Хатыйп Фазыйлов 1960 елның 25 апрелендә Башкортстанның Әбҗәлил районы Яңавыл авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган ягының кабатланмас табигать гүзәллеге аны, кулына кылкаләм алып, кечкенәдән рәсемнәр төшерә башлауга илһамландыра.
1979 елда Хатыйп Фазылов рәссам һәм педагог Ләбиб Фатыйх улы Мөгътәбаров классы буенча Уфа сәнгать училищесын тәмамлый. Рәссамнарның иҗади төркеме составында Вышний Волочек шәһәрендәге Илья Репин исемен йөртүче академик дачада эшли, аннары Төркиянең “Тюрксой” фонды карамагындагы төрки телле илләр рәссамнарының иҗат лабораториясендә стажировка уза.
1990 елдан – Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1995 елдан “Артыш” иҗади берләшмәсен җитәкли. Егетнең оештыру осталыгын, армый-талмый иҗатташларын кайгыртып эшләвен күреп, 2003 елда аны Башкортстан Рәссамнар берлеге идарә рәисе урынбасары итеп куялар. 2005 елда исә Хатыйп Сәрвәр улы оешманың рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта ул 2006-2010 елларда “Башкортстан рәссамы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры булып та эшли. 2011 елдан соң “Иҗат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкли.
1980 елдан башлап Хатыйп Фазылов республика, төбәк, бөтенрусия, бөтенсоюз һәм халыкара дәрәҗәләрдә узган күргәзмәләрдә даими катнашып килә. 1989 һәм 2010 елларда рәссамның шәхси күргәзмәләре Уфада зур уңыш белән узды.
Хатыйп Сәрвәр улының иҗаты, бер яклап, интернациональ эчтәлекле, чөнки аның иҗат җимешләре барлык халык вәкилләренә дә аңлаешлы һәм якын. Алар бөтен милләт вәкилләре өчен дә уртак булган тыныч хезмәтнең матурлыгын, кешелеклелек, тарихи традицияләргә тугрылык кебек төшенчәләрне чагылдыра. Икенче яктан карасаң, рәссамның картиналарында миллилек – башкорт халкының үзенә генә хас характерлары, менталитеты, дөньяга карашы ярылып ята. Башкорт милләтенең тарихы, көнкүреше һәм тормышы аның иҗатының үзәгендә тора. Пейзаж эшләренең күпчелеге Башкортстанның матурлыгын, аның мәңгелек матурлыгын, биредә яшәүчеләрнең рухи бөеклеген һәм күңел киңлеген күрсәтә, кеше һәм табигать темасын ачып бирә.
Останың иң танылган эшләре дип, “Башкорт риваяте”, “Җиде кыз”, “Иске мич”, “Нәсел агачы. Шәҗәрә”, “Мөгаллим. Халык укытучысы”, “Чәчән”, “Төш”, “Таулар фонында җайдак”, “Автопортрет. Вакыт аша”, “Таулар моңы”, “Рогервик маршы” һәм башка картиналарын атарга мөмкин.
Хатыйп Фазыйловның иҗат җимешләре М.В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее, Уфадагы Халыклар дуслыгы йорты, Уфадагы “Урал” сәнгать галереясе, Магнитогорск картиналар галереясе, Когалым шәһәренең күргәзмәләр залы, Туймазы тарих-туган якны өйрәнү музее тупланмаларында, Русия һәм чит ил сәнгать сөючеләренең шәхси коллекцияләрендә саклана.
Рәссамның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. Сынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Хатыйп Фазыловка “Русия Федерациясенең атказанган рәссамы” һәм “Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы” дигән мактаулы исемнәр бирелде. Ул Мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә ярдәм итү фондының милли премиясенә лаек булды. Хатыйп Сәрвәр улы – Саранск шәһәрендә узган “Олы Идел” сәнгать күргәзмәсе һәм Салават Юлаевка багышланган республика рәсем конкурсының лауреаты, Русия Рәссамнар берлеге секретариатының “Традицияләр, рухият, осталык” дип аталган көмеш медале иясе. Ә инде быел рәссамның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булуы аның иҗатының республика рәсем сәнгатенең алтын фондына керүен аңлата. Туган туфрак моңы белән яшәгән иҗатчы өчен башкача булуы мөмкин дә түгел...