Барлык яңалыклар
Сәхнә
22 гыйнвар 2019, 16:51

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ХӘМДҮНӘ

Без – Адәм балалары – мең төслебез, мең нәкышле. Кайсыларыбыз, кояшта уңган яулык кебек, шәхесне шәхес иткән үзенчәлекләрен югалтып та бара – ни ыруы, ни тамгасы, дигәндәй. Ә Хәмдүнә Тимергалиевага бер генә караш ташлау да җитә – үзебезнең кеше! Йөз чалымнарында, атлап йөрешләрендә, кистереп әйтеп куюларында борайлылар каны ярылып ята. Аны күпләр бик кырыс, хәтта тупас дип тә уйлый. Әйе, сүз эзләп кесәгә керми ул, тоз-борычын да кызганмый. Әмма аның нечкә күңелле булуын, кайвакыт хатын-кызларга хас булганча, хис дулкыннары бөтенләй көтелмәгән ярга каккан, соңыннан, ялгышканын аңлап, югалып калган вакытларын бик сирәкләр генә беләдер. Ә концерт залларында диварларны дер селкеткән көчле, шул ук вакытта үзәкләрне өзә торган моңлы тавышы барыбызга да таныш.

Без – Адәм балалары – мең төслебез, мең нәкышле. Кайсыларыбыз, кояшта уңган яулык кебек, шәхесне шәхес иткән үзенчәлекләрен югалтып та бара – ни ыруы, ни тамгасы, дигәндәй. Ә Хәмдүнә Тимергалиевага бер генә караш ташлау да җитә – үзебезнең кеше! Йөз чалымнарында, атлап йөрешләрендә, кистереп әйтеп куюларында борайлылар каны ярылып ята. Аны күпләр бик кырыс, хәтта тупас дип тә уйлый. Әйе, сүз эзләп кесәгә керми ул, тоз-борычын да кызганмый. Әмма аның нечкә күңелле булуын, кайвакыт хатын-кызларга хас булганча, хис дулкыннары бөтенләй көтелмәгән ярга каккан, соңыннан, ялгышканын аңлап, югалып калган вакытларын бик сирәкләр генә беләдер. Ә концерт залларында диварларны дер селкеткән көчле, шул ук вакытта үзәкләрне өзә торган моңлы тавышы барыбызга да таныш.
– Хәмдүнә апа, Сезнең беренче сайлаган һөнәрегез электр монтажчысы булган диләр, шул дөресме? Холкыгызның кыркулыгы шуңа бәйле түгелме?
– Әйе, автомат электр станцияләре хезмәткәре һөнәрен үзләштергән идем мин. Аны бик яратып башкардым, әле дә сагынып искә алам. Кыркурак холык дигәннән... Безнең шундый булуга ирләр үзләре сәбәпче бит.
Яшь чакта Илһам абый Шакиров бригадасы белән Кыргызстанның Ош шәһәренә барган идек. Кунакханәдә яшибез. Мин дүртенче катта торам. Озын буйлы, төз гәүдәле, буянгач, чибәрләнеп тә киткәнмендер инде... Кыскасы, күз төшмәслек түгел. Бәйләнә генә бит бер кыргыз! “Кызый, 50 сум бирәм, 100 сум бирәм”, – дип, арттан да калмый, бер алга, бер артка төшә. Юньләп әйтеп карыйм, аңламый. Шулай күз көеге булып йөреп туйдырган иде – баскычтан тибеп төшердем тегене. Китте мәтәлеп! Бу хәлне администраторыбыз күреп торды. Казанга кайткач, Хәмдүнә сугыш оештырды, дип сөйләгән. Ир кеше! Мине әле местком, әле җитәкчеләр каршына чакырып сүгәләр. Анда да ирләр генә утыра диярлек. Алар теге кыргызны кызгана, димәк, аны аңлыйлар, ә мин ни өчен хатын-кыз намусымны саклап калганмын – монысы аларга караңгы. Киресенчә булса, теге әшәке администратор да, филармония җитәкчелеге дә сөенер иде дә бит...
– Алар өчен күзгә кергән солы энәсе кебегрәк булдыгызмы әллә?
– Шулайрактыр инде. Кырык бер яшемә кадәр тулай торакта нигә яшәгән дип уйлыйсыз? Хезмәттәшләрен әллә ничә фатир алыштырганда, мин бүлмәдә өченче кеше булып тордым. Берсенең күкрәк баласы да бар, җитмәсә. Ул төннәр буе елап чыга – нинди йокы инде... Шундый төннәрнең берсеннән соң иртәгәсенә концертым билгеләнгән. Якынлашып киләм шулай Мәдәният сараена. Бер кыз йөгереп килде дә: “Апа, артык билетыгыз юкмы?” ди. Шунда үземнең никадәр арыганлыгымны, төшенке халәтемнең йөземә чыгуын аңладым, грим бүлмәсен кереп еладым.
– Уфага килгән чакларда Сезнең грим бүлмәсе тирәсендә һәрвакыт күңеле ыгы-зызы, көлешү тавышлары яңгырый, бигуди ураган башыгыз да күренеп кала. Гомумән, шундый бер ихлас мохит. Ә сәхнәдә – чын профессионал. Әлегедәй хәтеремдә, бервакыт элекке “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда барган концертыгыз вакытында микрофон сүнде. Сез аны читкә алып куйдыгыз да, бер мең кешелек залга микрофонсыз җырладыгыз. Кемнеңдер тавышы беренче рәттән ары китә алмас иде, ә Сезнеке залны тутырды. Чыгышыгыздан соң фонограммага җырлаган күпсанлы яшьләрне тыңлыйсы да килмәде.
– Чынында, яшьләрнең сәнгатькә тартылуы начар түгел. Кемдер үзен - җырчы, кемдер җырлаучы дип таныта. Ни кызганыч, алар арасында чын җәүһәрләр сирәк очрый. Менә, ичмасам, җырчы диярдәйләре әллә ни күренми. Бер җырчыны икенчесеннән аеру кыен. Тавышлары белән генә түгел, хәтта үзләрен сәхнәдә тотышлары, киенүләре белән дә бертөрле алар.
Фонограммага җырлаганны җенем сөйми. Сәхнәдә авызыңны ачып-ябып бер тапкыр гына булса да тордыңмы – җырчы буларак, үлемеңә юл алдың дигән сүз инде. Җырчы һөнәрен сайлагансың икән, үз тавышың белән яңгыратып җырларга, көн саен махсус күнегүләр ясарга, камилләшергә тиешсең. Сәләт – Ходай биргән бүләк, әмма ул тир түгеп эшләүне таләп итә.
– Кайбер җырчылар сәхнәдә шамакай, бәгъзеләре фәйләсуф, тарихчы булып китә...
– Моңа мин тискәре мөнәсәбәттә. Үз җыры, тыңлаучыга җиткерер моңы булмаганнар эше ул. Аннан – бер, моннан бер җыр туплап репертуар җыйганнар эшли моны. Тамашачыны мәзәк яисә, кызганыч вакыйгалар, булган хәл яки гайбәт түгел, ә бары тик җыр әсир итәргә тиеш.
– “Үз җыры” дигәннән, Сез башкарган җырларны кабатлап башкаручылар сирәк, ахрысы.
– Әйе, чынлап та, җырчының үз җыры булырга тиеш. Әмма һәр җырны бер генә артист башкарырга тиеш дигән сүз түгел бу. Илһам абыйның җырларын кем генә башкармады! Әмма аннан да уздыра алганнары юк әле. Менә башкачарак алымнар табып шаккатырсын иде алар! Кайчак җырны кара тиреңне түгеп, шагыйрь кульязмасыннан сәхнәгә кадәр алып барып җиткерәсең, ә берәү аны нәкъ синеңч кабатлап җырлый да куя. Аңламыйм, моның ни мәгънәсе, ни кызыгы?!
– Хәмдүнә апа, Уфада Сезне һәрчак кадерле кунак итеп каршылыйлар. Үзегезне биредә чынлап та кунак итеп тоясызмы?
– Юк, әлбәттә. Мин монда кунак булып килмим, ә туган җиремә кайтам. Монда минем кебек сөйләшәләр, минем кебек уйлыйлар, минем кебек тоялар. Их, белсәгез икән читтә яшәүчеләр өчен туган җиркәйләрнең никадәр кадерле булуларын....
– Гомерегезнең бик сагынычлы мизгелләре бармы, Хәмдүнә апа? Кайсыларын кабат кайтарыр идегез?
– Хәтердә, кызу печән өсте. Бригадир Әдһәм абзый әле тегендә, әле монда чаба. Кайда да аның киңәше, ярдәме кирәк. Шунда “Буян” кушаматлы ат чыгымчылап китте. “Хәмдүнә! Апаем! Синдә генә бөтен ышаныч,” – ди бригадир. Мин тиз генә аркалыкка тотынып тәртәгә үрмәләдем һәм Буянга менеп тә атландым. Баскан җирендә биеп торган атым шунда ук юашланды, минем ихтыярга буйсынып, тыңлаучан гына юырта башлады. И, ярата идек бер-беребезне шул ат белән!
Әти дә ат ярата иде. Кая барса да, мине үзе белән ала. И, ул яшел печән түшәлгән арбада йөрүләрнең рәхәтлеге! Әткәй бәет-хикәятләрне күп белә иде, “Сак-сок”, “Суга баткан җиде кыз” бәетләрен шунда ишеттем инде мин.
Өйдә исә сәке – сәхнә. Шунда мине бастырып куялар да, җырлаталар. Өлкәннәрнең яшереп кенә күз яшьләрен сөртеп алуларын күреп гаҗәпләнә идем. Моң – безнең нәселдә. Әти Урал аръягына печән эшләргә китә дә, аннан бик күп башкорт халык җырларын отып алып кайта, Фәнәви абыем да җырга оста, бәләкәй чагында ук өздереп гармунда уйный иде. Табигатькә чыксак та бертуктаусыз җыр. Шул чакларны яңадан кайтарасы килә.
Хәмдүнә апа белән сөйләшүе рәхәт. Булганнан яхшырак күренергә тырышмый, кәнфитләнми ул. Тормышында күпләр яшерә торган вакыйгаларны да ярып сала. Туксанынчы елларда шаулап алган, үзе әйтмешли, кияүгә барып кайту вакыйгасын да сөйләде. “Балтачка кайткач дүрт көн утын ярдым, апаем, авыл халкы карарга килде” – дип башлады ул сүзен. Әмма без моңа тукталып тормыйбыз. Бүгенге көчле, матур, яңгырап торган тавышлы, көләргә генә торган күзләрендә очкын уйнаган Хәмдүнә Тимергалиева янында мондый вакыйгалар шулкадәр вак ки, хәтта аларны кабат яңартасы бөтенләй килми. Аңа бары: “Сәхнә гомерегез озын булсын, кайда да үзебезнең Хәмдүнә булып калыгыз!” дип телим.
Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: