Барлык яңалыклар
Рәсемханә
1 февраль 2022, 15:27

Юбилейга – яңа күргәзмә

2024 елда Уфа шәһәре үзенең 450 еллык юбилеен билгелиячәк. Республика башкаласының юбилее Русия Президенты Владимир Путинның Указы нигезендә үткәрелә, ул федераль дәрәҗәдәге чаралар исемлегенә кергән. Башкала юбилеена республика рәссамнары да зур бүләк әзерләгән. 17 гыйнварда Уфа сәнгать галереясендә “Уфа – яраткан шәһәребез” дип аталган зур республика күргәзмәсе ачылды. Ул агымдагы елның 10 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Юбилейга – яңа күргәзмә
Юбилейга – яңа күргәзмә

Әлеге күргәзмә турында З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт институты профессоры, рәсем сәнгате факультеты деканы, Башкортстанның атказанган рәссамы Әмир Миңневәли улы Мәҗитов безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

– Бу гади күргәзмә түгел, ул йомгак ясаучы, Башкортстан рәссамнарының бөтен иҗади потенциалын күрсәтүче күргәзмә. Уфаның 450 еллыгын лаеклы билгеләп үтү өчен бөтен республика әзерләнә, бу эштән Рәссамнар берлеге дә читтә кала алмый. Күргәзмәгә 160тан артык эш чыгарылды, алар киндер, майлы буяу, скульптура, графика театраль-декорацион рәсем, декоратив сәнгать кебек өлкәләргә, жанрларга, техникаларга карый. Ягъни биредә Башкортстан рәсем сәнгате осталары тоткан барлык иҗади юнәлешләр дә тулы чагылыш таба. Теманың шактый тар булуына карамастан, катнашырга теләүчеләр бик күп җыелды. Коронавирус пандемиясе аркасында, алар үз эшләрен интернет аша Башкортстан Рәссамнар берлегенә җибәрделәр. Абруйлы жюри аларга бәя биреп, икенче турга үткәрде. Кыскасы, рәссамнарга бик нечкә иләк аша үтәргә туры килде. Күргәзмәдә Уфа рәссамнарының гына түгел, гомумән, бөтен республика кылкаләм осталарының катнашырга теләк белдерүе аеруча шатландыра. Ә инде алар арасында әлегә Рәссамнар берлегенә кабул ителмәгән яшьләрнең күп булуы – икеләтә куаныч, бу республика сәнгатенең киләчәге өметле булуына ышаныч уята.

Уфабызда сәнгать юнәлешен тотучы уку йортлары шактый. Ләкин алар арасында флагман вазыйфасын барыбер З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт институты, аның рәсем сәнгате факультеты тота. Биредә бик көчле рәссамнар тәрбияләнә, алар яшьләр иҗаты берләшмәләренең үзәген тәшкил итәләр, төрле дәрәҗәдә узган күргәзмә-конкурсларда беренчелекне бирмиләр. Әле узучы күргәзмә дә искәрмә булмас, дип ышанам.

Без үз эшләребезне күрсәтү өчен Русиянең башка калаларына еш чыгабыз. Тамашачылар Башкортстан рәссамнарының шактый яшь булсалар да, картиналарының тирән фәлсәфи эчтәлеккә, югары һөнәри осталыкка ия булуын билгелиләр.

Бездә академик-реалистик пландагы картиналар да, модернистик эшләр дә күпләп башкарыла, чын мәгънәсендә, традицияләр һәм новаторлык бергә үрелеп килә. Яшьләр бер урында тормый, алга ашкына. Моңа  “Уфа – яраткан шәһәребез” күргәзмәсенә килгән һәр сәнгать сөюче, хәер, башкалабызда яшәүче гади тамашачылар да тулысынча инаныр, дип ышанам! Уфа сәнгать галереясендә үтүче күргәзмәбезгә барыгызны да көтеп калабыз. Картиналар белән танышкач, сез Уфаны, аның гүзәллеген үзегез өчен өр-яңа яктан ачачаксыз!

            Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

            Фото: https://poufe.ru/

Юбилейга – яңа күргәзмә
Юбилейга – яңа күргәзмә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: