Барлык яңалыклар
Рәсемханә
23 ноябрь 2022, 16:05

Мөлаем Шүрәле

Дүртөйле җирендә Шүрәле рухы белән янган иҗат кешесен очраттым. “Дүртөйле Шүрәлесе” – рәссам Ирек АСЫЛГӘРӘЕВ булып чыкты.

Мөлаем Шүрәле
Мөлаем Шүрәле

“Тулпар”ның чираттагы санын әзерләр өчен Дүртөйле тарафларына юл тоткач, мин монда Шүрәле рухы белән янган рәссамны очратырмын дип күз алдына да китермәгән идем. Таныш булыгыз, бу язма “Дүртөйле Шүрәлесе” – рәссам Ирек Асылгәрәев турында.

Ирек Сәетҗан улы 1966 елның 17 октябрендә дөньяга килә. Урта белем алгач, Башкорт дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетын тәмамлый, рәссам һөнәрен ала. Диплом эшен ул күренекле рәссам Тәлгать Мәсәлимов җитәкчелегендә яза. Тема эзләп озак җәфаланырга туры килми: ул сурәтләү объекты итеп үзе балачактан гашыйк Шүрәлеләрне ала, мифологик геройның дүрт зур сурәтен ясый. Соңыннан, бер күргәзмәдән икенчесенә күчә торгач, бу рәсемнәр эзсез югала, аларның фоторепродукцияләре генә кала.

Диплом алгач, Ирек Асылгәрәев Дүртөйлегә кайта, Пионерлар йортында эшли, биредәге сәнгать мәктәбендә укыта, төрле сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куя. Ләкин беркайчан да сәнгатьтән, иҗаттан аерылмый: күңел кушуы буенча да, авыр 1990 нчы елларда сатып, очын очка ялгар өчен дә картиналар яза.

– Шулай 25 еллап вакыт узды. Бертуктаусыз портретлар, пейзажлар эшләү ялыктыра башлады. Шулчак очраклы рәвештә диплом эше итеп ясаган Шүрәле сурәтләренең фоторепродукцияләренә тап булдым. Тоттым да, шуларга карап, бу дүрт картинаны яңадан тергездем. Дөрес, алар бәләкәйрәк зурлыкта килеп чыкты, шул ук вакытта сыйфаты ягыннан баштагыларыннан югарырак торалар иде инде.

Ярар, боларны яздым, үзем уйланам: “Бәй, Шүрәле ялгыз яши алмый бит инде, аның хатыны да булырга тиеш”, – дим. Шулай итеп, Шүрәлебикәләр циклы да пәйда булды. Аларны хатын-кызлар чират торып сатып алып бетерде. “Безне шайтан, аждаһалар белән чагыштырырга яраткан ирләребезгә бүләк итәбез, күрсеннәр чын Шүрәле бичәләренең нинди булганлыгын”, – диделәр.

Бәй, ирле-хатынлы Шүрәлеләр булгач, аларның балалары да булырга тиештер бит инде! Шулай итеп, Шүрәле балаларына багышланган цикл барлыкка килде. Алар шундый җанлы килеп чыкты ки, бер хатын яныма килде дә: “Их, бигрәк үземнең улыма охшаган да инде”, – дип, бер портретны күтәреп алып та китте.

Тагын уйланам: “Бәй, боларның әти-әниләре көн дә эштә, аларны кем карарга тиеш соң?” Шулай итеп, Шүрәлеләрнең әби-бабаларына багышланган цикл барлыкка килде. Аларны берләштергәч, “Мөлаем Шүрәле” дип аталган күргәзмә барлыкка килде. Шүрәле – татар халкының милли асылын билгеләүче зат бит ул. Нәкъ халкыбыз кебек: бер карасаң, бик гади, самими зат; икенче карасаң, аз гына хәйләкәррәк. Үзе усал да кебек, үзе кеше көлдерергә ярата. Аның иләмсез йөзе астында зур йөрәге яши. Дүртөйленең Туган якны өйрәнү музена килгән балаларга мин болай дим: “Шүрәле – урман сакчысы, шуңа күрә урманны пычратмагыз, үзара талашмагыз, начар сүз әйтмәгез”. Шулай итеп, бу героем миңа балаларны тәрбияләргә дә ярдәм итә,  – дип сөйләде безгә Ирек Сәетҗан улы.

НТВ телеканалы аша барган “Квартирник у Маргулиса” һәм Башкортстан “Юлдаш” телевидениесенең “Тамыр” студиясе тапшырулары үрнәгендә рәссам “Арт-квартирник у Саитыча” дип аталган проект башлап җибәргән. Аның асылы шунда: Ирек Асылгәрәевның остаханәсенә Дүртөйле Сәнгать мәктәбендә укучы балалар килә һәм монда нинди дә булса танылган шәхес белән очраша, аның портретын язган арада төрле сораулар бирә. Бу бер яклап, яшьләрне иҗатка тартса, икенче яктан, аларны кешеләр белән дә аралашырга өйрәтә.

Ә Ирек Асылгәрәевның Шүрәлеләре, “Урал батыр” эпосына таянып язылган картиналары балаларны гына түгел, хәтта җинаятьчеләрне дә тәрбияли. Ул иркеннән мәхрүм ителүчеләр өчен колониядә күргәзмә оештырган бердәнбер рәссамдыр, мөгаен. Димәк, Ирек Сәетҗан улының Шүрәлеләре кеше җанын, кеше күңелен дәвалаучы, аңа мәрхәмәтлелек нуры бүләк итүче игелекле затлар ул.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Мөлаем Шүрәле
Мөлаем Шүрәле
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: