ярдәмләште. Без үзара бик тату булдык. Һәрвакыт туганнарымның ярдәмен, яклавын, ышанычын тоеп, йомырканың сарысы булып яшәдем. Мин бит ишле гаиләдә уникенче бала булып дөньяга килгәнмен. Балачагым авыр сугыш елларына туры килсә дә, искиткеч җылы мохиттә үстем. Гаиләбез ипле, сабыр, иманлы иде. Әти-әниемнең бер-берсе белән чөкердәшеп кенә сөйләшкәне исемдә. Әтием матур итеп скрипкада уйнаса, абыйларым барысы да гармунчылар иде. Аларның мине клубка күтәреп алып барганнары, мәҗлестә алмашлап гармунда уйнаганнары, мине биеткәннәре хәтердә.
Язмыш миңа тормышның ике ягын да – агын да, карасын да күрсәтте. Әйтерсең лә Ходай: “Менә, кара әле! Барлык гаиләләр дә бер төрле яшәми”, — дип кисәтте.
Икенче ирем белән 37 ел бик тату гомер кичердек. Ул мине тормыш ыгы-зыгысыннан курчалап, аңлап, ихтирам итеп яшәде. Ничек кенә булса да, мин язмышым белән канәгатьмен.
– Сәвия апа, Сез үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы?
– Мин үземне “чагыштырмача бәхетле” дип әйтә алам. Ни өчен икәнен аңлатам: бүген илебездә канкоеш булмаса да, тирә-якта үтереш, сугыш. Халык тыныч яшәми. Йөрәгемдә сугыш елларының ачысы сызылып калганга күрә, моңа битараф кала алмыйм.
Минем яшьтә кеше күңел тынычлыгында яшәргә тиеш дип уйлыйм. Тирә-яктагы барча кеше дә бәхетле булса гына “Мин бәхетле!” дип кычкырып әйтер идем.
Бәхетнең икенче ягы – балаларым, оныкларым исән-имин. Алар мине шатландырып тора. Аллаһка шөкер, зиһенем дөрес, олы яшьтә булуыма карамастан, яраткан эшем бар һәм мин үз коллективымда кирәклемен.
– Сез күп еллар бик матур радиотапшырулар да алып бардыгыз. Бу эшнең нечкәлекләре күптер инде?
– Театрдагы эшчәнлек белән беррәттән, 23 ел буена радиотапшырулар алып бардым. Бу өлкәдә үтә дә игътибарлы булырга кирәк. Ялгышлык белән хата җибәрсәң, миллионлаган кеше шул хәбәрне ишетә.
“Шәрык” радиосында һәр тапшыруны үзем әзерләдем. Бу – күп вакытны ала торган вак эш. Барлык гәзит-журналларны карап, укып, үземә кирәк мәгълүматны эзли идем. “Кызыл таң”ның һәр санын беренче битеннән соңгысына кадәр укып бардым. Башкортстан радиосында балалар өчен хикәяләр, “Һәнәк” журналын укыдым. Шулай ук “Кинодубляж”да күп киноларны башкорт теленә тәрҗемә иттем.
– Барысына да ничек өлгерә идегез, Сәвия апа?
– Мин бервакытта да эштән курыкмадым. Чөнки яхшы яшисең килсә, тырышып эшләргә кирәк. Ә гаиләм блокнот буенча яшәде. Бер-беребезгә кайда йөрүебезне, нәрсәләр эшләвебезне хәбәр итү өчен шунда хат язып калдыра идек. Мин әле дә аларны укып, көлеп алам. Хәзерге әниләргә көнләшерлек. Алар эш вакытында кесә телефоныннан шылтыратып, балаларының, якыннарының хәлен белешә ала. Ә безнең заманда андый мөмкинлек юк иде.
– Әйе, тормыш алга ага. Ә менә тамашачылар үзгәрәме?
– Тормыш бер урында тормаган кебек, тамашачы да, әлбәттә, үзгәрә. Элек артист халкын кая барса да көтеп алып, кадер-хөрмәт күрсәтәләр иде. Хәзер алай түгел. Шәхсән үземә ихтирам кимеде дип әйтә алмыйм. Тамашачы сөюен тоеп яшим. Сәхнәгә чыгуыма дәррәү кул чабып каршы алалар, басып озатып калалар. Артист өчен халык мәхәббәтен, ихтирамын тоеп яшәүдән дә олырак хөрмәт юк.
Ә үзгәреш дигәннән, элек күпләп хат, открытка язалар иде. Аларның кайберләрен әле дә саклыйм. Шуларның берсе – Наҗар Нәҗминеке. Ул бик җылы язылган.
– Хатларның эчтәлеге ниндирәк иде?
– Иҗатым өчен рәхмәт әйтеп язучылар күп булды. Хатын-кызлар: “Синең кебек буласым килә”, дип язса, ир-егетләр шәхси тормышым белән кызыксындылар. Театр җитәкчелегенә “Сәвия Сираевага кайчан мактаулы исем бирәсез инде?” дип сораган хатлар да килгән. Чөнки миңа аны шактый озак эшләгәч кенә бирделәр. Сәбәбе дә гади генә – бервакытта да ялагайланмадым, туры сүзле һәм гадел булырга тырыштым.
– Әгәр дә сәхнә юлыннан китмәсәгез, нинди һөнәр сайлар идегез?
– Сәхнә юлыннан китмәгән булсам, тормышымны медицинага багышлаган булыр идем, дип уйлыйм.
– Вакыт алга барган саен тормыш кыйммәтләре үзгәрәме?
– Олыгайган саен, яшәүнең һәрбер сәгатенең кадер арта. Ходай миңа озын гомер бүләк иткән. Шуңа күрә, Аллаһыга чиксез рәхмәтлемен. Календарьнең яңа битен ачар алдыннан: “Ходаем, иртәгә яшәрмен микән?” – дип сорыйм. Мин үлемне көтмим. Ләкин, ул үзе мине сагалап тора, ычкындырмый. Үткән һәрбер көнгә шөкер кылып яшим.
– Сәвия апа, яшьләргә әйтер теләкләрегез дә бардыр?
– Театрдагы яшьләргә сабырлык, эшне дә гаиләләрен дә бергә тартып алып баруларын, акыллы булуларын теләр идем. Халкыбыз “Сабыр төбе – сары алтын”, дип юкка гына әйтмәгән бит.
– Сәвия апа, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Якыннарыгызны, яраткан тамашачыгызны сөендереп, озак еллар театр тормышы яшәргә насыйп булсын Сезгә!
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: