“Алма агачыннан ерак төшми”, – ди халык мәкале. Бу сүзләрне “Тулпар” журналының бизәлеш мөхәррире, рәссам Искәндәр Нигъмәтҗановның гаиләсенә карата да тулы хокук белән әйтергә мөмкин. Үзегез уйлап карагыз, Искәндәр абый да, аның тормыш иптәше Маргарита да һөнәри белемнәре буенча рәссамнар. Рәссамнан рәссам тумыйча, кем тусын инде! Кызлары Лиана да язмышын сәнгать белән бәйләп, тирән мәгънәле, образлы картиналар тудыра. Бүген сүзебез – аның турында.
Лиана Искәндәр кызы 1984нче елда Уфада дөньяга килә. 2003нче елда Уфа сәнгать училищесының дизайн бүлеген тәмамлый. Аннары М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының художество-графика факультетында белем алып, 2008нче елда аны уңышлы тәмамлап чыга.
Кем генә булмасын, һәр чын иҗатчының талант тамырлары туган җиргә, ата-бабаларыңның кендек каны тамган изге туфракка барып тоташа. Лиана да иҗади егәрен әтисенең туган төяге – Әлшәй районының Әбдерәшит авылыннан ала. Мондагы илаһи тынлык, чал кылганнарның үткәннәрне хәтерләренә төшереп, талгын гына баш чайкавы рәссамны тарих төпкелләренә алып китеп, фәлсәфи уйлануларга сала.
Ул бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде:
– Каләмгә тартылуымны беренче тапкыр мәктәптә укыганда, Әбдерәшиткә җәйге каникулларга кайткач тойдым. Күршебездәге әбинең йөзе шундый үзенчәлекле, кабатланмас иде, әйтерсең, тормыш юлының барлык ачы-төчесе, бөтен күргәннәре аның битенә язылган. Тоттым да, ак кәгазь алып, аның портретын төшердем. Шуннан башланды инде...
Хәзер, кая гына бармыйм, үзем белән рәсем төшерү өчен альбом һәм каләмнәр йөртәм. Авылга кайтсам да, чит илләргә барса да – күңелемә хуш килгән барча әйберләрне дә кәгазьдә мәңгеләштереп калырга тырышам. Рәсемнәрем – күңел көндәлегем кебек. Алардан минем кайларда булуымны, кичергән хис-кичерешләремне, мине нәрсәләр сокландыруын һәм ниләр нәфрәтләндерүен – барысын да ачык күрергә мөмкин. Замана яшьләренең бөтен вакытын алган бернинди социаль челтәрләр дә кирәкми.
Менә шушы авылдан башланган иҗат бүгенге көндә мул җимешләрен бирә. Әйткәндәй, картиналарына карап, Лиананы һич кенә дә шәһәр кызы дип атап булмый. Аның һәр әсәреннән талгын гына булып авыл моңы, мәңгелек сихри тынлык агыла. Кошларның көзен җылы якларга киткәндәге саубуллашу сагышы да, көзге яфраклар җиргә коелгандагы саргаю матурлыгы да бар аларда.
Лиананың һөнәри осталыгы көннән-көн үсә. Моны аның әле күптән түгел генә иҗат ителгән “Болгар кызлары” картиналар сериясе тагын бер тапкыр раслады. Рәссам үзе әйтүенчә, әлеге серияне тудыруга этәргечне ата-бабаларыбызның изге җире үзе биргән.
– Татарстанда үткәрелгән “Болгар тавышы” дигән арт-симпозиумда катнашырга туры килгән иде, – ди ул. – Шунда сихри бер халәткә кердем: күз алдымнан бер-бер артлы миңа таныш һәм таныш булмаган хатын-кыз йөзләре һәм сыннары үтә башлады. Шунда гына аңлап алдым: бу бит минем мең еллар элек шушы җирдә яшәгән картәни-әбиләрем! Җир дә хатын-кыз кебек бит ул – үзе тудыра да, кеше яшәп арыгач, мәңгелеккә куенына сыендыра. Менә шушы уйлар мине кулларыма кылкаләм алырга мәҗбүр итте, – дип аңлатты Лиана сериянең барлыкка килү тарихын.
Рәссам гади буяуларны, киндер, күмер, тушь, соус кебек табигый материалларны хуп күрә. Бу да аның шул туган җиргә, табигатькә якынлыгы белән аңлатыладыр, мөгаен. Соңгы чорда ул югарыда атап үтелгән “Болгар кызлары” һәм “Шәһәрләр” серияләре өстендә эшли. 2003нче елдан башлап Русия Рәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе карамагында эшләп килүче яшь рәссамнар һәм сәнгать белгечләре берләшмәсендә тора. Күпсанлы шәхси күргәзмәләр авторы. Иҗат җимешләре Франция, Австрия, Германия, Төркия сәнгать сөючеләренең шәхси коллекцияләрендә һәм Русия музейларында саклана.