Барлык яңалыклар
Рәсемханә
17 апрель 2021, 11:52

Рәссамнарның рәссамы

“Нур” театрына билетлардан кергән акчада рәссам Вәкил Шәйхетдиновның өлеше бармы?

Татарстанның атказаган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказаган мәдәният хезмәткәре, күренекле татар рәссамы Вәкил Шәйхетдиновның “Мирас” галереясында күргәзмәсе ачылды. Ул рәссамның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды, бу аның саны буенча 39нчы күргәзмәсе. Анда рәссамның 88 эше куелган. Беренче – ак залда портретлар һәм тарихи картиналар, икенчесендә – яшел залда дини темага, өченче – кызыл залда пейзажлар урын алган.
Күргәзмәне ачу чарасында Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев чыгыш ясап, Вәкил Шәйхетдиновның туган як турындагы пейзажларына зур бәя бирде. “Шәйхетдинов картиналарындагы таулар, елгалар, урманнар безнең Башкортстаныбызның гүзәл табигатен ил һәм дөнья күләмендә пропагандалау ул”, – диде.
Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать институтының рәсем сәнгате факультеты деканы, профессор Әмир Мәҗитов “Рамазан аенда мондый күргәзмәне ачу зур мәгънәгә ия. Чөнки рәссам дини темага да күп иҗат иткән. Пандемия чорында болай зурлап ачкан бу беренче күргәзмә”, – дип чыгыш ясады.
Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров рәссамның исем-фамилиясенә, атасының исеменә тукталды:
“Вәкил – вәкил дигәнне аңлата. Шәйхетдин – дин шәехе. Атасының исеме – Гыйлем. Рәссамның исем-фамилиясе, атасының исеме аның кем булуы турында ачык сөйли. Шуңа да аның дини темага иҗат итүе табигый. Вәкил эшләрендә Исламның мәгънәсен, фәлсәфәсен ача”, – дип чыгыш ясады.
Вәкил Шәйхетдинов рәсем сәнгатеннән тыш, графика һәм монументаль-декоратив иҗат белән дә шөгыльләнә. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының фойесында аның флорентия мозаикасыннан 90 квадрат метрлы эше куелган. “Нур” театрының җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге кызлары Гөлшат Сафина һәм Ләйсән Сираева театрга тамашачылар ябырылып йөрүдә рәссамның мозаикасының өлеше булуын да билгеләделәр. Вәкил Шәйхетдинов: “Ул вакытта билеттан кергән акчаның да бер өлеше миңа булырга тиештер?” – дип шаяртты.
Балалары чыгышларында әтиләренең иң зур эшләре дип үзләрен атады. Оныклары исә бабаларының рәсеме төшерелгән футболкалар киеп килгәннәр иде.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: