Исем-шәрифләре: Нәфкать Тимергали улы Нигъмәтуллин;
Яраткан ризыгы: токмачлы аш;
Яраткан җәнлеге: Ходай тарафыннан яралтылган һәрнәрсәне яратырга кирәк;
Хәмергә мөнәсәбәте: берничек тә яхшы була алмый инде;
Үзендәге уңай сыйфатлары: ярдәмчеллек, гадилек, юмартлык;
Кире сыйфаты: тиз кызып китүчән;
Тормыш девизы: “Аек башта – аек акыл!”
...Кичке эңгер-меңгер... Урҗа елгасының аръягыннан көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләп, үзе салган сукмак буенча кечкенә бер малай йөгерә. Вәт, ләгънәт төшкере! Гадәтләнде бит турыга өйгә кайтмаска! Гел елга аръягына, тугайга борыла да куя. Аны эзләп, малайның теңкәсе корыды шул. Җитмәсә, аякка камыл кадала, кыяк үләннәр, кычытканнар тәнеңнең кием астына яшерелмәгән җирләрен “иркәләргә” генә торалар.
Бераз шөрләтә. Бабайлар, монда өрәкләр, качкыннар яшеренеп ятып, ялгыз йөрүчеләрнең юлын кисә, ди. Шуңа да күпер аша чыкканда ук “бисмилла”ларыңны укып атлыйсың. Ә барыбер шөрләтә... Тукта, үз-үземне аз булса да тынычландырыйм, курку хисен басыйм, дип, малай җыр башлый. Яраткан җырчысы Фидан Гафаровның “Сиңа килдем, иркәм” җырын. Әллә нигә ошый аңа шушы җырчы. Радиодан тавышын ишетсә, барлык мәшәкатен онытып, нәүмиз була да кала. Фидан абыйсының тавышы күңелнең әллә нинди нечкә кылларын тибрәтә, күзләрдән яшьләр китерә. Хәер, малай үзе дә моңлы күңелле. Ятим бала моңлы була, диләр, шуннандыр инде. Күптән түгел генә әнисен югалтты бит малай. Хәтирә апа, гомер буе колхозга бил бөгеп, 8 бала табып, 49 яшендә дөнья куйды. Эх, үкереп бер елыйсы иде дә – ярамый. Ир кеше бит ул... Дөнья тоткасы... Әле үзенә тугыз яшь кенә булса да...
Кара, җырлап атласаң, алай ук куркыныч түгел икән! Үз тавышың үзеңне тынычландыра, атларга көч бирә. Юкка гына җырны юлдаш дип атамыйлар шул. Тормыш юлыннан җырлап атлаучы кеше ялгыз була алмый. Әйтәм бит, әнә йолдыз маңгайлы сыерлары да күренде. Тыныч кына күши-күши, шомырт куагы төбендә басып тора. Малайны күргәч, аңа таба борылып, муенын сузып, озын гына итеп мөгрәп тә җибәрә.
Малай елмаеп куя. “Иркәсе” шушы сыерлары булып чыга түгелме соң? Чакрымнар үтеп, күпме вакыт эзли бит ул аны. Тәмам караңгы төшкәнче өйгә алып кайтып, савып, утарга кертеп җибәрергә кирәк. Һәм ул, янә җырлый-җырлый, туган авылының басу капкасына таба юл ала... Үзе генә белгән сукмак, үзе генә белгән юл белән...
...Үзенең сихри моңы, кабатланмас тавышы, сәхнәдәге зыялылыгы белән милләттәшләребезнең күңелен әсир иткән күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның балачагын мин нәкъ шулай күз алдына китердем. Ул әле дә сәхнәдә дә, тормышта да авыл малае булып кала. Көтү көткән, ялан тәпи тугайлардан йөгереп сыер эзләгән, карт бабайларның әкият-хикәятләрен әсәренеп тыңлаган авыл малае булып... Аның күңелен аңлар өчен, тавышын тыңлау белән бергә, күзләренә багарга кирәк. Бу күзләр Моң белән тулы. Асылын сүз белән аңлатып бетерә алмаслык тирән һәм сихри Моң белән. Әйткәндәй, шундый ук Моң бөек әдибебез Габдулла Тукайның фотопортретларындагы карашыннан да сарыла... Шигъри моң... Ятимлек моңы...
Юкка гынамыни бөек Тукай;
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң кечкенә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, – димәгән.
Балачакны гомернең иң татлы, бер кайгысыз мизгеле дип атыйбыз. Ләкин Нәфкатькә фани дөнья үзенең ачысын бик иртә татыта, тормыш сынауларын аңа яшьли үтәргә туры килә. 1962 елның 16 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында Хәтирә һәм Тимергали Нигъмәтуллиннарның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән Нәфкать 9 яшендә үк әнисез кала. Бертуганнарының да гомере озын булмый. Сигез баладан бүген өчесе генә исән, бишесе – бакыйлыкта. Ятимлек күз яшьләре, хәсрәтләр күңелдә илаһи моңга әверелмичә, нәрсәгә әверелсен инде?! Әле әнисе авырып, урын өстендә ятканда ук кечкенә Нәфкать: “Әни, җырлыйммы!?” – дип, аны юата торган булган һәм аның җырларының дәвалау көче әле дә исән, тамашаларына барган һәркем аннан күңеленә – ял, җанына дәва алып кайта...
Мәктәп елларында ук Нәфкатькә мөстәкыйль яшәргә, үзен-үзе тәрбияләргә өйрәнергә туры килә. Башта ул якындагы Байгуҗа сигезьеллык мәктәбендә укый, VII-VIII сыйныфларны Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан 2нче мәктәп-интернатта үткәрә, ә инде Яңавылның 3нче мәктәбендә урта белем ала. Туган авылын, якыннарын нык сагынса да, ул түзә, сагышларын җырга сала.
Урта белем алгач, 1979 елның августында Нәфкать Нигъмәтуллин, икетуган агасының киңәшен тотып, химия-технология институтына укырга керү өчен Казанга юл ала.
– Поезд белән барып төштем. Кесәдә өйдән биреп җибәрелгән 60 тәңкә акча. Вокзалда каршылаучы беркем дә юк, – дип хәтерли бүген җырчы. – Казан миңа беренче күрүдә бөтенләй ошамады. Тукай әйтмешли, “монда бар да ят миңа...” Уфа бик матур булып тоела иде. Казанда кая барырга да белмим бит инде. Химия-технология институтында уку теләгем бөтенләй онытылды. Укырга кермичә кайтып китү дә оят. Авылдашларың күзенә ничек күренерсең? Вокзал уртасында ялгызым басып торам шулай. Шунда күзем “Укырга кая барырга?” дип язылган тумбага төште. Янына барып, уку вакыты азрак һәм шуның белән бергә тулай тораклы уку йортларын сайларга тотындым. Көн кичкә авышып бара иде инде. Карыйм, Казан элемтә техникумы үзенә абитуриентлар җыя икән. Тулай торагы бар, уку вакыты да 1 ел да 10 ай гына. Тоттым да документларны шунда илттем. Кунарга урын юк, төнне дә, вахтер карчык белән сөйләшеп, техникумның фойесында үткәрергә туры килде.
Ике елга якын вакыт бер мизгелдәй үтте дә китте. Техникум тәмамлагач, мине Көнчыгыш Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәренә эшкә җибәрделәр. Аннан армиягә киттем...
Нәфкать Нигъмәтуллин хәрби бурычын 1981-83 елларда башта – Төньяк Осетиядә, аннан Украинада үти, элемтәче була. Нәкъ шушы чорда фаҗигале рәвештә аның абыйсы һәм энесе үлеп китә. Хезмәттәшләре Нәфкатьне ташламый, штаб начальнигы хәленә керә, көн саен күрешеп тора. Шулай итеп, солдат шулпасын җырчы кайгы яшьләре белән бергә чүмерә.
“Казанны бер тапкыр күргән кеше аңа мәңге тартылып яши”, – дип юкка гына әйтмиләр. Иҗади җаннарны Тукай, Җәлил эзләре, Сәйдәш моңнары үзенә тартадыр, күрәсең. Демобилизацияләнеп, берникадәр вакыт Уренгой – Ужгород – Пермь газүткәргечендә элемтәче булып эшләгәч, 1984 елда Нәфкать кабат татарның рухи мәркәзе – Казанга юл алырга карар кыла.
– Барып, эшкә урнаштым, күңелдән җырлап йөрим. Ул вакытта һәр заводның үз Мәдәният сарае бар иде. Минем башта “профессиональ җырчы булам” дигән уй бөтенләй юк, тик күңел җырга тартыла иде. Җырламыйча түзә алмыйм. Шуңа да берничә Мәдәният сараеның вокаль-инструменталь ансамбленә язылдым, чөнки алар атнага икешәр көн генә репетиция үткәрә иде. Бер ансамблемдә ял булса, икенчесенә йөгерәм. Шул рәвешле, Төзүчеләр мәдәният сараеның – “Ялкын”, Киров мәдәният сараеның – “Яз”, Зиннур Гыйбадуллинның “Якты елга” ансамбльләрендә, Сара Садыйкова исемендәге хор составында җырлап йөрдем. Кабатлап әйтәм, бу җырчы булу максатыннан түгел, ә күңел тартылуын басу өчен эшләнә иде. Чөнки мин эшлим дә, укыйм да – Казан авыл хуҗалыгы институтында агрономия белгечлеге буенча белем алам. Аны тәмамлагач, берникадәр вакыт фәнни-тикшеренү институтында да эшләп алдым әле, – дип көлемсери бүген җырчы.
Белмим, Русия элемтә хезмәте, авыл хуҗалыгы Нәфкать Нигъмәтуллин йөзендә кемне югалткандыр, әйтә алмыйм, әмма җыр-моңы белән йөрәкләр арасында элемтә урнаштыру серен Ходай аңа да ачкан. Күңел тибрәнешләрен үзенә җыйган җыр Нәфкатьнең шәхси язмышын да билгели. “Яшьлек” ансамбле составында җырлап йөргәндә ул гомерлек мәхәббәте Рәмзия Сәләхова белән таныша.
– Минем тормыштагы уң кулым да, сул кулым да, дустым да, хатыным да, продюсерым да – Рәмзия. Казанга килгәч тә сәхнәдә беренче күзем төшкән кеше ул булды һәм Аллаһы бу талантлы артистканы үземә насыйп итте. Ул – минем гомерлек юлдашым. Без инде 23 ел бергә, – ди Нәфкать.
Шулай итеп, җырлы ике язмыш бергә үрелеп китә. Шунысы да мөһим: җырчы бу вакытта махсус музыкаль белем дә алган – 1987-92 елларда Казан музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлаган була инде. Дөрес, аңа алдарак та тавыш, җыр-моң осталыгын махсус уку йортында камилләштерергә тәкъдимнәр күпләп ясалган була; хәтта танылган композитор Марс Макаров, үзенә ияртеп, Казан консерваториясенә дә алып килә. Ләкин октябрь ае булу сәбәпле, алар имтиханнарга соңга кала. Менә шушы музыкаль белем бушлыгын ул барыбер соңгарак калып булса да тутыра. Һәм барлык гомерен сәхнәгә багышларга карар кыла.
1995 елда аның “Җырым, синең хакта” дип исемләнгән тәүге аудиоальбомы дөнья күрә. Аңа кергән җырлар Нәфкатькә шунда ук популярлык китерә, аның лирик-драматик баритон тавышын барлык татар дөньясына таныталар. Шуннан соң бер-бер артлы “Унсигездәмен”, “Үзем белгән юл белән”, “Көзге моң”, “Синең кулда язмышым”, “Яңа гасырга бергә”, “Җырым синең хакта”, “Уралды моңнарына” һ.б. аудиоальбомнары дөнья күрә һәм йөзләрчә мең тираж белән Русия киңлекләренә тарала. Бүген аны Русиядә белмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен. Өлкәннәр, “Нәфкать балакай”ны тыңлап, яшьлекләрен исләренә төшерә, кыз-кыркын исә аңа күңеленнән үлеп гашыйк булып йөри.
Нәфкать – искиткеч тыйнак, зыялы зат. Ул сәхнәгә җырлар өчен чыга. Кайбер билгеле артистлар кебек, җырлар алдыннан “Дусларым, тегеләй булыйк, болай итмик” дип ярты сәгать акыл да сатмый, әдәпсез мәзәкләр сөйләп, артистларының арт саннарына да тибеп йөрми. Ул, чыннан да, сәхнәдә яши. Җырлап, тамашачыларның күңеленә көч-егәр бирә, алар да аңа үз йөрәкләренең бер өлешен алкышлар аша җиткерәдер кебек. Концерт барышында ул 30дан артык җыр башкара һәм алар тамашачылар күңелендә яши башлый.
Аеруча Башкортстан җыр сөючеләре Нәфкатьне үз итә. Күрәсең, күңел тибрәнешләренең дулкыннары туры киләдер. Хәер, Нәфкать үзе дә гомерен якташларыннан башка күз алдына китерә алмый. Ел да туган ягына кайтып, авылдашлары, якташлары алдында концерт программалары белән сынау тота ул. Чөнки иҗатына иң гадел бәяне аны бәләкәйдән белүче якын кешеләр генә әйтә ала. “Туган як”, “туган җир” төшенчәсе – җырчы өчен изге. Шуңа да ул Казанда да яңавыллылар белән ныклы бәйләнеш урнаштырган. Яңавыл яшьләре җәен Казан югары уку йортларына укырга керер өчен иң башта Нәфкать Нигъмәтуллинның йортына агыла. Билгеле, ярдәм өмет итеп. Нәфкать абыйлары, нишләсен, үзенең акыллы киңәше, абруе, популярлыгы белән ярдәмгә килә инде.
– Ярты Яңавылны Казанда укытып чыгардым бугай инде, – дип көлә ул.
Якташлары, Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Нурихан Фәттах һәм Илдар Юзеев та Нәфкать Нигъмәтуллинның чын, якын дуслары иде. Аларның аксакалларча акыллы киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре Нәфкатькә әле дә рухи кыйбла булып тора.
Нәфкать Нигъмәтуллинның концерт төркеме аша татар халкының ил буйлап таралу географиясен өйрәнергә була. Менә шушы төрле җирдән җыелып, төрле су эчеп үскән, төрле холыкларны берләштергән коллектив үзендә татарның гомум йөзен берләштерә дә инде. Чөнки кая гына бармасын, тамашачы Нәфкать Нигъмәтуллин концертларында үз төбәген, үзенә генә хас сагыш-моң үзенчәлекләрен күрә. Җырчы һәм аның иҗади төркеме – ил буйлап сибелгән татарларны берләштерүче көч.
...Урҗа елгасының аръягындагы киң юлдан урта яшьләрдәге ир атлый. Ышанычлы, ныклы адымнар белән җиргә баса ул. Кайчандыр көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләп йөргән камыллы, шайтан таяклы балачак сукмакларын күңеленнән барлый. Ул сукмаклар күптән инде югалган; юк, югалмаганнар, киң юл булып үскәннәр. Аякка кадала торган камыллары, шайтан таяклары да вакыт сынавын уза алмаган, кибеп, юкка чыкканнар. Күңелдә генә һаман җырлар өермәсе. Ир, кайчак туктап, үткәннәргә борылып карап ала, аннары карашын яңадан офыкка бага да юлын дәвам итә. Мәңгелеккә таба атлый ул. Мәңгелеккә таба... Үзе генә белгән юл белән...
– Җырчының иҗади йөзе, гадәттә, балачакта, гаиләдә үк формалаша. Сезнең белән ничегрәк булды? Гомумән, сәхнәгә тартылу кайчан башланды?
– Сәхнәгә тартылу кайчан башлангандыр, әйтә алмыйм, ләкин мин үземне белә-белгәннән бирле җырлыйм. Гомумән, безнең гаиләдә кечкенәдән үк гармун, җыр тавышлары тынмады. Балачакта абыйлар, энекәш белән “армиягә озатышлы” уйный идек. Имеш, кочаклашып, җырлашып, һәрберебезне аерым-аерым армиягә озатабыз. Әнкәй, безнең тавышны ишетеп, авыл башыннан ук, нәрсә булды икән дип, йөгереп кайта иде.
Каз өмәләрендә, аулак өйләрдә абый-апалар энекәш белән икебезне сорап җырлаталар иде. Авылдагы бәйрәм концертларында һәрвакыт катнашып килдек. Хәтерлим, 1нче сыйныфта укыганда бер малай белән дуэт җырладык. Соңыннан әйттеләр: “Эх, минем улымның тавышы бөтенләй ишетелми, бу чукынчык Нәфкать ник шулчаклы кычкырып җырлый икән?!” – дип уфтанып, ачуланып утырган әнисе. Шулай булгач, җырга тартылу миндә тумыштан булып чыга инде.
– “Казан күз яшьләренә ышанмый” дигән гыйбарәне ишеткәнем бар. Башкортстан егетенә Казан сәхнәсенә юл яру авыр булмадымы?
– Казанның шундый бер үзенчәлеге бар: ул кешене я бер караштан кабул итә, я, тегесе ничек кенә тырышмасын, бөтенләй кабул итми. Мине ул яратып кабул итте. Мин дә аны яраттым. Шуңа да кайда гына яшәмим, күңелем Казанда булды. Мине җырчы итеп тә иң тәүдә Казан, Татарстан тамашачысы ачты. Эш болай булды.
90нчы еллар башында студияләр татар җырчыларының да аудиокассеталарын чыгара башлады. Минем авыл клубында җырлаган язмаларым да ниндидер юл белән атаклы музыкант, композитор Вадим Усманов һәм студия җитәкчелеге кулларына килеп эләккән.
“Менә бу “коммерческий тавыш” дип, кассетаны чыгару нияте белән мине студиягә чакырдылар. Шулай итеп, “Җырым синең хакта” дигән беренче альбомым дөнья күрде. Анда башкарылган барлык җырларым да халык арасында тиз таралып, танылып, миңа киләчәк альбомнарымны чыгару өчен юл ачты. Нәтиҗәдә, бүгенге көнгә 500гә якын җырым, аудио-видеоальбомнар булып, ил буенча таралды. Һәр көзне яңа концерт программасы белән каршылау соңгы елларда иҗади традициягә әверелде.
Шулай булгач, Казанга ниндидер үпкә саклау мөмкин дә түгел. Ул – минем яшьлегем шәһәре, мәхәббәтем шәһәре, илһамым шәһәре... Нәкъ бер җырымда җырланганча:
“Бәхетле син”, – диеп көнләшәләр кебек,
“Казан каласыннан мин!” – дисәм.
Сагышларда көеп, яшәрмен күк боек
Казанкаем, синнән мин китсәм...
Бүген тормышымны Казаннан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Хәер, шул ук сүзләрне Башкортстанга карата да әйтеп була. Туган туфрак изге, мөкатдәс, аны берни белән дә алмаштырып булмый. Казан да, Яңавыл да, Уфа да – күңелемнең иң түрендә...
– Әйткәндәй, Татарстан тамашачысы белән Башкортстан сәнгать сөючеләре, Казан тыңлаучысы белән Уфаныкы арасында аерма бармы?
– Бар. Башкортстанда моңлы халык җырларын, лирик әсәрләрне күбрәк үз итәләр. Татарстан тамашачысына җитезлек кирәк. Шул ук вакытта Уфа тамашачысы гадирәк, Казанныкы исә таләпчәнрәк. Казанда зыялылар концертларга күбрәк йөри. Тамаша ошамаса, алар күзеңә бәреп әйтә, Башкортстанныкылар исә итагатьлерәк. Шунысы кызык – минем җырларымның күбесе – Башкортстан шагыйрьләре, композиторлары иҗат иткән әсәрләр.
– Ә, гомумән, тамашачыгыз кем соң Сезнең? Нинди социаль төркемнән, һөнәрдән, җенестән?.. Бу хакта кызыксынганыгыз юкмы?
– Тамашачымны мин бер сүз белән “затлы тамашачы” дип билгеләр идем. Баштагы чорларда концертларыма хатын-кызлар күпләп килә иде. Залда утыручы халыкның якынча 70 процентын тәшкил итә иде алар. Соңгы ике елда исә концертларда ирләр күбәйде. Бу нәрсәдән киләдер, әйтә алмыйм. Үзем үзгәрдемме, җырларыммы, әллә ир-егет хисчәнрәккә әйләндеме – белмим. Концертларыма, нигездә, зыялы тамашачы йөри. Искә алсагыз, кесә телефоннарыннан сөйләшеп, чыр-чу килеп көлешеп, ашап-эчеп утыручылар минем концерт залларымда юк...
– Чынлап та, концертыгызга баргач, үземнең балачагыма, 80нче елларга кайтып килгәндәй булдым. Искиткеч зыялылык, тыйнаклык, сәхнә зәвыгы. Тез белән кендек арасындагы тозсыз мәзәкләр сөйләп, кеше көлдерүче дә, вәгазь укучы да юк. Бары тик илаһи моң гына... Һәммәсе дә классик җыр традицияләрендә. Сез кайберәүләр кебек биш-алты җыр җырлап, калган вакытны кәмит куеп үткәрмисез – җырлыйсыз да җырлыйсыз. Бүгенге “шау-шоуга” корылган эстрада мәгънәсезлегенә каршы тору авыр түгелме?
– Мин сәхнәгә җырлар өчен чыгам. Сәхнә образым – зыялы, интеллигент. Ул тормыштагы халәтемә дә туры килә. Мин тамада-җырчы, табын-ресторан “сандугачы” түгелмен. Сүз сөйләү минем эшем түгел. Аның өчен сүзгә күбрәк оста язучы-шагыйрьләр бар. Вәгазь уку да минем өчен түгел. Үзеңдә булмаган акылны тамашачыга көчләп тагу – мәгънәсезлек. Аның өчен галимнәр, философлар бар. Минем эшем – җырлау. Һәм моны җиренә җиткереп башкарырга тырышам.
– Сезне күрү белән күзләрегезгә игътибар иттем. Ниндидер эчке моң яшерелгән аларда. Ятимлек моңы дип әйтимме, Тукай моңы дип атыйммы... Репертуарыгызда да сагышлы җырлар өстенлек итә. Күрәсең, алар һәммәсе дә биографиягез белән бәйледер инде...
– Шагыйрь Нияз Акмал шигыренә Фәрит Хатыйпов көй иҗат иткән җырымда шундый юллар бар:
Күзләремнең төсе үзгәрмәде,
Сагыш кына басты күзләрне.
Менә бу җырны моңлы итеп җырлыйм әле дип, махсус моңлы башкарып булмый. Моң күңелгә, үткәннәремә яшерелгән. Балачакның бәхетле һәм бәхетсез мизгелләре күңелемнән беркайчан да киткәне юк. Бигрәк тә әнкәемнең бик иртә бакыйлыкка китүе, бер-бер артлы яраткан абыйларымны, энекәшемне югалту ачысы һаман күңелне әрнетә, җанны ашый. Сигез баладан өчәү генә калдык бит... Сагышларым моңга күчте минем.
Аннары “моң”, “сагыш” дигән төшенчәләр халкыбызның йөрәгенә кереп урнашкан бит ул. Ә мин – халык улы. Димәк, үземнең эчке халәтемнән чыгып, татарның канлы-зарлы кичерешләрен дә җырларымда бирергә тырышам. Моң чыганагы булып, үз биографияң генә түгел, ә халык күңеле дә хезмәт итә булып чыга.
– Алайса, репертуарыгызда сагышлы мәхәббәт турындагы җырларның зур урын тотуын ничек аңлатырсыз?
– Тамашачы мине, беренче чиратта, лирик җырчы буларак кабул итте. Ә лириканы мәхәббәттән аерып карап булмый. Мәхәббәт темасы – ул мәңгелек тема. Мәхәббәт утында янмаган бер генә кеше дә юктыр ул дөньяда. Шуңа да сөю хакындагы җырларым, алардагы образлар гади халыкка аңлаешлы һәм якын.
Мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген яши-яши аңлыйсың икән ул. Һәр мизгелнең кадерен белеп, яшәүнең мәгънәсен аңлап, мәхәббәтне саклап гомер итү – ул зур хезмәт тә, бәхет тә, уңыш та. Авторларым тарафыннан язылган җырларны башкарганда тамашачылар еш кына минем үземне шулардагы образлары белән тиңлиләр икән, бик әйбәт. Тиңләсеннәр! Чөнки мәхәббәт безне яшәтә дә, яшьнәтә дә, юата да, елата да. Яшәсен мәхәббәт!
– Иҗатыгызның башлангыч дәверендә Сезнең тавышыгыз Фидан Гафаров тавышына бик якын иде. Аның репертуарындагы җырларны да күпләп башкардыгыз. Моны нәрсә белән аңлатырсыз? Ул Сезнең кумирыгызмы, әллә табигый тавышыгыз аныкына якынмы?
– Бу хакта бик еш ишетергә туры килә. Без үскәндә Фидан абыйның җырларын тыңлап үстек. Ул башкарган җырлар телебездән төшми иде. Фидан Гафаровның тавышы, моңы, образы шулкадәр күңелгә тирән сеңгән, үзем дә сизмәстән аңа охшатыбрак җырлый башлаганмын. Мин моны кыенсынып түгел, ә горурлык хисе белән әйтәм. Бөек, буй җитмәслек талант иясенең җырларына мөрәҗәгать итү – иҗатына соклану, ихтирам, сөю күрсәткече бул.
Бүген аның белән якыннан очрашып, аралашып тору миңа Фидан Гафаровны зур шәхес буларак та, гади җир кешесе буларак та ачарга мөмкинлек бирде. Мин аңа чиксез хөрмәт белән карыйм. Безгә, җырчыларгы маяк булган андый кабатланмас шәхесләр артык күп түгел – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева гына. Бүгенге эстрадада җырны бөтен эстрада кануннарына профессиональ дәрәҗәдә туры китереп Айдар Галимов башкара.
– Якташларыгыз, танылган җырчылар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи белән бәйләнеш тотасызмы?
– Бер-беребезгә чәй эчәргә, кунакка йөрешмәсәк тә, күмәк концертларда очрашып, хәл белешеп, аралашып торабыз.
– Турысын әйтергә кирәк, бүгенге эстрада җырлары текстларының эчтәлеге, көйләрнең моңлылыгы ягыннан шактый саегайды. Мәшһүр “Уфа юкәләре” хакында сагынып сөйләргә генә калып бара. Җырчылар әзерләүдә дә “йолдызлар фабрикалары”ның саны яңгырдан соң чыккан гөмбәләрдәй артканнан-арта. Казанга да килеп җитте бу шаукым. Чиратта – Уфа... Бу юл белән нинди җырчы әзерләп буладыр, белмим. Миңа калса, яшьләр эстрадасының киләчәге юк кебек...
– Мин алай төшенкелеккә бирелмәс идем. Соңгы елларда яшь җырчылар ретро җырларны яратып башкара башлады. Хәтта Алсу да Казанда татарча беренче альбомын чыгарды, бик матур итеп “Кышкы романс”ны башкарды.
Яшьләр арасында талантлар шактый. “Йолдызлар фабрикасы” аларга сәхнәдә ныклап аякка басарга мөмкинлек бирә. Бу – яшьләр форматы. Мин аның бернинди дә начарлыгын күрмим, яшьләр теләсә кайда теләсә нишләп вакыт уздырганчы, матурлыкка омтылып, җыр белән, сәнгать белән мавыксын.
Танылу өчен яшьләргә ике йөз җырчы арасыннан нинди дә булса сыйфатың белән аерылып тору кирәк. Тавыш тембры, тышкы кыяфәте, җыры белән. Әлбәттә, җырчы бер генә җыры белән дә танылырга мөмкин. Ләкин чын популярлык килсен өчен аның янында тагын да матуррак яңа 10 әсәр чиратта торырга тиеш. Кыскасы, җырчыларны халык сайлый. Кемдер аның күңелендә кала, күпләр югала. Ә “Йолдызлар фабрикасы” – яңа җырчыларны тамашачы хөкеменә чыгару чарасы гына.
– Композитор һәм җырчы, шагыйрь һәм җырчы... Алар бер-берсен ничек таба, аларны нәрсә якынайта?
– Күңел халәте, характерлар якынлыгы берләштерә безне. Минем күңелемә, тормыштагы һәм сәхнәдәге халәтемә Марат Кәбировның шигърияте, Ризван Хәкимовның көйләре бик якын. Без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз, бер рухи ешлыкта яшибез. Үзенә күрә “иҗади өчлек” булып яшибез инде. Шулай ук Зөлфәт, Резеда Вәлиева, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Миңнуллин, Рәис Ханнанов, Илгиз Закиров, Фәрит Хатыйпов, Артур Туктагулов, Зөлфия Хәйретдинова кебек шагыйрь-композиторларның иҗаты минем күңелемә аваздаш. Гомумән, иң тәүдә җырның сүзләренә, эчтәлегенә игътибар итәм. Ул күңел халәтенә туры килсә, димәк, җыр уңышлы килеп чыгачак.
– Иң яраткан җырыгыз нинди соң?
– Барлык җырларымны да яратып башкарам. Яратмаган җырны җырлап булмый ул. Шуңа берсен аерып атасам, башкалары үпкәләр дип куркам.
– Гомерегез гел җырдан гына тормыйдыр... Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез? Яраткан шөгыль – хоббиегыз нинди?
– Җырлардан тыш, минем ике яраткан шөгылем бар. Беренчесе – тарихи романнар уку. Китап калынрак та, искерәк тә булса, минем өчен икеләтә бәхет.
Икенче яраткан шөгылем – автомобильләр. Машина моторы тавышына кушылып җырлап та җибәрсәң, икеләтә күңелле.
– Әнгәмәгез өчен рәхмәт, Нәфкать. Иҗади уңышлар Сезгә! Тапмашаларыгыз күңелләргә нур салып, өшегән җаннарны җылытып, киләчәктә дә күңелләргә дәва булып хезмәт итсен!