Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 декабрь 2018, 16:20

БЕРСЕ – КОЯШ, БЕРСЕ – АЙ!

Җәй... Кояш кыздыра... Кечкенә кызым белән ындыр буйлап кайтып киләбез. Бераз ял итик дип, күләгәгә, чишмә буендагы каен төбенә утырдык. Тәмләп су эчтек. Никтер күзем, чирәмдә ялтырап яткан кара төстәге пыяла кисәгенә төште. Үрелеп аны алдым да, кулъуялык белән сөртеп кояшка таба юнәлттем. Карасам, айның тотылган чагы икән.– Кызым, кара кояш белән ай бергә балкый бүген! – дим.Сабыем миңа карап: “Тә-тә! Тә-тә!” – ди һәм каяндыр таныш гармун моңы агыла. Башлар әйләнеп, күзләр чагылып китте. Каршыбызда гармун тартып ике егет басып тора. Әйтерсең, берсе – Кояш, берсе – Ай.Сөбхәналла, күз тимәсен,Бер бишектә ике малай.Әтисенә, әнисенәБерсе – кояш, берсе – ай!Әйе, алар исә бүгенге эстрадабызның күгендә берсе – кояш, берсе – ай булып балкыган егетләр, бертуган игезәк композиторлар, җырчы, баянчы – Айдар һәм Алмаз Юнысовлар булып чыкты.

Җәй... Кояш кыздыра... Кечкенә кызым белән ындыр буйлап кайтып киләбез. Бераз ял итик дип, күләгәгә, чишмә буендагы каен төбенә утырдык. Тәмләп су эчтек. Никтер күзем, чирәмдә ялтырап яткан кара төстәге пыяла кисәгенә төште. Үрелеп аны алдым да, кулъуялык белән сөртеп кояшка таба юнәлттем. Карасам, айның тотылган чагы икән.
– Кызым, кара кояш белән ай бергә балкый бүген! – дим.
Сабыем миңа карап: “Тә-тә! Тә-тә!” – ди һәм каяндыр таныш гармун моңы агыла. Башлар әйләнеп, күзләр чагылып китте. Каршыбызда гармун тартып ике егет басып тора. Әйтерсең, берсе – Кояш, берсе – Ай.
Сөбхәналла, күз тимәсен,
Бер бишектә ике малай.
Әтисенә, әнисенә
Берсе – кояш, берсе – ай!
Әйе, алар исә бүгенге эстрадабызның күгендә берсе – кояш, берсе – ай булып балкыган егетләр, бертуган игезәк композиторлар, җырчы, баянчы – Айдар һәм Алмаз Юнысовлар булып чыкты.
Экспресс-белешмә:
Тулы исемнәре: Юнысов Айдар Рәшит улы,
Юнысов Алмаз Рәшит улы
Туган көннәре: 18 февраль 1987 ел
Яраткан ризыклары:
Алмаз: бәлеш, тәбикмәк
Айдар: бәлеш, гөбәдия
Кешеләрдә яраткан сыйфат:
Алмаз: ихласлык, ачыклылык.
Айдар: изгелек, тынгысызлык.
Кешеләрдә өнәмәгән сыйфат:
Алмаз: ялганлык, эгоизм.
Айдар: ялганлык, ялкаулык.
Тормыш девизы:
Алмаз: Аллаһ биргән нигъмәтләргә рәхмәтле булып, изге, файдалы эзләр калдыру!
Айдар: Шушы дөньяда үзеңне танып, Аллага шөкер итеп кешеләр өчен хезмәт итү!
Казанышлары: И.Шакиров исемендәге халыкара “Татар җыры” фестивале, региональ аккомпаниаторлар конкурсының лауреатлары һәм халык-ара “Талантлар канаты” (“Крылья талантов”) фестиваленең 1нче дәрәҗә дипломантлары.
– Егетләр, сезне күргәч: «Эх, чын татар егетләре”, – дип әйтеп куясы килә. Башкортстанның кайсы якларыннан сез?
Айдар: Без Илеш районы, Түбән Черекүл авылы егетләре.
– Авылыгызның исеме каян килеп чыккан?
Алмаз: Төрле риваятьләр бар. Иң элек ул Тереккүл дип йөртелгән. Берсе хәтердә: авылда бер әбинең ниндидер әһәмиятледокументлары булган. Менә ул аларны, төгәл белмим, большевиклардан куркыпмы, күлгә ыргыткан. Әллә шуңардан чыгып безнең авылны – Череккүл дип йөртәләр.
Айдар: ¬Безнең туган авылыбыз бик матур! Аның табигате дә гүзәл! Һәрчак аны сагынып кайтабыз. Менә өйгә кайтып ихатага чыксаң Базы елгасының кызыл ярлары күренеп тора, ә еракта урман! Ике яклап – күл, ындыр артында – елга. Аннан җәелеп басулар китә, шунда җиләк ашый-ашый көтү көтеп үстек без. Кыскасы, авылыбыз безнең матур, зур. Гөрләтеп Куйбышев исемендәге колхоз эшли, аның халкы да тырыш. Димәк, авылыбзның киләчәге бар.
– Туган як балачак хатирәләренә бай. Шул чорга алып кайтыгыз әле.
Айдар: Балачак безнең бик кызык булды. Башта дус кыз-малайлар белән балалар бакчасында уйнап үстек. Шуннан үзебезнең авыл мәктәбенә укырга бардык.
Алмаз: Ике өй аша ул безгә. Күршеләр, дисәк тә була. Андагы барлык укытучыларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Әни шунда гомер буе укытты. Безнең класс җитәкчесе дә булып алды.
Айдар: Иң беренче укытучыбыз, күрше Рәзинә Зәкәр кызы Гимазетдинова. Сыйныфта без 12 кеше идек: 6 малай, 6 кыз. Мәктәп еллары бик күңелле үтте. Алмаз белән һәрчак бер үк төсле киемдә, бер үк төсле портфель күтәреп йөрдек. Бергә бер парта артында утырдык. Сабакташлар безне бик тиз арада аера башлады.
Шундый бер хәл истә калган, V-VI сыйныфта укып йөргән чак. Мин соңга калырга яратмыйм, ә Алмаз әкренрәк. Аны көтеп тормадым дәресләргә алданрак киттем, ә ул күпмедер вакыт үткәч килде. Карасам, минем кебек бер төсле киенмәгән. Шуннан өйгә кайтып, кире киенеп килергә туры килде (көлә).
– “Әти-әни иң кадерле, иң изге кешеләрем” – дип, газизләрегезгә җыр багышлыйсыз, алар белән якыннан таныштырып китегез әле.
Алмаз: Әтиебез – Рәшит Әхнәф улы, “Куйбышев” исемендәге колхозда инженер-электрик булып эшли. Әниебез – Раушания Фәнис кызы – Түбән Череккүл урта мәктәбендә 20 елдан артык математика фәнен укытты.
Айдар: Әни укытучы булгач, безнең “өчле” билгеләре алырга бер нинди хокукыбыз юк иде. Һәр нәрсәне төгәл вакытына эшләп бара идек. Дөресен генә әйткәндә, алар безгә дөрес тәрбия биргән һәм без аларга рәхмәтле. Кайда гына йөрсәк тә әти-әнинең үгет-нәсыйхатьләре тормышта бик нык ярдәм итә.
– Ялгышмасам, гаиләгездә сезнең төпчек сеңлегез бар. Ул сезгә охшаганмы?
Алмаз: Сеңлебез Рита, 9нчы сыйныфта белем ала. Шулай ук җыр-моңга гашыйк. Сәхнәгә ашкынып тора. Төрле биюләр белән кызыксына.
Айдар: Яркәйдә, үзебезнең сольный концертта ул да катнашты.
– Киләчәктә, аны зур сәхнәгә алып чыгасызмы?
Айдар: Әгәр дә теләге, мөмкинчелеге бар икән – әлбәттә!
– Игезәк Юнысовларда сәнгатькә мәхәббәт каян туды?
Алмаз: Балачактан җыр-моңга гашыйк булып үстек. Гаиләдә барсы да җырлый, картәти баянда уйнады, ата-бабаларыбыз гармунчылар әти ягыннан да, әни ягыннан да.
Айдар: Өч яшь тирәсе булганда, гармун алып утыра идек. Аның артыннан башлар күренеп тә бетми иде әле. Шуннан кәнфит бирәбез, дип, диванга бастырып җырлата иделәр. Ул безнең беренче сәхнәбез дә булгандыр инде (көләләр). Ә менә сигез яшьтә Яркәйгә музыка мәктәбенә йөри башладык.
Алмаз: Район үзәгенә ике ел әти йөртте. Шуннан, үсә төшкәч, соңгы дәресләрдән сорап, йә попутка, йә автобуска чыга идек. Авылдан район үзәгенә йөрергә башка мөмкинлек юк. Мәктәптән кайвакыт сорап киткән булсак та укымадык түгел, гел “5” билгеләренә генә укыдык, отличник булдык.
– Зур сәхнә юлына сәяхәт кайдан башланды?
–Әлбәттә, беренче адымнар мәктәп белән авыл мәдәният сәхнәсеннән башланды. Соңыннан районда җыр конкурсында җиңеп, уңышка ирештек. “Ихлас-моң” җыр театры, Әнвәр Нургалиев, Вәсилә Фәттахова, Вилдан Фәйзуллин белән республика буенча гастрольләрдә йөри башладык. Уфа сәхнәсенә Мөфтәдин абый Гыйләҗев чыгарды.
– Сезнең өчен сәхнә нәрсә ул?
Айдар: Ул – зур тормыш. Музыкасыз үземне күз алдына китерә алмыйм. Минем өчен – ул изге әйбер. Сәхнә халыкка ниндидер идея җиткереп, күрсәтеп һәм үз чиратыңда үрнәк булып кала белергә тиеш.
Алмаз: Сәхнә – дәрәҗәле әйбер, ул сәнгать дөньясының үзәге дисәк тә, ялгыш булмас. Шуңа күрә, анда теләсә кем чыгып басарга тиеш түгел. Чын талант ияләренең генә анда үз урыннары бар. Тик күпләр аның кадерен белми.
Айдар: Әйе, элек тыштан кергән ботинка белән дә сәхнәгә чыгарга ярамаган. Мәчеткә кергәндә дә аякны салып керәләр, сәхнә дә шундый җир.
– Артист кешесенә сәхнәдә чикләр бармы?
Айдар: Әлбәттә! Ул сәхнәдә ни эшләгәнен аңларга тиеш. Шулай ук сәхнәгә ялтыр-йолтыр кием киеп чыгып кына ерак китеп булмый, әгәр дә эчтәлегең булмаса.
– Айдар, Алмаз үз концертларыгызны кайчан оештыра башладыгыз?
Айдар: Безнең беренче концерт 2013 елда Уфаның Яшьләр сараенда бик уңышлы үтте. Аллаһка шөкер, һәр ел саен уздырабыз. Икенче сезонның сценарий авторы һәм алып баручысы – Мәхмүт Фатыйхов булды. Аннары талантлы, яшь юморист егет Илдус Валиев белән эшләдек. Аларга бик зур рәхмәт.
– Егетләр, тамашчылар сезнең концертларыгызда нинди яңалык ала? Әхлакый яктан алар үзләрен баетамы? Бу хакта ничек уйлыйсыз?
Алмаз: Безнең концертта һәр кеше үзенә нәрсәдер ала, чөнки без җырларыбыз аша яхшылыкка өйрәтергә тырышабыз. Шул ук вакытта рәхәтләнеп ял итеп, көлеп, күңел ачып, биеп тә алырга мөмкин. Үз милләтебезне, телебезне, динебезне сакларга өндибез. Тальян моңнарын, халык көйләрен рәхәтләнеп башкарабыз һәм репертуарыбызда мәгънәле җырлар да бар: “Аклы-каралы дөнья”, “Ходайдан күпне сорама”, “Игелекле бала” һәм башкалар. Яңа җырларыбызның берсе “Туганыма” дип атала, без аны бик яратып башкарабыз. Ул җырны безгә популяр композитор Наил абый Шәймарданов язып бирде. Без аңа бик рәхмәтлебез! Күңел җылылыгы белән иҗат иткән җырларны халык кабул итсә, шуңардан тагы ныграк илһам алып, канатланып эшлибез.
Айдар: Әйе. Әлеге вакытта Башкортстанда тальян гармун уйнаучылар күренми, күпчелек үзебез иҗат иткән җырларны башкарабыз, игезәк булып аерылып тору да безнең бер үзенчәлек.
– Күпчелек яшьләр, миңа калса, ниндидер заман музыка коралына тартыла. Баянны сайлавыгызның сәбәбе нидә?
Алмаз: Аны бернинди “япон тактасы” тавышы да алмаштыра алмый. Бәлки, яшь буынга дөбер-шатыр ошыйдыр. Әмма баянга җитәлми инде.
Айдар: Элек-электән килгән татар халык көйләрен тыңлап үстек, ата-бабаларыбыз тудырган мәхәббәттән килгәндер инде.
– Иҗат белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз? Беренче җырыгыз кайчан туды?
Алмаз: Шул 15-16 яшь тирәсендә, Яркәйдә музыка мәктәбен шөгыльләнеп утырганда, нинди дә булса көй чыгарырга тырышам. Уйламаган җирдән матур көй килеп чыкты һәм шуннан сүзләре туды. Ул безнең “Кадерлик дуслыкны” дигән беренче җыр иде. Шуннан ничектер әкренләп кенә җыр текстлары, шигырьләр язу белән мавыгып киттем һәм көйләр иҗат итә башладым.
Айдар: Минеке бераз соңрак. Училищеда укып йөргәндә, 17-18 яшь тирәсендә. Баянда уйнап утырганда, бер көй туды. Авылда бәрәңге алып йөргәндә, кушымта өлешенә сүзләр барлыкка килде. Бакчадан кергәч, Алмазга күрсәттем һәм ул шундук куплетларын язды. Шулай “Яшик бу дөньяны яратып” җыры дөньяга килде һәм аны Салават абый Фәтхетдинов бик озак еллар башкарды.
– Сезнең җырларны кемнәр репертуарларында ишетергә була?
– Салават, Әнвәр Нургалиев, Искандәр Газизов, Дамира Сәетова, Раяз Фасихов, Мирхәт Гайсин, Айгөл Габдуллина, Лилиана Ирназарова, Айгөл Сагынбаева һәм башкалар.
– Буш вакытыгыз бармы?
Алмаз: Вакыт бик чикле нәрсә, бик тиз үтә, безгә аның һәрбер минуты кадерле. Аның һәрбер секунды бушка үтмәсен, файдага булсын дип тырышабыз. Әгәр дә җай төшә икән, әлбәттә, авылга әти-әни янына кайтабыз.
– Дингә мөнәсәбәтегез ничек?
Алмаз: Зур ихтирам белән карыйбыз. Шәригать буенча булган йолаларны тотырга тырышабыз (ураза, намаз).
– Ә кайсыгыз намаз укый?
Айдар: Икебез дә намаз вакытларын калдырмаска тырышабыз. Көн азагында булса да калганын җыеп укыйбыз.
Алмаз: Бар нәрсә гаиләдән килә бит инде, чөнки әни безне балачактан Алла бар ул дип өйрәтте. Училищеда укыганда, якында гына мәчет бар иде, анда йөри башладык.
– Егетләр, нинди китаплар яратып укыйсыз? Кайсы авторларны әйтеп китә аласыз?
Айдар: Муса Җәлил иҗатын, ә иң яратып укыган Радханатха Сваминың “Путешествие домой” – искиткеч китап, ә аннан да өстен ул – Коръән. Аны бернинди китап белән дә чагыштырып булмый, чөнки ул изге. Менә аны ачып бер өч җөмлә укысаң да, ул сине күпме көч белән баета. Мин аңлатып та бетерә алмыйм. Дин китапларын бик яратып укыйм. Әлеге вакытта яшьләр укый микән белмим, ә аны онытырга ярамый.
Алмаз: Айдар белән килешәм. Ул нәрсә укыды, мин дә шул китапларны яратып укыдым. Шулай ук Әнгам Атнабаевның шигырьләре күңелемә якын.
– Игезәк булуыгызга бәйле шаярулар булдымы?
Айдар: Алмазнын дәваханәдә яткан иде. Шул вакыт аны баянда уйнарга бик мөһим, күптән әзерләнгән музыкаль чарага чакырдылар. Әмма, аны аннан җибәрмиләр. Ул үзе урынына бер сәгатькә генә ятып торырга сорый. Әлбәттә, мин ризалашам. Киемнәребезне алмаштырып, көчкә Алмаз яткан палатаны эзләп табып, аның урынына кереп ятам. Биш минутта үтми, палатага медсестра кереп, процедурныйга чакыра. Мин хәзер аптырадым, курка башладым. Укол казатмас өчен нинди генә хәйләләр уйлап карасам да, барыбер көтелмәгән антибиотик дозасын үзем белән алып чыгып киттем!
Алмаз: Мәктәптә укыганда беребез бер фәнне, икенчебез икенче фәнне яхшырак белә иде. Географияны Айдар яхшы белә, ә мин аны яратмыйм! Игезәк булу белән файдаланып, Айдар минем өчен җавап бирергә булды. Урыннарыбызны алыштырып утырдык, дәрес башланды. Укытучы миңа җавап бирергә куша, алдан сөйләшенгәнчә, Айдар басып сөйли дә “бишле” билгесен ала. Икебез дә сөендек бу хәйләгә. Шуннан укытучы апа: “Алмаз молодец, әзерләнгән, хәзер Айдар да сөйләсен инде!” – ди. Дәрескә әзерләнмәгән килеш белер-белмәс нәрсәдер сөйләп, Айдар өчен “өчле” билгесен алдым! Шуннан бирле һәрберебез бары тик үзе өчен генә җавап бирергә вәгъдә иттек!
Айдар: Медосмотрда да, иң беренче Алмаз кереп чыкты. Шуннан соң мин кердем. “Нәрсә булды? Нигә тагын кердең?” – ди миңа теш табибы. “Бернәрсә дә булмады, мин бит Айдар”, – дип документларны бирә идем.
Алмаз: Тормышта андый вакыйгалар бик күп булды.
– Танышларыгыз ялгыш сезгә ботап дәшсә, үпкәли идегезме?
– Юк инде!
– Концертларга костюмнарны ничек сайлыйсыз? Зәвыкларыгыз туры киләме?
Алмаз: Гомумән, туры килми! Шулай да уртак фикергә килешәбез. Кайчак кемнең позициясе ныграк, шуныкын сайлыйбыз.
Айдар: Ул бит кәефкә дә карый. Кайчак икебезгә бер төсле кием эзләп, хәлдән таябыз, чөнки ошаган кием бер размерда икәү булмый. Ничек җае чыга инде.
– Кайсыгыз холкы белән катырак?
Айдар: Миндер ул (Алмаз килешеп баш какты). Мисал өчен, оештыру эшләре минем җилкәдә, ә Алмаз – иҗади зат. Ул күбрәк студиядә эшли.
– Ялгышмасам, сезнең үзегезнең студиягез дә бар. Бу хыял кайчан барлыкка килде һәм аны кайчан тормышка ашырдыгыз?
Алмаз: Без Уфа “Нур” дәүләт татар театрында җиде ел музыкантлар булып эшләдек. Шул елларны бездә шәхси студиябызны булдыру теләге туды, чөнки барлык яңа идеяларне, проектларны, планнарны театр эчендә генә тормышка ашыру мөмкин түгел. Әлбәттә, театр дөньясы безгә зур үсеш бирде. Ул безгә туган кебек бик якын һәм без аңа чиксез рәхмәтлебез! Ә менә 2015 елның апрель аенда үз студиябыз эшен башлады. Аллага шөкер, сәнгатебезгә шатланып хезмәт итәбез.
– Кыскача, андагы эшчәнлегегез белән дә таныштырып китегез әле.
Айдар: Студиядә тавыш, яңа җырлар, инструменталь композицияләр языла. Шулай ук җырларга аранжировка ясыйбыз. Фотодизайн белән дә шөгыльләнә башладык. Икебез генә эшлибез, иҗади иреклек, беркем комачауламый. Җырчылар, дуслар, танышлар безгә тавыш яздырырга бик теләп килә.
– Үзегезнең нинди альбомнарыгыз дөнья күрде?
Алмаз: Алар: “Яшик бу дөньяны яратып”(2012), “Игелекле бала бул”(2013), “Без бергә”(2014), “Икебезгә бер язмыш”(2015) һ.б.
– Хәзерге заманда клип төшерү популярлашып китте. Сездә алар бармы?
Алмаз: Әлбәттә, алар бездә бар: “Сөю агачы”, “Яңа ел”, “Яшьлек еллары”, “Туганыма”. Иң популяры – “Кил инде”.
Айдар: Аны төшерү вакыты чикле түгел. Мисал өчен, “Яңа ел” җырына клип беркөнне төшерелеп, икенче көнне телевидение экраннарына чыкты.
– Съемкалар барышында кызыклы моментларга дучар булмадыгызмы?
Айдар: “Яшьлек еллары” җыры клибында Башкортстанның атказанган, Уфа “Нур” дәүләт татар театры артисты Мәхмүт Фатыйхов катнашты. Ул бабай образында кибетләрдә безнең белән йөрде. Күпләр, заманча киенгән картны күргәч шаккатып карап калдылар. Мәхмүт абый – ул чын артист.
– Егетләр, Интернет челтәрләрендә сезнең гаилә статусыгыз “өйләнгән” дип билгеләнгән. Үзегезнең хәләл җефетләрегез белән таныштырып китегез әле.
Алмаз: Тормыш иптәшем – Айгөл, Яр Чаллы кызы. Уфа сәнгать академиясында театр бүлеген тәмамлап (бер курста укыдык), Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли. Бүгенге көнне Айваз исемле улыбызны тәрбиялибез.
Айдар: Тормыш юлдашым – Азалия, Стәрлетамак кызы. Академия тулай торагында таныштык. Ул театраль факултет тәмамлады. Балачактан профессиональ биюләр белән шөгыльләнә. Әлбәттә, бик оста хуҗабикә! Улым – Әмир исемле.
– Халыкта «Чын ир-ат ул йорт сала, агач утырта һәм бер малай тәрбияләп үстерә» дигән мәгълүм гыйбарә бар. Сез моның белән килешәсезме?
– Әлбәттә, без моның белән килешәбез. Шулай ук чын ир кеше җаваплы, үз гайләсен туйдырып, рухи һәм физик яктан үстереп, баетып, анда тынычлык сакларга тиеш!
– Айдар, Алмаз, киләчәктә дә сәхнәбез түрендә нурлы кояш, якты ай булып балкып торуыгызны теләп калам. Иҗади уңышлар сезгә!
– Рәхмәт!
Айгөл ГӘРӘЕВА-ШӘЙМӘРДАНОВА
Читайте нас: