Барлык яңалыклар
Сәхнә
24 гыйнвар 2019, 17:37

ИЛФАК СМАКОВ ҺАМАН КҮҢЕЛ ТҮРЕМДӘ...

... Ул вакытта мәктәптә укымый идем әле. 1960нчы еллар азагында безнең өйгә радио үткәрделәр. Чыбыклы радио, “Колхоз радиосы” дип йөртелә иде ул. Мин бәләкәйдән җыр, музыка яраттым. Радиодан концертлар тыңлаганда, ни гаҗәп, иң беренче булып исемен дә, тавышын һәм моңын да хәтерләп калган җырчым Илфак абый Смаков булды. Мин аны, әнә шулай, балачагымнан яраттым, бөтен җырчылардан да өстен күрдем. Хәтеремдә, башлангыч сыйныфларда укыганда, радиодан иртән Илфак Смаков концертын тыңлар өчен (кичтән алдагы көнгә программа әйтеп куела иде), берчакны төне буе йокламыйча чыктым.

... Ул вакытта мәктәптә укымый идем әле. 1960нчы еллар азагында безнең өйгә радио үткәрделәр. Чыбыклы радио, “Колхоз радиосы” дип йөртелә иде ул. Мин бәләкәйдән җыр, музыка яраттым. Радиодан концертлар тыңлаганда, ни гаҗәп, иң беренче булып исемен дә, тавышын һәм моңын да хәтерләп калган җырчым Илфак абый Смаков булды. Мин аны, әнә шулай, балачагымнан яраттым, бөтен җырчылардан да өстен күрдем. Хәтеремдә, башлангыч сыйныфларда укыганда, радиодан иртән Илфак Смаков концертын тыңлар өчен (кичтән алдагы көнгә программа әйтеп куела иде), берчакны төне буе йокламыйча чыктым.
1964нче елда (миңа ул вакытта 4 яшь кенә, клубка-фәлән йөрү кая!) Илфак Смаков катнашлыгындагы концерт бригадасы безнең авылга килгән. Тамашачылар залга сыймау сәбәпле, концертны клуб алдында үткәргәннәр. Ике йөк машинасын янәшә куеп ясаган “сәхнә”дә Илфак Смаков бар халыкны таң калдырып, ул вакытта әле микрофонсыз-нисез, озак җырлаган.
Кече яшьтән Илфак абый кебек җырлыйсым килде. Хәтта беренче өйрәнгән көем дә “Җиз кыңгырау моңнары” булды. Радиоданмы, телевизорданмы, магнитофон язмасыннан яки грампластинкадан булсынмы, Илфак Смаков җырлаганын ишетәм икән, беркаячан да битараф кала алмадым. Һәрвакыт ахырына кадәр бирелеп тыңлый идем, әле дә шулаймын. Җырчының үзен күрү бәхете 1982нче елның җәендә насыйп булды. Мин ул чакта Балтач районы Көндәшле урта мәктәбендә укытучы, бер үк вакытта авыл мәдәният йортында баянчы булып эшли идем. Концертка билет та алдым. Артистлар төркемендә тагын Асия апа Смакова, Венер Шакиров, баянчылар Сибәгать Яруллин белән Рим Гәрәев, алып баручы Салават Итбаев бар иде. Биючеләре кем булгандыр – хәтерләмим.
Ул вакытта мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып Винария Хәмәтнурова эшли иде. Грим бүлмәсендә Илфак абыйның: “Кызымны сагындым (Айсылуны була инде. – М.Ф.), менә шул баланы сөйим әле”, – дип, Винариянең кызын – ике яшьлек Ләләне диванда иркәләп утырганы хәтердә. Билет алуымны белгәч, Илфак абый Винариягә: “Нигә аңардан билет алдырдыгыз, ул сезнең хезмәткәр бит?!”, – диде. Шуннан мин билетымны дус кызларымның берсенә биреп, грим бүлмәсеннән урындык алып, сәхнә аркылы гына залга үттем. Зал шыгырым тулы, билеттагы урынга утырам димә; ишектән керү дә бик авыр иде, чөнки халык күп. Илфак абый: “Колонкаларга бәрелә күрмәгез инде, сакланыбрак төшегез”, – дип, мине сәхнәдән үткәреп җибәрде. Мин аңардан ул вакытта әле яңа чыккан һәм популярлаша барган “Ак сиреньнәр” (Ш.Биккол-Р.Хәсәнов) җырын башкаруын үтендем. Концертта җырчы аны, залда утыручы тамашачылар соравы буенча, дип әйтеп башкарды.
Җырчының икенче тапкыр авылыбызга килүе 1988нче елның җәендә булды. Асия апа һәм баянчылар шул ук иде, калган артистлар хәтердә калмаган. Илфак абый концертны “Туган илем” (Я.Колмый-К.Рәхимов) җыры белән башлап җибәрде. Программаның КПССның XXVII съезды карарлары нигезендә төзелгәнлеген аңлатты. Залда ут сүндерелгән иде. Берничә җыр җырлагач, мәшһүр артист:
– Иптәшләр, базга төшеп җырлаган кебек, мөмкин булса утны кабызыгыз әле, – дип җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте. Ул вакыттагы партоешма секретаре Рәшит абый Сәхипов җитез генә залда ут кабызгач, Илфак абый:
– Рәхмәт, иптәш парторг. Менә хәзер рәхәтләнеп, күзгә-күз карашып, таңга кадәр җырлашабыз инде, – дип, үз чыгышын дәвам итте.
Әйтергә кирәк, Илфак Смаковның Көндәшле клубындагы чыгышы тамашачылар иң күп җыелган, акчалата иң күп табыш керткән концертларның берсе булды.
Яраткан җырчымны өченче мәртәбә күрү бәхетенә дә ирештем мин. 1990нчы елның май аенда булса кирәк – Уфада квалификация күтәрү курсларында укып йөри идем – аның 50 яшьлек юбилеена багышланган концертны карадым. Ул филармониядә үтте. Мәшһүр җырчының якташы, баянчы Хадифән Сәрвәров концертны музыкаль яктан берүзе бизәде. Алып баручы Фәния Хәлитова булып исемдә калган. Аның:
– Илфак, сабакташым, чык әле яңадан сәхнәгә, – дип, үз исеменнән чакырып котлавы әле дә хәтеремдә.
Ул кичәдә җырчыны котлаучылар күп булды, кочак-кочак чәчәкләр бирделәр. Бер ханым букет бүләк иткәндә, аны ике битеннән үбеп алды. Илфак абыйның бит очларында түп-түгәрәк булып кып-кызыл помада эзләре калды. Бөтен зал аягүрә басып Илфак абыйга алкышлый, ә ул, бер кочак чәчәк күтәреп, сәхнә уртасында тыйнак кына елмаеп басып тора. Ул минем күз алдымда, хәтеремдә шулай гомерлеккә калды.
...Тагын өч елдан аның үлеме турында аянычлы хәбәр ишеттем. Мин ул көнне гадәттәгедән соңлабрак уяндым. Шунда ук транзисторымны кабыздым. Анда Илфак абыйның “Үз ягыма кайтсам” җыры яңгырый иде. Җыр туктауга дикторның: “Без Илфак Смаковның якты истәлегенә багышлап, аның концертын тапшырдык”, – дигән сүзләре тетрәндерде дип әйтү генә аз булыр. Аннан гәзиттә некролог чыкты. Матбугатта җырчы турында байтак язмалар дөнья күрде. Авыргазы районыннан булса кирәк, Зөлфия Батталова дигән ханым “Кызыл таң”да аңа багышлап шигырь дә бастырып чыгарды. Ул шигырьне шунда ук ятлап алдым. Андагы:
Син әле дә сәхнә уртасында
Елмаясың гөлгә күмелеп, –
дигән юллар миңа бүген дә филармония сәхнәсендә гөлләр кочаклап елмаеп басып торучы яраткан җырчым Илфак абый Смаковны хәтерләтә.
Хәтирәләрем шуның белән тәмам. Бер теләгемне белдерәсем килә: Илфак абыйның тормыш һәм иҗат юлы әдәби әсәргә лаек. Бу турыда язучылар да уйлансыннар иде.
Мәгъдән ФАЗЫЙЛОВ,
Балтач районы,
Көндәшле авылы
Читайте нас: