Барлык яңалыклар
Рәсемханә
23 ноябрь 2021, 12:38

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Күңел яктысы

Шигырь дə, роман да, картина да, тəү нəүбəттə, сəнгать əһеленең җан чагылышы булып тора. Бу фикернең дөреслегенə танылган рəссам, Башкортстанның Салават Юлаев исендəге дəүлəт премиясе лауреаты Рафаэль Кадыйровның шəхесе һəм иҗат җимешлəре белəн танышкач, тагын бер тапкыр инандым.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Күңел яктысы
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Күңел яктысы

Һəр иҗатчының əсəрлəрендə, язучымы ул, əллə шагыйрьме, рəссаммы, беренче чиратта, аның күңеле, хис-кичерешлəре, шатлык-кайгылары чагыла. Чөнки сəнгать əсəре аны тудыручының биографиясеннəн, тормыш тəҗрибəсеннəн, кыскасы, иҗатчы җаныннан үсеп чыга. Шигырь дə, роман да, картина да, тəү нəүбəттə, сəнгать əһеленең җан чагылышы булып тора. Бу фикернең дөреслегенə танылган рəссам, Башкортстанның Салават Юлаев исендəге дəүлəт премиясе лауреаты Рафаэль Кадыйровның шəхесе һəм иҗат җимешлəре белəн танышкач, тагын бер тапкыр инандым.

Рафаэль Рəшит улы 1957 елда Гафури районы Тугай авылында күп балалы гаилəдə дөньяга килə. Əтисе мəктəптə математика укытучысы була, əнисе исə, авылдагы балалар бакчасы тик колхозчыларның ул һəм кызларына гына тəгаенлəнгəнгə күрə, өйдə утыра. Шуңа гаилəнең матди тормышы шактый ярлы була, лəкин туган йортында алган җан җылысы, тəрбия, бер-береңə ихтирамлы мөнəсəбəт рəссам күңелендə əлегə кадəр саклана. Хəер, сакланып кына калмый, Рафаэль Кадыйровның картиналарыннан ук шушы якты, җылы нур – йөрəк нуры бөркелеп тора, өшегəн җаннарны җылыта, күңеллəргə канат куя. Рəсем сəнгате өлкəсендəге беренче укытучысы дип, Рафаэль үзенең əтисен исəпли. Чөнки Рəшит ага кичлəрен мəктəптəн кызыл комач алып кайтып, гуашь буяуларын эретеп, тукымага ниндидер серле билгелəр төшерə. Алар кояшта яшь колыннар кебек уйнаклый, төрле сурəтлəргə керə. Бала күңеленə бу əверелеш сүз белəн аңлата алмаслык сихри тəэсир ясый, гəрчə ул əлегə бу сызыкларны гадəти коммунистик лозунглар икəнлеген аңламаса да... Кадыйровларның йортында күпсанлы чит ил һəм урыс рəссамнарының репродукциялəре, əнисенең һəм картəнисенең кул эшлəре эленеп торган була. Малай шуларга карап, сəгатьлəр буена сокланып утыра. Кыскасы, нəкъ шушы рəвешле, ата-ана балаларында матурлыкка, сəнгатькə мəхəббəт тəрбияли һəм бу тəрбия үз җимешлəрен бирми калмый. Юкка гына халык: “Оясында ни күрсə, очканда шул булыр”, – дип əйтми бит. Бала күңелендə рəссам уяна.

Ун яшендə Рафаэль Кадыйров Уфада яңа ачылган Республика сəнгать мəктəп-интернатына укырга керə. Аны тəмамлагач, белемен Башкортстан дəүлəт педагогия институтының художество-графика факультетында камиллəштерə. Институт елларын искə төшереп, рəссам бүген түбəндəгелəрне яза: “Нинди дə булса остазым минем иҗатыма хəлиткеч йогынты ясады дип əйтə алмыйм. Институт стеналарыннан алып чыккан иң кыйммəтле əйбер – ул беркемне дə кабатламыйча, сəнгать дөньясында үз юлымны табарга кирəк дигəн карар булды”, – ди ул. Рафаэль Кадыйров сəнгатькə яманаты чыккан “үзгəртеп кору” елларында килеп керə. Рухи кыйбласызлык, җəмгыятьтəге хаос күплəрне кешелек сыйфатларын югалтып, эчкечелеккə бирелеп, тормышның төбенə төшəргə мəҗбүр итə. Яшь рəссам исə үзенə рухи таянычны туган ягыннан, авылындагы Акъəби, Акбабайлар күңеленнəн таба. Шуңа да аның картиналары милли, алар Яшьлек, Өлгергəнлек һəм Картлыкның гомумилəштерелгəн җыелма образлары булып чыгыш ясый. Үзенең “Ялгыз” исемле картинасына эскиз ясаганда, ул киндер читенə: “Мин югалган рухиятне эзлим... Чын рухият – ул фани дөньядан китеп баручы, тирəн иманлы, өлкəн авылдашларымда гына. Миллəтнең генофонды шунда саклана”, – дип язып калдырган.

1990 еллар уртасыннан Рафаэль Кадыйров иҗатында яңа этап башлана. Аны иҗади өлгергəнлек, эчтəлекнең сəнгатьчə форма белəн тəңгəллəшү чоры дип тə атап буладыр. Рəссамның картина тудыру алымнары үзенең күптөрлелеге белəн игътибарны җəлеп итə. Аның иҗатында реализм, экспрессионизм, символизм, көнчыгышка хас сыйфатлар табигый рəвештə берегеп килеп, кабатланмас күренеш тудыра. Шул чордан башлап ул тарихи темаларга тотына, зур монументаль картиналар иҗат итə. Лəкин шунысы бəхəссез – Рафаэль Рəшит улы үзенең үзəк темасы булган авыл һəм авылдашларына тугры кала. Туган як чишмəлəренең сихри моңы, кызлар толымыдай уралган елга агышы, меңьеллык тарихны сөйлəүче урманнар шавы аның һəр əсəреннəн ишетелə кебек. Аның картиналары бер яктан милли эчтəлекле булсалар, икенче яктан, аларда һəркемнең күңеленə аваздаш гомумкешелек кыйммəтлəре чагыла. Чөнки иман, намус, мəхəббəт, туган тел кебек төшенчəлəр кеше кайда гына, нинди мохиттə генə яшəсə дə, барыбер изге булып калырга тиеш. Бу – яшəеш кануны. Алар югалса, кеше дə кешелек сыйфатларын җуячак, җансыз бер роботка əверелəчəк. Моны рəссам яхшы аңлый. Һəм безгə дə җиткерергə омтыла. Күңел җылысы бөркелгəн җан яктысы булган картиналары аша...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Күңел яктысы
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Күңел яктысы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: