Барлык яңалыклар
Сәхнә
30 ноябрь 2018, 16:45

ИЗГЕЛЕКНЕҢ ЮКТЫР ЧИКЛӘРЕ...

ИЗГЕЛЕКНЕҢ ЮКТЫР ЧИКЛӘРЕ...Бүген без, "Әллүки" халык фольклор ансамбле, Дүртөйле районының Баеш авылындагы интернат-инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында "Туй йоласы" белән чыгыш ясадык. Туй — ул илаhи бәйрәм, кабатланмас тантана. Яшь парларны олы гаилә тормышына озату мәҗлесе.

ИЗГЕЛЕКНЕҢ ЮКТЫР ЧИКЛӘРЕ...
Бүген без, "Әллүки" халык фольклор ансамбле, Дүртөйле районының Баеш авылындагы интернат-инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында "Туй йоласы" белән чыгыш ясадык.
Туй — ул илаhи бәйрәм, кабатланмас тантана. Яшь парларны олы гаилә тормышына озату мәҗлесе. Кичәбезне "Бер матур кыз димләгез" дигән җыр белән башлап җибәрдек. Алып баручы Әнисә Хакова: "Апалар, абыйлар, балалар, илгә иминлек, тәннәрегезгә сихәт, йортыгызга бәрәкәт булсын", — дип, матур теләкләр теләде. Хәзрәт (Альберт Фаррахов) яшьләргә тигез тормыш теләп дога кылды. Киленне (Зөбәйдә Акмалова) бианай (Светлана Васикова) бал-май каптырып, каршы алды. Аннан соң, киленнең сандыгын ачып, бирнәләрен карадык. Чигелгән сөлге, чигүле мендәр тышлары күзнең явын алырлык иде. Килен кода-кодачаларга бүләкләрен тапшырды. Су юлы йоласын да күрсәттек. "Зәңгәр чиләк" татар халык җырын башкардык, "Йөзек салыш" уенын уйнадык, киленгә атап, такмаклар җырладык . "Китәм дисең" җыры белән йола күренешен тәмамлап куйдык.
Чыгышыбызның икенче өлешендә концерт номерлары иде. Саҗидә Мөхәммәтдинова, Мәүлит ае белән котлап — мөнәҗәт, Рәйсә Ильясова, Маиса Нуретдинова шигырьләр укыды. Альберт Фаррахов тальянда уйнады, Фируза Кучимова "Агыла да болыт агыла" җырын башкарды. Зүлә Мөхәммәтҗанова белән Светлана Васикова татар халык җыры "Суда сусар йөзәдер"не башкардылар Рәис Нәбиев "Туйдан соң " дигән шигырьне укыды. Азактан "Китчәле" җырын башкардык. Кичәдән соң бергәләп ял итүчеләр белән биеп тә алдык.
Безне җылы кабул итүләре өчен тамашачыларыбызга һәм табиб Марсель Марс улы Булатовка рәхмәтләребез чиксез.
Светлана ВАСИКОВА.
Дүртөйле районы.
Читайте нас: