Каллиграфия – матур язу сәнгате – безгә чал тарих төпкелләреннән килеп җиткән. Моның үз сәбәпләре дә бар. Көнчыгыш, Ислам мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булган татар рәсем сәнгатендә ХХ гасыр башларына кадәр кешеләрне һәм хайваннар дөньясын сынландыру тыелган була. Шуңа да кылкаләм осталары Коръән сүрәләрен мөмкин кадәр гүзәлрәк һәм тәэсирлерәк итеп язуга төп игътибарларын юнәлткәннәр. Шамаилләр, чын мәгънәсендә, Көнчыгыш мәдәниятенең асылын билгеләүче иҗат төренә әверелгән. Бүгенге көндә шамаил дип, без гарәп каллиграфиясенә нигезләнгән сынлы сәнгать әсәрләрен атыйбыз.
Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләрдән Җәмил Хәбибулла улы ӘХМӘТГАЛИЕВны шамаилләр остасы дип атарга мөмкин. Турысын әйтим, моңа кадәр бер-берсеннән бөтенләй ерак торган һөнәри башлангычларны үзендә берләштереп килгән аның кебек шәхесне күргәнем юк иде әле. Эш шунда: Җәмил Хәбибулла улы талантлы рәссам булуы белән бергә... хокук сакчысы да. Ул – юл хәрәкәте инспекциясенең Башкортстан буенча өлкән дәүләт инспекторы. Бер уйласаң, аның дингә, Ислам кыйммәтләренә тартылуының сере дә нәкъ шундадыр. Чөнки юл фаҗигаләре белән көн дә диярлек очрашып торган кешенең җаны Коръән хәдисләреннән тынычлык эзли, Изге китаптан рухи көч ала.
Җәмил Хәбибулла улы 1975нче елда Борай районы Борай авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Рәсемгә тартылуы кечкенәдән үк башлана. Балалар бакчасына йөргәндә, берчак ул альбом битенә автомобиль сурәте төшерә. Рәсем шундый табигый килеп чыга ки, иптәш малае үтенеп сорап, аны уенчык машинага алыштырып ала. Дөрес, кичен дустының әнисе Җәмилләрнең өйләренә килеп, уенчыкны алып китә китүен...
Улларында рәссам осталыгы барлыгын күреп, Хәбибулла абый белән Наилә апа 1985нче елда аны Уфага, Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика cәнгать мәктәбенә китерәләр. Биредә алты ел белем алгач, Җәмил Башкортстан дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап чыккач, ун ел дәвамында мәктәптә балаларга рәсем серләрен төшендерә. Ә аннары язмышы аны юл хәрәкәте инспекциясенә алып килә. Башта – Борайда, соңрак Уфада юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә хезмәт итә. Озак еллар мәктәптә педагогик эшчәнлек алып баруы да аңа бу эшендә зур ярдәм була, чөнки балаларны юл фаҗигаләреннән саклау өчен, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Моның өчен исә үзеңнең дә бала күңелле кеше булып, кечкенәләр психологиясен нечкә аңлап эш итү сорала.
Җәмил Әхмәтгалиевның шамаилләрендә Коръән сүрәләре, Гомәр Хәйам шигырьләре, хатын-кыз исемнәре яңа яңгыраш ала. Сүз материалы биредә график төскә кереп, берчә очып баручы торналарга, берчә су эчәргә баручы болан көтүенә әверелә. Сүзнең эчке моңын, образын нечкә тоеп эш итә автор. Камыш сабагыннан ясалган каләм – аның иҗат коралы.
– Каләм белән нинди дә булса сүрәне яза башлагач, аның шыгырдавыннан ук илаһи моң ишетелә. Шул моң үзе синең кулыңны кәгазь буенча йөртә, аңа буйсынырга гына кирәк, – ди рәссам.
Шамаилләр иҗат итү серләрен Җәмил Хәбибулла улы танылган фарсы рәссамы Сируза Борзудан өйрәнгән. Остазы аның тәүге эшләрен күрү белән, егетнең осталыгына таң калып, мондый талант ияләренең Иранда да сирәк очравын билгеләгән. Ә шамаилләрне эретелгән кәгазьгә язу техникасын Җәмилгә якташы, журналыбызның даими авторы Салават Гыйләҗетдинов төшендергән. Алар арасындагы иҗади дуслык инде дистә еллар буена дәвам итә.
Бүгенге көндә Җәмил Әхмәтгалиев – берничә шәхси күргәзмә авторы. Аның иҗат җимешләре илебездә үткәрелгән сәнгать бәйгеләрендә һәрдаим призлы урыннар алып килә. Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән дә рәссам тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. “Каләм изгегә тартыр” дигән канатлы сүзләрне аның иҗатына карата тулы хокук белән кулланырга мөмкин.
Фото Җәмил Әхмәтгалиевның шәхси архивыннан алынды.