Рәсемханә
2 Октября , 02:42

Вакыт тукымасында – рапсодия

25 сентябрьдә Башкортстанның Милли музеенда күренекле рәссам Васил Ханнановның тууына 70 ел тулуга багышланган “Башкорт рапсодиясе 2. Вакыт тукымасы” дип аталган күргәзмә ачылды.

title
Вакыт тукымасында – рапсодияВакыт тукымасында – рапсодия
Вакыт тукымасында – рапсодия

Васил Ханнанов – Башкортстанның халык, Русия Федерациясенең атказанган рәссамы, “Чыңгызхан” иҗат төркеменә нигез салучыларның берсе, Уфада Наил Латфуллин исемендәге Заманча сәнгать музеен оештыручы. Аның иҗат юлы бер калыпка гына сыймый. Реализм, абстракция, Коръән сүрәләренә бәйле символика, шәрык орнаментлары, сюрреалистик образлар – болар барысы да рәссамның төрле чорлардагы иҗади эзләнүләрендә урын ала. Әмма аның әсәрләрен берләштергән мөһим сыйфатларның берсе – халык мәдәниятенә, кешенең хәтерен саклаучы гади көнкүреш әйберләренә аерым мөнәсәбәт.

Яңа күргәзмәдә бу үзенчәлек аеруча ачык күренә. Картиналарда буяу һәм киндер белән беррәттән башкорт шәлләре, авыл яулыклары, иске келәмнәр кулланыла. Кайчандыр өй түрендә эленеп торган, әби сандыгында сакланган яисә көндәлек тормышта хезмәт иткән әйберләр рәссам кулында бөтенләй башка мәгънә ала. Алар инде көнкүреш истәлеге генә түгел – сәнгать әсәренең бер өлеше, үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер.Биредә иске ситсы кисәге дә, чигүле тукыма да, келәм фрагменты да очраклы деталь түгел. Аларның һәркайсында кешенең кулы җылысы, гаилә һәм нәсел хәтере, үткән чорның үзенә генә хас аһәңе саклана.

Шуңа күрә күргәзмәнең “Вакыт тукымасы” дип аталуы да очраклы түгел. Биредә “тукыманы” туры мәгънәсендә дә, символик мәгънәдә дә аңларга мөмкин. Вакыт үткәнне юкка чыгармый: ул кешеләр, әйберләр, төсләр, бизәкләр аша бүгенге көнгә килеп җитә.

Экспозиция картиналар белән генә чикләнми. Анда Васил Ханнановның шәхси әйберләре, архив фотолары, төрле еллардагы афишалар, сирәк басмалар, шул исәптән ул нигез салган һәм мөхәррирләгән «ВХ» сәнгать журналы саннары да урын алган.

Шуның белән күргәзмә тамашачыны рәссамның иҗат лабораториясенә алып керә. Картина инде әзер әсәр буларак кына түгел, ә озак эзләнүләр, хәтер, шәхси кичерешләр һәм мәдәни катламнар кушылмасы буларак кабул ителә башлый.

Васил Ханнанов өчен сәнгатьтә тыныч кына бер урында тору ят булган. Ул стильләрне, материалларны, алымнарны үзгәртә, һәрчак яңа чишелеш эзли. Эксперимент аның өчен тышкы эффект түгел, ә иҗат итүнең табигый шарты була. Шуңа да иске авыл келәме белән заманча абстракция, халык бизәге белән катгый геометрик форма аның картиналарында бер-берсенә каршы килми. Киресенчә, алар бер-берсен тулыландырып, яңа мәгънә тудыра.

Күргәзмәне ачу тантанасында Милли музейның фәнни эшләр буенча директор урынбасары Михаил Гаухман сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Васил Ханнанов турындагы җылы истәлекләре белән рәссам, профессор Әмир Мәзитов, җырчы Идрис Газиев, Русия ислам университеты проректоры Руслан хәзрәт Саяхов уртаклашты.

Әмма бу көнне иң кадерле хатирәләрне, мөгаен, рәссамның иң якын кешеләре – тормыш иптәше Гөлнара Ханнанова һәм улы Искәндәр Ханнанов яңгыраткандыр. Күргәзмәне оештыру башлангычы белән дә алар чыккан. Гөлнара Фәнис кызы кунакларны тәкъдим ителгән әсәрләрнең эчтәлеге һәм тематикасы белән таныштырды.

Васил Ханнанов 2024 елның февралендә вафат булды. Әмма бу күргәзмәдә үткән заман белән генә сөйләшү хисе тумый. Киресенчә, аның картиналары бүген дә сораулар бирә, уйландыра, кайчак гаҗәпләндерә. Чын иҗатның көче дә шундадыр, мөгаен...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Вакыт тукымасында – рапсодия
Вакыт тукымасында – рапсодия
Вакыт тукымасында – рапсодия
Вакыт тукымасында – рапсодия
Вакыт тукымасында – рапсодия
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас