Немец философы Лион Фейхтвангер “Талантлы кеше барлык өлкәләрдә дә талантлы”, – дип юкка гына әйтмәгән. Моңа мисал итеп, Леонардо да Винчи, Лев Толстой, Гете, Михаил Лермонтов кебек шәхесләрнең исемнәрен китерү дә җитә. Хәер, мисал эзләп әллә кая йөрисе дә юк. Күпкырлы талант ияләре арабызда яши. Шундыйларның берсе – Башкортстанның Кырмыскалы районы Яңа Кыешкы авылында туып-үсеп, шунда иҗат итүче Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Ул, талантлы шагыйрь, язучы, сатира-юмор остасы, үткер каләмле публицист буларак, безгә күптән билгеле иде. Ә менә дөньяны үзенчә тоемлый белгән рәссам да булуын мин үзем өчен быел гына ачтым. Баксаң, ул үз әсәрләрен иллюстрацияләү, китапларын бизәү өчен кеше эзләп тормый, барысын да үзе башкара икән. “Әдәбият һәм рәсем сәнгате – минем ике канатым”, – ди ул.
Кечкенә Риф рәсем төшерү һәм шигырь язу белән мәктәп елларында мавыга башлый. Сыйныф һәм мәктәп күләмендә чыгарылган стена гәзитләрендә аның беренче рәсемнәре, шигырьләре күренә. Сигезенче сыйныфта укыганда, бу мавыгуларын ташлап, радиотехника белән кызыксынып китә. Транзисторлардан кечкенә радиокабулиткечләр, хәтта магнитофон җыя.
Ә рәссамлык һөнәренә аны очраклы бер танышу кире алып кайта. 1972нче елда Уфада радио-теле мастерлыкка укып йөргәндә, Клим исемле рәссам абый белән танышып китә ул. Аңардан майлы буяу белән картиналар эшләү серләрен өйрәнә һәм, вазада утырган чәчәкләр бәйләмен киндергә төшереп, әнисенә 8нче март бәйрәменә бүләк итә.
Майлы буяу белән эшләү аны әсир итә. Нәтиҗәдә, егет укуын ташлый да авылына кайтып, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында бер айлык хәзерлек курслары тәмамлый, шунда белдерү, плакат язарга өйрәнә. Клубтагы эше аны сәнгатькә дә, әдәбиятка да якынайта. Шул елларда ныклап рәсем төшерә һәм район гәзитенә мәкаләләр яза башлый. Максаты – рәсем төшерергә ныклап өйрәнеп, рәссамлык белгечлеге буенча укырга керү була. Бу елларда ул Прибельский касабасында яшәп, райондагы төп бизәлеш эшләрен башкаручы Әскать Биктимеров абыйсы белән танышып ала. Аның белән колхоз ындыр табакларын бизәүдә, чакыру-плакатлар язуда катнаша.
1976нчы елда, колхозда рәссам-бизәүче штаты ачып, Рифне шунда билгелиләр. Бу Әскать абыйсының ярдәме белән эшләнә. Егет бирелеп бизәү эшенә тотына. Мәдәният йортын, сөтчелек фермаларын, автогаражларны бизәү, язгы чәчү, урып-җыю чорында лозунглар язу аның җилкәсенә төшә.
Колхозда чыгып килгән “Игенче”, сатирик “Керпе” стена гәзитләренең рәссамы була ул. Фотога төшерү белән мавыга, районда беренче булып стена гәзитләрен фотолар белән чыгара башлый.
Рәссам-бизәүче булып эшләгәч, картиналар язарга да мөмкинлекләр туа. Тора-бара аны төрле күргәзмәләрдә катнашырга чакыра башлыйлар. Картиналары белән район, республика һәм бөтенсоюз дәрәҗәсендә үткәрелгән үзешчән сәнгать күргәзмәләрендә күп тапкырлар катнаша. 1984нче һәм 1989нчы елларда хәтта бөтенсоюз күргәзмәләренең лауреаты булып таныла һәм медаль белән бүләкләнә. Аның “Фронтовик” дип аталган картинасын Мәскәү профсоюз оешмасы сатып ала.
1978-1983нче елларда читтән торып Мәскәүдәге Н. К. Крупская исемендәге халык сәнгате университетын, аз гына соңрак, 1985-1991нче елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
Ул әле дә төрле күргәзмәләрдә даими чыгыш ясап тора. 2015нче елда Кырмыскалы районында үзенең шәхси күргәзмәсен үткәреп, үзенең иллегә якын эшен тамашачылар игътибарына чыгарды.
Аның картина-рәсемнәре гадилеге белән игътибарны җәлеп итә. Туган җир табигате, гади кешеләрнең портретлары һәм натюрмортлар иҗатының үзәгендә тора. Ләкин юкка гына “Бөеклек – гадилектә” дип әйтмиләр шул. Шушы гади генә булып тоелган иҗат җимешләренә дә ул авыл кешесенең меңьеллыклар буена тупланган акылын, тормыш фәлсәфәсен сыйдыра алган.
Бүгенге көндә Риф Йөзлекбаевның йөзгә якын картинасы бар. “Мин көн саен рәсем төшермим, күңелгә ошаган табигать күренеше яки кеше очратсам гына, кулыма пумала алам”, – ди ул. Күпчелектән аермалы буларак, ул заказ буенча эшләвен яшерми. “Пейзажларымны сатып алучылар да бар, күпчелеген бүләк итәргә туры килә”, – ди.
Талантлы язучы һәм рәссам, “Тулпар”ның даими авторы Риф Йөзлекбаевка киләчәктә дә пар канатлы булып, укучыларыбызны төрле жанрлардагы яңадан-яңа әсәрләре белән сөендерергә насыйп булсын!